Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (11) Кинерет


Кинерет күле
Кинерет күле
Иерусалимнан көнчыгышка киткән юл безгә таныш, чөнки Иерохон шәһәренә кадәр Үле диңгезгә барганда үткән идек инде. Бүген без Иерохоннан төньякка борылдык һәм Израильдә генә түгел, Русиядә дә сатылган кишер, помидор һәм башка яшелчәләр, банан, хөрмә һәм башка җиләк-җимешләр җитештерелә торган Иордан елгасы үзәне буйлап төньякка күтәрелә башладык.

Биредә җирнең һәрбер сантиметры эшкәртелгән. Плантацияләр пленка белән ябылган булуга да мин шаккаттым, чөнки бездә бакчачылар пленканы яшелчәләрне салкыннан саклау өчен файдаланалар, ә биредә шул ук пленка үсентеләрне эсседән саклый икән. Биредә дөньяда иң алдынгы технологияләр файдаланып авыл хуҗалыгын алып баралар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгында эшләгән бер кеше 95 кешене туйдыра. Бу дөньяда иң югары күрсәткечләрнең берсе. Чагыштыру өчен: Русиядә авыл хуҗалыгында эшләүче 15 кенә кешене туендыра ала.

Израил харитасында Кинерет күле
Иордан елгасы үзәне аша берничә сәгать барырга туры килә. Юл кырында элекке гарәп-яһүд сугышыннан калган, тутыгып яткан берничә совет танкы, сугышу өчен махсус җайланмалар да күренеп кала. Кайбер урында Иордания дәүләте белән чик шоссе юлына бик якын килеп терәлә дисәк тә була.

Израиль ягыннан чик бик нык итеп ныгытылган, тимер чыбыклар сузылган, армия джипларына утырып чикне тикшереп карап йөргән солдатлар да очрый. Иордания ягында чик ныгытылмаган, ул яктан чиккә якын юл да күренми, үзәндәге җирнең дә күп урыны эшкәртелмәгән шикелле.

Бара торгач юлның уң ягында куаклар арасыннан матур күл суы күренә башлады. Без Израиль дәүләтенең Кинерет дип аталган бердән-бер тозсыз сулы күленә килеп җиткәнбез икән. Күл шактый зур, озынлыгы 21, киңлеге 10 чакрым икән һәм ул диңгез өстеннән 212 метр аста, тау арасындагы үзәндә урнашкан. Бу күл искиткеч зур байлык санала, чөнки аның суын бөтен Израил файдалана. Бу күлне Галилей күле дип тә атыйлар икән.

Татарстанда быел җәй буе яңгырлар булмаганлыктан Идел, Чулман һәм башка елгалар чамасыз кимегән шикелле. Кинерет күленең суы да шактый кимегән, бу Израиль өчен бу зур проблемага әйләнгән. Шулай да без кунакханәдә су кытлыгын сизмәдек.

Күлнең көнчыгыш ягында Һолан таулары күренеп тора. Бу таулар элек Сүрия җирләре булса, 1973 елгы сугыш нәтиҗәсендә ул Израиль карамагын күчә.

Кинерет тирәсендә иң күренекле урын – Иордан елгасы буенда Гайсә пәйгамбәр чукынган урын. Без башта шул урынны барып карадык. Библиядә макталган Иордан елгасы бик зур елга түгел икән, безнең Казансу шикеллерәк, киңлеге 15-20 метр тирәседер. Елга киң булмаса да тирән шикелле, чөнки су әкрен, салмак, тыныч кына ага, ә суның төсе – яшкелтем зәңгәр. Аның ярларында төрле матур чәчәк аткан агач-куаклар, өянкеләр үскән.

Кинерет күле (иярченнән төшерелгән фото)
Аяк киемнәрен салып суга кергәч вак балыклар ялангач аякны кытыклый. Елгада зур зур, авырлыгы берәр потка җиткән җәен (сом) балыгы да бар дип сөйлиләр, тик безгә андый балыкны күрергә насыйп булмады. Яһүдләр тәңкәсез җәен балыгын ашамый, тотучы булмагач алар тыныч суда симерә икән.

Шушы тыныч җәннәт почмагына моннан ерак булмаган Назарет шәһәреннән килгән 30 яшьлек Гайсә Яхья пәйгамбәрдән чукындыруны үтенә. Тик Яхья атакай аның гозерен үтәргә ашыкмый. Гайсә: “Мине чукынмаска өндәмә, чөнки бу безгә дөрес юлдан барырга, халыкка үрнәк күрсәтү өчен кирәк” дигәч, Иордан елгасының чиста суында өч мәртәбә коендыра.

Безнең төркемдәге православ динендәге 4-5 ханым махсус ак кием сатып алып Иордан елгасында коенып үзләренең чукынганлыгын яңартты.

Шунысы кызык, Гайсә пәйгамбәр чукынган урын өчен Израиль, Фәләстин һәм Иордания арасында хәзерге вакытка кадәр бәхәс бара. Бәхәс кенә түгел, Иорданиядә дә, Израильдә дә Иордан елгасында Гайсә пәйгамбәр чукынган урын бар һәм аларның икесенә дә бихисап туристлар килеп зур акча калдырып китә.

Күлнең көнбатыш ягында Русиядән чыккан яһүдләр 1910 елда беренче кибуц төзегән һәм аны “Кинерет” дип атаган. Яһүд халкының данлыклы каһарманнарының берсе булган Моше Даян да шушы авылда, Русиядән күчеп килгән гаиләдә туган. Быел беренче кибуцны нигезләүгә 100 ел тулуны зурлап үткәрергә җыеналар. Кибуц авызга капсаң эри торган хөрмәләре, көненә 20-30 литр сөт бирә торган сыерлары белән дан тота икән.

Күл буенда урнашкан ике католик чиркәвендә дә булдык. Берсе бик борынгы, Гайсә пәйгамбәр дога кылган урын булырга мөмкин дип сөйләделәр. Ул кечкенә генә, күл кырыенда салынган. Хәзер биредә монастырь икән. Монастырь бакчасында бик тыныч, салкынча, җиләс, төрле кошлар сайрап тора, попугайлар да бар шикелле. Без килгән вакытта шимбә булгангамы, туристлар да, монастырь хезмәткәрләре дә, монахлар да күренмәде.

Икенчесе күптән түгел генә төзелгән, Рим папасы катнашында ачылган, заманча матур итеп эшләнгән католик чиркәве. Урысча чиста сөйләшүче украинадан укырга килгән семинарист безне чиркәү белән таныштырды.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG