Әфганстан саклану министрлыгы НАТО хәрби очкычлары Һелманд виләятендә Талибан сугышчысы дип шикләнелгән тагын 20 кешене үтерде дип белдерә.
Нәтиҗәдә 4 көн дәвам иткән Нәврүз дип аталган хәрби операция барышында үтерелгәннәр саны 99-га җитте.
Бу операция Әфган хөкүмәт көчләренең Талибанга каршы НАТО җир өсте көчләре ярдәменнән башкан үткәргән беренче операциясе.