Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл укучыларының Казаннан кайтырга билетлары юк


Җәй көне сыйныфлары белән кабат Казанга килергә җыена Тоболның 15-нче мәктәбендә укучылар
Җәй көне сыйныфлары белән кабат Казанга килергә җыена Тоболның 15-нче мәктәбендә укучылар

Тубыл шәһәреннән килгән укучыларга Казан бик ошаган, әмма барысының да кире кайтырга билетлары гына юк икән.

“Казанны күреп дөньяга карашыбыз бөтенләй үзгәрде”,- диләр Тубылдан килгән укучылар.

“Минем татарга киягә чыгу теләгем бар. Монда килеп укыйсым, яшисем, кияүгә чыгасым килә”, ди Диана Сәетова. Ул Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә чыгарылыш сыйныфында укый. Һәм бу мәктәпнең үзенең радиосында “Тәнәфес” дип аталган тапшыру да алып бара. Бу көннәрдә Диана тагын 6 сыйныфташы һәм укытучылары белән Татарстан башкаласында сәяхәттә. Алар белән кирмәнне карагач, милли музейга кергәч очраштык.
- Супер! Әшкәрә шәп! Мәчет, кремль спае (искиткеч)! Бөтен нимәсе шәп!
- Миңа Казан бик ошады. Монда укырга килермен дип уйладым, Алла бирса!
- Миңа кирмән бик ошады. Анда тарихи биналар бик күп.
15нче мәктәп Тубылда бердәнбер милли тәрбия бирә торган уку йорты. Анда укучылар икенче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Татар телендә төрле чаралар үтә. Үзләренең татар ансамбле бар. Менә берничә ел рәттән укучыларның кышкы яллары вакытында мәктәп Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы белән бер төркемне Казанга җибәреп тора иде. Бу юлы андый тәкъдим булмаса да, электән килгән гадәтне бозмас өчен, теләкләре һәм мөмкинлекләре булганнарны Казанга озатып калганнар. Укучыларның әйтүләренә караганда, беренче чиратта уку алдынгыларын, спортчы һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны. “Һәр ел саен монда алып килергә тырышабыз”, ди укучылар белән бергә килгән Тубылдагы 15нче мәктәпнең бию укытучысы Лилия Дәүләтшина.
“Әле быел беркайдан да килмәделәр. Тубыллар беренчеләр. Үз акчаларына килделәр. Конгресс үз акчасы белән беркемне дә кабул итә алмый”, ди конгресс башкарма комитетында сәяхәтләр өчен җаваплы Наилә Хәлитова. Ул чын күңеленнән Тубылларның Казандагы вакытлары яхшы узсын дип тырышып йөри.
Казан шәп тә, тик менә укучыларның Тубылга кайтып китергә билетлары юк икән.
“Безнең шундый Казанга барасыбыз килде. Киткәнче шулкадәр күп проблемалар булды. Барырга, я бармаска дип баш ваттык. Барыбер чыгып киттек. Кайту билетларын барыбер юнәтербез дип ышанабыз”.
10 гыйнвар көнне кич юлга чыгарга җыена алар. Поезд китергә 3 тәүлек кала беркадәр билетларны сатуга чыгаралар икән. Шунда 3 билет алырга өлгергәннәр. Тагын 5 билет кирәк. Ансын поезд китергә бер тәүлек калганда сатуга чыкканнар арасыннан эләктереп калырга өметләнәләр.
XS
SM
MD
LG