Accessibility links

Кайнар хәбәр

М. Шәймиев:Украина хакимиятләре “Укртатнафта” ширкәтенә бәйле низагны көйләргә бурычлы


Бүген Чаллыга сайлаулады эшләре белән килгән Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Украинада нефть эшкәртү берләшмәсе тирәсендәге хәлләр “Укртатнафта” ширкәтенә генә кагылмый, бу инвесторлар Русиядән булган калган ширкәтләргә дә кагыла, диде.

Үз вакытында Украина белән Татарстан арасында төзелгән килешү нигезендә корылган “Укртатнафта” ширкәтендә җитәкчелек үзгәреп, низаг чыккан иде. Кыйммәтле кәгазьләрнең зур өлеше - Татарстанның “Татнефть” ширкәтенеке.
XS
SM
MD
LG