Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы “әрмәннәргә карата геноцид” мәсьәләсендә тавыш бирүне кичектерде


Америка Кушма Штатлары Конгрессы “әрмәннәргә карата геноцид” мәсьәләсендә карар кабул итү өчен тавыш бирүне кичектерде.

Әлеге карарны кабул итү башлангычы белән чыгучылар Вәкилләр палатасы рәисе Нэнси Пелосига тавыш бирүне “яхшырак вакытка кадәр” чигереп тору үтенечен җиткерде.

Беренче дөнья сугышы елларында госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид дип танучы карар Төркиядә каты каршылыкка очрады. Төркия Америка Кушма Штатларына моңа бәйле үзара мөнәсәбәтләрнең җитди бозылачагын кисәтте. Шул исәптән Төркия Гыйракка американ хәрби көчләрен кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен хәрби базаларын бирүдән баш тартачагы белән дә янады.
XS
SM
MD
LG