Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара тапшырулар ширкәте массакүләм мәгълүмат чаралары иреген яклап чыкты


Дөньяда массакүләм мәгълүмат чаралары ирегенә куркыныч янауның арта баруын биш халыкара тапшырулар ширкәте тәнкыйтьләп чыкты.

“Би-би-си”, Алманиянең “Дойче Велла”, “Франциянең халыкара радиосы”, “Нидерландының бөтендөнья радиосы”, “Америка авазы” җитәкчелеге белдерүенчә, алар тапшырулар алып барган күп кенә илләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген чиклиләр, журналистларга һөҗүмнәр оештырыла.

Тапшырулар ширкәтьләре кеше хокуклары турындагы БМО Декларациясен бозмаска һәм ирекле мәгълүмат таратуга аяк чалмаска чакыра.


XS
SM
MD
LG