Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөекбританиянең мең гаскәрие бу ел азагынача Гыйрактан китә


Бөекбританиянең 1 мең хәрби хезмәткәре, бу елның азагына кадәр үк, Гыйрактан туган илләренә әйләнеп кайтачак. Бу хакта Бөекбритания премьер-министры Гордон Браун игълан итте.

Әлеге белдерү Багдадта Браунның Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики белән очрашуыннан соң ясалды.

Әл-Мәлики дә Гыйрак иминлек көчләренең ике айдан Басра шәһәрен үз кулларында тота алачакларын раслады. Нәкъ менә Басрада британ гаскәриләренең күп өлеше тупланган.

Шулай итеп Гыйракта 4 мең ярым британ гаскәрие кала. Аларның санын тагын да кыскарту турында киләсе елда карар ителәчәген әйтте Бөекбритания премьер-министры.
XS
SM
MD
LG