Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ризасызлар маршы"н оештыручыларның күбесе иреккә чыгарылды


Бүген Мәскәүдә, Пушкин мәйданында буласы "Ризасызлар маршы"на килүчеләрдән 170 ләп кеше, чара башланганчы ук, милиция тарафыннан кулга алынды. Бу каршылык чарасын үткәрергә хакимиятләр рәсми рөхсәт бирмәгән иде. Тоткарланучылар арасында Оппозиция җитәкчеләренең берсе Гарри Каспаров һәм тагын берничә оппозиция оешмасы вәкилләре дә булды. Каспаров тотылган миллиция бүлеге янында кеше җыелды, анда катнашкан 200ләп кеше кулга алынучыларны азат итәргә таләп итте. Кичкә, тоткарланган кешеләрнең күбесе иреккә чыгарылды. Каспаров мәхкәмәгә китерелlt , аңа хакимияткә каршы белдерүләр ясау гаепләве белдерелә. Хелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева милитция гамәлләрен кеше хокукларын тупас рәвештә бозу дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG