Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак үзенең тышкы бурычларын кичерүне сорый


Халыкара Гыйрак конференсиясен ачу чыгышында Гыйрак премьер-министры Нури Камил әл-Мәлики дөньяның барлык илләренә мөрәҗәгать итеп Гыйракның тышкы бурычларын кичерүне сорады. Мысырның Шәрм-әш-Шәйх шәһәрендә 2 көн дәвам итәчәк бу җыенда әл-Мәлики шулай ук АКШ һәм башка хөкүмәтләр үткәрергә чакырып килә торган реформаларны тормышка ашырырга вәгъдә бирде. Гыйракның 50 миллиард долларлап тышкы бурычы бар. Гыйракның башка 100 миллиард долларлык бурычын Париж Клубына кергән илләр инде сызып ташлаган иде.
XS
SM
MD
LG