Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара тикшерүчеләр Иранның Арактагы атом реакторын барып карыячак


Халыкара Атом Энергиясе Идарәсе киләсе атнага Иранның Арактагы атом реакторына үзенең тикшерүчеләрен юллыячак. Идарә хәбәрләренә караганда, Венадагы сөйләшүләрдә катнашкан Иран вәкилчелеге бу сәфәргә рөхсәт биргән. Арактагы атом объектын тикшерүне Идарә бик мөһим адым дип саный. Иран андагы атом реакторы эше бары тик энергия өчен генә дип раслый. АКШ Иранны атом төш коралы ясарга тырышуда гәепли.
XS
SM
MD
LG