Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Битцев маньягы” гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде


“Битцев маньягы” ләкабе алган Алексей Пичушкин гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Мәхкәмә утырышчылары, Пичушкинны 48 кешене үтерүдә һәм өч кешене үтерү омтылышында гаепле дип тапканнан соң, һәм ул бернинди кызгануга да өмет итә алмый, дип игълан иткәннән соң, Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе шундый карар чыгарды.

Пичушкин үзе таныган тагын 11 кешене үтерү очрагына карата тикшерү дәвам итә.

Алексей Пичушкин тарафыннан соңгы еллардагы күпчелек җинаятьләр Мәскәүнең Битцев ял бакчасында кылынган. Табиблар кансыз Пичушкинны үз акылында дип тапты.
XS
SM
MD
LG