Британия полициясе Лондон үзәгендә бомбалы 2 машинаны зарарсызландырганнан соң премьер-министр Гордон Браун террорга каршы көрәш өчен җаваплы рәсмиләр белән ашыгыш очрашу үткәрде.
Полиция җомга көнне Лондон үзәгендә ягулык һәм кадак тутырылган 2 машина тапканнан соң тикшерү эше башлады.
Полиция һөҗүм мөмкинлегенә әзер тора.
Киләсе атнада 7 июль көнне Лондонның җәмәгатчелек транспортында булган зур террор һөҗүменә 2 ел тула. 2005 елда төрле урыннарда 4 бомба шартлап 52 кешене үтергән иде.