Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хәкимиятләре ике көрд җурналистын үлемгә хөкем иткән


Алар мәхкәмә тарфыннан “Аллах дошманнары” дип игълан ителгән. Бу хөкем карары 16 июльдә Көртстанның төньяк көнчыгыш вилаятендә чыгарылган. Хокук саклаучылар, ул җурналистларның берсе җирле хәкимиятләр турында, икенчесе экология турында язып чыккан, дип белдерә. Май аеннан бирле Иран төрмәсендә утырган АКШ һәм Иран ватандашлары булган өч галимне котрлычлыкта гәеплиләр. Шундый ук гәепләүне Азатлык радиосының Иран редакциясе хәбәрчесе Пәрваз Азимига да белдерергә мөмкинләр. Ул да Иран һәм АКШ ватандашы булып санала, хәзерге әле ул иректә, ләкин аның паспортын тартып алганга күрә, ул Ираннан китә алмый.
XS
SM
MD
LG