Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть”нең элеккеге җитәкчесе Ринат Галиев вафат булды


24 октябрь көнне 68 яшендә илнең нефть сәнәгате ветераны Ринат Гимаделислам улы Галеев вакытсыз дөньядан китте. Ярты гасырлык хезмәт биографиясе турыдан-туры Татарстан нефть тармагы белән бәйләнгән. Республикада Ринат Галиевны белмәгән кеше юктыр. Аның ярдәм кулы тимәгән өлкә юк. Аның турыда шәһәр халкы бары тик яхшы яхшы фикердә генә.

Әлмәт төбәге һәм барлык республика халкы зур югалту кичерде. 1939 елда Әлмәт районының Шарлама авылында туып үскән, гади оператордан алып “Татнефть” кебек олы ширкәтнең җитәкчесенә кадәр күтәрелеп, үзе артыннан зур эзләр һәм эшләр калдырган Ринат Галеев якты дөнья белән хушлашты.

25 үктәберь көнне аны соңгы юлга озатырга “Нефтьче” мәдәният сараена хәйран күп халык җыелды. Озату съезды сәгать 11 нче яртыга кадәр дәвам итте. Сәгать ярым вакыт эчендә чират белән йөзләгән кеше Ринат Галеев белән саубуллашты. Ринат Гимаделислам улы белән хушлашырга Татарстан Республикасы җитәкчелеге, күп кенә эре ширкәтләрнең җитәкчеләре, аның кулы астында хезмәт юлын башлаган һәм аны белгән меңәрләгән кеше килде. Барчасы туганнарының кайгысын уртаклашты. Һәрберсе Ринат Галеевның характерындагы иң уңай сыйфатларга тукталып, аның чынлап та Әлмәт халкы өчен, гомумән “Татнефть” ширкәтенең бүгенге көндә тотрыклылыгында аның өлеше зур булуын, Әлмәт төбәгендәге социаль объектларны үстерүгә зур көч куюын аныклап үтте.

Ринат Гыймаделислам улы 1958 елны, нефть техникумын тәмамлаганнан соң “Әлмәтнефть” тә скважиналар тикшерүче үзәктә оператор булып эшли башлый. 1967 елда Уфа нефть институтын тәмамлый, хезмәт эшчәнлеген НГДУ “Жәлилнефть”тә дәвам иттерә. Ә 1972 елда Ринат Галеев Әлмәт шәһәре партия оешмасының икенче секретаре итеп билгеләнә. 1974 елдан алып “Татнефть” ширкәтенең генераль директор урынбасары булып эшли, 1977 елда “Әлмәтнефть” оешмасының җитәкчесе хезмәтен башкара. 1983 елны Ринат Галеевны кабат партия эшенә җибәрәләр, КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре булып эшли. Русия Федерациясе халык депутаты, Татартан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана.

1990-1999 елларда “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры вазыйфасын башкара. Сәүдә базарында авыр еллар булуга карамастан, ул күпъмеңлек хезмәт коллективын берләштерүгә һәм җитди мәсәләләрне хәл итүгә ирешә. Ринат Галиев хезмәт көче белән “Татнефть” җәмгыятенең нефть табу системасы стабилләшә, ширкәт дөнья базарына чыга. Аның шәхси инициативасы белән “Татнефть” ширкәтендә яңа технологияләр барлыкка килә. 1999 елдан тормышының соңгы көннәренә кадәр ул “Девон-кредит” банкында эшли. Күпъеллык хезмәте өчен Ринат Галиев Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, ”Мактау билгесе”орденнары белән бүләкләнә, “Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре”, “Әлмәтнең мактаулы гражданины” исемнәренә лаек була. Ринат Галиевны 25 үктәбрь көнне Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт зияратында ьирләделәр. Меңләгән кеше атаклы нефтьче Ринат Галиевны соңгы юлга озатырга килгән булса, меңләгәне “тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын” дип дога кылды бүген. Ландыш Гөбәйдуллина

XS
SM
MD
LG