Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җанисәпнең беренче нәтиҗәләре игълан ителде


Узган елның октябрендә Русиядә узган җанисәпнең беренче нәтиҗәләре игълан ителде.

Русиянең статистика комитеты мәгълүматларына караганда, соңгы сигез елда халык саны 1.5% кимеп 142 миллион 905 мең булган. Иң күп кеше Русиянең Үзәк, Идел буе һәм Себер федераль бүлгәләрендә яши.

Мәскәү халкы саны 11% арткан. Бүгенге көндә Мәскәүдә 11.5 миллион кеше, Петербурда 4 миллион 800 мең кеше яши.

Русиядә халык санын алу нәтиҗәләре тулысынча 2013 елга кадәр игълан ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG