Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби хезмәткә чакырылыш канун бозулар белән бара


Язгы чакырылышта Татарстаннан кимендә 7,5 меңнән артык егет армиягә җибәрелергә тиеш.

Мәскәү алдында йөзенә кызыллык китермәс өчен Татарстан язгы чакырылышта да планны арттырып үтәргә җыена. Югары уку йортларында, мәктәпләрдә укулар тәмамланмаса да, егетләрне хәрби комиссариат бусагаларын таптарга мәҗбүр итәләр.

Казанның тынычлык саклау һәм хокук яклау үзәге рәисе Герман Алеткин хәрби комиссариатлар үзләре үк чакырылыш канунын боза дип әйтә.
Тынычлык саклау һәм хокук яклау үзәге телефоны - +79178573657

“Язгы чакырылышта студентларның хокуклары мулдан бозыла. Укулары беткәнгә кадәр аларны чакыру кичектерелгән. Шулай булуга карамастан, февраль-март айларында ук сәламәтлекләрен тикшерергә йөртә башлыйлар.

Укып бетерүгә үк алар армиягә җибәреләчәк. Студентка аспирантурага керү мөмкинлеге калмый. Хәзер Болон системасында укыганнар бакалаврдан магистратурага күчә алмаячак.

Мәктәп укучылары белән дә шундый ук проблемнар. Яңа гына 18 яшь тула торган егетнең әнисе шалтыратты. 18 яшь тулганчы ук аның сәламәтлеген тикшергәннәр. Укып бетергәч тә аны хәрби хезмәткә җибәрү карары чыгарылачак. Шулай итеп хәрби комиссариатлар үзләре үк үзләренең кануннарын боза.

Студентлар укып бетергәч, 30 июньнән 15 июльгә кадәр канун бозмыйча медицина тикшерүе үткәрү өчен вакыт кала. Әмма 2 атна эчендә генә сәламәтлекне дөрес итеп тикшереп бетереп булмый. Шуңа күрә, хәрби комиссариатлар канун боза, чөнки планнарын үти алмаячаклар”, ди Алеткин.

Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге фатихасы белән Татарстан хәрби комиссариатыннан югары уку йортларына махсус күрсәтмә төшерелгән. Анда студентларны армиягә җибәрүгә әзерләгәндә ВУЗ булышлык күрсәтергә тиеш диелгән.

«Узган ел күп кенә төбәкләрдә югары уку йортлары ректорлары егетләр язгы чакырылышка эләкмәсен өчен, армиягә алу тәмамлангач кына, ВУЗны бетерү турында фәрман чыгарды. Югары уку йортларының андый мөмкинлеге бар.

Татарстанда бөтенләй киресе күзәтелә. ВУЗ җитәкчелеге чыгарылыш имтиханнарына кертелмисез, диплом бирмибез дип куркытып, студентларны медицина комиссиясенә мәҗбүри җибәрә», ди Алеткин.

Татарстан армиягә алуны арттыра

Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә кимендә 7,5 мең егет китәчәк дип хәбәр ителде. Татарстан хәрби комиссариаты сүзчесе Владимир Логачев, бу сан тәгаенләнмәгән әле, ди. Армиягә җибәрелүчеләрнең саны 8 мең дә, 9 мең дә булырга мөмкин.

Татарстаннан армиягә алынучылар елдан-ел арта бара. 2008 елда 9 мең егет хәрби хезмәткә җибәрелде. 2009 елда 13 мең егет армиягә алынды. 2010 елда бу сан 16 мең кешегә җитте.

Татарстан планны арттырып үтәргә ярата. Егетләрне күбрәк җибәргән саен Русия хәрби җитәкчелегеннән рәхмәт хатлары ала.

«Татарстан армиягә җибәрүне яхшы үтәгән өчен әләмчекләр (вымпеллар) белән бүләкләнеп тора. Татарстан җитәкчелеге өчен республика халкына караганда, әлеге әләмчекләр кадерлерәк булып чыга.

Халык һәм түрәләр киртәнең төрле ягында кебек. Гади халыкның теләген чиновниклар ишетергә теләми», ди Алеткин.

"Татарстан прокуратурасының әлегә кадәр студентларның, мәктәп укучыларының хокуклары һәм хәрби хезмәткә алу кануны бозылуга игътибар иткәне юк. Хәрби комиссариатларга тикшерү белән барганда алар чакырылучыларның шәхси эшләре төпләнмәсен генә карап кайталар", ди Алеткин.

Русия армиясе мактала, җитешсезлекләр күрсәтелми

Хәрби хезмәткә чакырылыш башланган саен хәрби комиссарлар Русия армиясенең бары тик яхшы якларын гына күрсәтергә тырышып нотык тота. Күпме солдат рәнҗетелүе, аеруча тәртипсез бүлекләр, кайлардан мәетләр кайтуы телгә алынмый.

Быелгы язгы чакырылыш башлангач та, Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин татарстаннар бары тик яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтә дип белдерде. Әнә Русия президенты полкында хезмәт итүче 3 татарстанлыны 1-нче санлы пост – Мәскәү Кирмәне янындагы мәңгелек ут кырыенда басып торырга рөхсәт иткәннәр. Быел да Татарстаннан 20 егет президент полкына җибәреләчәк икән.

2010 елда көзге чакырылыш вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов Хәрби диңгез флотына җибәрелүчеләрне арттырырга кирәк дип әйткән иде.

Быелгы чакырылышта флотка 800 егет китәчәк, узган ел белән чагыштырганда 300гә артык булачак. Янәсе, Татарстан егетләренең башкалар белән чагыштырганда сәламәтлеге дә ныграк, флотта мыскыллаулар да әзрәк.

Беркемгә дә сер түгел, Русиядә барсы да тәртиптә булган бүлекләр бик аз. Казанда яшәүче Динар Фәйзрахманов аларга эләгү өчен әшнәлек кирәк дип әйтә.

“Андый урыннар бармак белән генә санарлык. Анда хөкүмәттә эшләүчеләрнең балалары хезмәт итә. Алар үзләренең балаларын яхшы бүлекләргә генә җибәрә.

Менә минем дустым хезмәт итә торган бүлек хәрби сафтагы генерал, полковникларның уллары хезмәт итә торган урын. Мәскәү янында ул. Элит бүлекләрнең берсе булып санала”, ди Фәйзрахманов.

Динар Фәйзрахмановка 24 яшь. Югары белемле. Татарстандагы торак төзелеше оешмасында эшли. Сәламәт булмаганга хәрби хезмәттән калдырылган. Халык телендә әйткәндә, ак билеты бар инде. Аны алу өчен танышларына мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Фәйзрахманов сүзләренчә, яшьләр арасыннан беркем дә армиягә барырга атлыгып тормый.

“Минем туганым хәрби хезмәткә бармас өчен документлар ясап йөри инде. Булган бөтен авыруларын күрсәтергә тырыша. Дөресен генә әйткәндә, берсенең дә барасы килми.

Минем 30лап якын дустым бар. Алар арасыннан берсе генә үз теләге белән китте.

Тәртип булмау, дедовщина армиягә барырга теләмәү дә төп сәбәп булып тора. Электән хезмәт иткәннәр үзләрен өстен күрсәтеп яңа килгәннәрне мыскыллый. Алар олыгайгач үзләрен дә шулай тота башлый”, ди Фәйзрахманов.

Югары хәрби җитәкчелек дедовщинаны бетерергә җыенмый


Русия дедовщинадан беркайчан да котыла алмас, мөгаен. Югары хәрби җитәкчелек аның белән көрәшүнең төрле юлларын тәкъдим итеп карады.

Кайбер бүлекләрдә солдатларга хәрби прокуратурага шалтырату мөмкинлеге дә булдырылды, әти-әниләре белән бәйләнештә торсыннар дип кесә телефоннары йөртергә рөхсәт ителде. Әмма аларны да күп очракта командирлар җыеп алды. Хәрби бүлекләрдән шалтыратып шикаять итүчеләрне бабайларның (дедлар) үтерәм дип куркытулары турында да сөйлиләр.

Инде хәзер Русия хәрби көчләр баш фатиры (генштаб) башлыгы урынбасары Василий Смирнов “дедовщина” атамасын “казармадагы хулиганлык” белән алыштырырга тәкъдим итә.

Янәсе, бер чакырылыш белән аннан соң булган чакырылыш арасы әллә ни зур түгел. Алдан хезмәт итә башлаганнар картаерга, ягъни дед булырга өлгерми. “Дедовщина”ны Смирнов урамнан кергән тәртипсезлек дип атый. Русия армиясендә чәчәк аткан мыскыллаулар икәнен танырга теләми.

Армиядән калу өчен 100 мең сум ришвәт бирү кирәк


Язгы чакырылыш башлангач ук төрле форумнарда яшьләр үзләренең «ядрә өчен ит» («пушечное мясо») буласылары килмәү турында кызып-кызып фикер алыша башлады.

Русиядә ватанпәрвәрлек хисләре тудыру өчен зур көч куелса да, ул сүздә генә кала. Хәрби хезмәткә бару күкләргә күтәреп макталса да, яшьләр андагы хәлләрне яхшы белә. Бармас өчен төрле юллар эзли.

«Армиядә төрле реформалар ясасалар да, ул хәлне үзгәртмәде. Яшьләр ышанмыйлар һәм шуңа барасылары килми», ди Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, Татарстанда хәрби билет ясату иң кимендә 100 мең сум тора. Танышы һәм акчасы булганнар ясата аны. Хезмәт хакыннан икенче хезмәт хакына кадәр яшәүчеләрнең уллары сәламәтлеге яхшы булмаса да армиягә алына.

Ядрә өчен ит үк булмасалар да мыскыллаулар, түбәнсетүләр нәтиҗәсендә гомерлеккә рухлары сындырыла. Табутта кайтучылар да кимеми.

Әле яңа гына Казан күкерт заводына караган хәрби бүлек солдатын төрле ысуллар белән мыскыллаган прапорщик Анатолий Федотовны 4 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Александр Вербин мыскыллауларга түзә алмыйча үз-үзенә атарга мәҗбүр булган иде.

Яшьләр, ата-аналар! Хәрби хезмәткә чакыруда комиссариат һәм сез укыган мәктәп, ВУЗ ягыннан хокукларыгыз бозылуны сизсәгез, безгә хәбәр итегез. Адресыбыз azatliq@rferl.org
XS
SM
MD
LG