Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә тагын демонстрациячеләр һәм полиция бәрелеште


Йәмәндә демонстрациячеләр белән полиция арасында яңа бәрелешләр булды.

Кайбер хәбәрләргә караганда, илнең көньягындагы Таиз шәһәрендә полиция оппозиция митингына ут ачып бер кешене үтергән, берничә кешене яралаган.

Бүген Худайда шәһәрендә дә протест чарасын куып таратканда дистәләрчә кеше яраланды. Полиция күз яшьләндерү газы кулланды һәм һавага ут ачты.

Йәмәндә президент Гали Габдулла Салихның вазифасыннан китүен таләп итү җыеннары башланганнан бирле илледән артык кеше үтерелде.
XS
SM
MD
LG