Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Украина Һолодоморын "геноцид" итеп таныды


ПРАГА - Чехия парламентының түбән, Вәкилләр пулаты, Украинаның совет чоры тарихындагы 30нчы еллар башында булган ачлыкны „геноцид” дип таныды. Шушы ачлык дәһшәтен Украинада Һолодомор дип атыйлар, илнең Югары Радасы аны былтыр советларның украин милләтенә каршы аңлы рәвештә кылган җинаяте дип бәяләгән иде. Рәсми Киев хәзер моның башка илләр тарафыннан да шулай танылуын тели.

Чехия парламенты кабул иткән карарда да, Һолодомор фаҗигасе артында „сталинистик хакимият тарафыннан аңлы һәм максатчан рәвештә алып барылган сәясәт тора”, диелә. Моның максаты – украин милләтенең көчләп күмәкләштерүгә каршы торуын сындыру һәм аның милли горурлыгын бетерү иде”, диелә чех парламенты кабул иткән карарда.

XS
SM
MD
LG