Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Русиядә яңа милли сәясәт яклы


Күпмилләтле Русиягә дәүләт милли сәясәте концепциясе кирәк, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Күпмилләтле һәм күп динле Русиягә бу мәсьәләдә дәүләт милли сәясәте кирәк. Бу мәсьәләләр үзеннән-үзе, үзагышына гына җайланыр, хәл ителер, дип өметләнү – зур хата”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин җомга көнне Казанда журналистларга.

Ф. Мөхәммәтшин сүзләренчә, Русия Федерациясендә дәүләт милли сәясәте турында 1996 елда кабул ителгән концепция искергән һәм аны яңарту зарур.
XS
SM
MD
LG