Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов яңа фирка төзи


Русиянең элекке премьер-министры Михаил Касьянов яңа партия төзелү турында игьлан итте. «Халык демократия һәм гаделлек өчен» дип аталган яңа партия, Халык демократия берлеген алыштырачак. Аннан алдарак, Касьянов, фикер төрлелеге нәтиҗәсендә «Икенче Русия» дигән коалициядән чыгуы турында игълан иткән иде. «Берләштерелгән граҗданлык фронты» җитәкчесе Гарри Каспаров, фикер төрлелеге, икенче елга президент сайлауларында оппозициядән булачак бер кандидатураны ачыклау мәсьәләсенә кагыла, дип белдерде. Хәзер инде Касъянов «Яблоко», «Уң көчләр берлеге» партияләре белән сөйләшүләр алып барырга ниятли.
XS
SM
MD
LG