Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мичиганда беречел сайлауда республиканнардан Ромней җиңде


Массачусец штатының элекке губернаторы Митт Ромней Мичиган штатында президентлыкка республикан фиркасе вәкилен сайлауда җиңеп чыкты.

Сайлау нәтиҗәсенә караганда, Мичиган штатында туган миллионер эшмәкәр Ромней узган атнада Нью Һэмпшир штатында җиңгән сенатор Ждон МакКейнны һәм бу ай башында Айова штатында җиңгән элекке Арканзас штаты губернаторы Майк Һаккабины узып 40-лап процент тавыш җыйган.

Аналитиклар фикеренчә, хәзер республиканнар арасында башкалардан алдарак баручы бер намзәтне билгеләү мөмкин түгел. Шимбә көнне беренчел сайлаулар Көньяк Каролина штатында үтәчәк.

Мичиганда Демократик фирка намзәтләре арасыннан сенатор Һиллари Клинтон җиңеп чыкты. Әмма бу җиңү исәпләнми, чөнки илкүләм Демократик фирка Мичиган фиркасе белән әлеге сайлау вакыты турында килешә алмау сәбәпле бу сайлау нәтиҗәсен танымый.

Демократларның киләсе беренчел сайлавы Невада штатында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG