Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан авылында яшәүчеләр авылга үзләре агач күпер салып куйган, түрәләрнең вак таш салыр өчен дә ягулыгы юк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дөрес, күпер якынча бер-ике тонна гына авырлыкка чыдамлы. Җиңел машиналар үтеп йөри алса да, күпердән ашыгыч ярдәм машинасы да, янгын сүндерү машиналары да кичә алмаячак. Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүләчәген әйткән иде. 

Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Алар хакимияттән ярдәм көтеп арган, чөнки түрәләр бензин бетте дип юлларны төзекләндерә алмый, дип җиткерә Mash Batash Telegram-каналы.

Исмакайда 200 кеше яши. Анда даруханә дә, почта да, хастаханә дә юк.

Активист Ришат Йосыпов әйтүенчә, авылдагы төп күпер җимерелгәнгә ун елдан артык вакыт үткән. Шуннан соң күперне урап йөри башлаганнар. Ә урап йөри торган юл үзе дә начар хәлдә. Авылдан бары тик тракторлар белән генә чыгып була: җиңел машиналар чокырларда батып кала.

Быелгы язгы ташу шушы урау җимерек юлның да башына җиткән: бөтен әйберне юдырып алып киткән, чокырлары тирәнәйгән. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән түгел ашыгыч ярдәм килә алмаган, авыруны үзләренә илтергә туры килгән. Шуннан соң күперне төзәтергә булганнар.

Кешеләр бу күперне җайга салуны сорап Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсенә дә, район хакимиятенә дә барган, тик түрәләр берни эшләмәгән, ул төштәге юлны ябып кына куйганнар. Шуңа күрә авыл халкы үзләре өмә үткәреп күперне үзләре төзеп чыккан. Дөрес, күпер якынча бер-ике тонна гына авырлыкка чыдамлы. Җиңел машиналар үтеп йөри алса да, күпердән ашыгыч ярдәм машинасы да, янгын сүндерү машиналары да кичә алмаячак.

Белорет районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, юл хуҗалыгы идарәсе хәтта вак таш салу өчен грейдер да җибәрә алмаячак, чөнки аларның ягулыгы юк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләрне еш ясап тора. Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүләчәген әйткән иде.

Әмма шул ук вакытта республиканың үзендәге ихтыяҗларына акчасы табылмый. Мәсәлән быел март уртасында баймаклылар да үзләре асылмалы басманы төзәтеп чыккан иде.

Буранбай авылы кешеләре Сакмар елгасы аша күперне тәртипкә китергән. Үзара акча туплаганнар, эшне дә үзләре башкарган. Күпер 1969 елда ук салынган, начар хәлгә килгән. Хакимияттән бернинди дә ярдәм булмаган.

  • Күпер-басмаларның гына түгел, Башкортстанда хастаханәләрнең дә искерүенә зарлар булып тора.
  • Быел гыйнварда Уфада Хәбиров хөрмәтенә зур концерт оештырылган иде. Хәбировтан үзен хуплаттырып концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп иттеләр. Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова "Бу концертка күпме акча тотылган иде!?", дип видео яздырды. Ул концертка киткән акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә тотып булыр иде диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG