Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда хәрби чыгымнар моңарчы күрелмәгән тизлектә арта


Әйтик, 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары 24 процентка арткан һәм 109 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу Русия Кырымны аннексияләгән 2014 ел белән чагыштырганда 57 процентка күбрәк. 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары дәүләт бюджеты чыгымнарының 16 процентын тәшкил иткән, ди белгечләр.

2023 елда дөньядагы хәрби чыгымнар 2 триллион 443 миллиард долларга җиткән. 2022 ел белән чагыштырганда ул 6,8 процентка арткан. Соңгы 14 ел эчендә бу иң зур күрсәткеч, диелә Стокһолмның дөнья проблемнарын тикшеренү институты (SIPRI) хисабында.

2009 елдан башлап беренче тапкыр хәрби чыгымнар SIPRI билгеләгән биш географик төбәктә арткан. Аеруча Европада, Азиядә, Океаниядә һәм Якын Көнчыгышта. Гомуми чыгымнар дөньядагы эчке тулай җитештерү күләменең ике проценттан артыгын тәшкил иткән. Хәрби чыгымнарга иң күп акчаны АКШ, Кытай, Русия, Һиндстан, Сөгуд Гарәбстаны тоткан. Дөньядагы мондый чыгымнарның 61 проценты аларга туры килә.

2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары 24 процентка арткан һәм SIPRI бәяләмәсенә күрә, 109 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу Русия Кырымны аннексияләгән 2014 ел белән чагыштырганда 57 процентка күбрәк. 2023 елда Русиянең хәрби чыгымнары дәүләт бюджеты чыгымнарының 16 процентын тәшкил иткән, ди белгечләр.

Русиянең былтыр хәрби чыгымнар өчен күпме сарыф итүе төгәл билгеле түгел, чөнки Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре белешмәләрне яшерә.

Тикшеренү авторлары әйтүенчә, Русиядә хәрби өлкәгә бюджет акчаларын гына түгел, бюджеттан тыш чыганаклардан: мәсәлән, оешмалар, шәхси затлардан да акчалар бирелә.

Украина дөньядагы хәрби чыгымнар ягыннан сигезенче урында тора, узган елгы чыгымнары 51 процентка арткан һәм 64 миллиард 800 миллион доллар булган (илнең эчке тулай җитештерү күләменең 37 процентына кадәр).

Бер ел эчендә Киев 35 миллиард долларлык хәрби ярдәм алган. Бу ярдәм белән берлектә Украинаның үз хәрби чыгымнары Русия хәрби чыгымнарының 91 процентын тәшкил иткән.

НАТО әгъзасы булган илләр арасында саклануга иң күбе АКШ акча тоткан - 916 миллиард доллар. Европа дәүләтләре арасында 2022-2023 елда иң ныгы Польшаның чыгымнары арткан (75 процентка) һәм 31 миллиард 600 млн доллар булган. Ул - 14нче урында.

Кытайның саклануга чыгымнары 29 ел рәттә арта бара. Былтыр илнең бу чыгымнары 296 миллиард долларга күбәйгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда алты процентка күп.

SIPRI аналитиклары 2023 елда Якын Көнчыгышта хәрби чыгымнар 9 процентка артып 200 млрд долларга җиткән дип исәпләп чыгарган. Соңгы ун елда бу иң зур күрсәткеч.

Израилнең дә саклану бюджеты 24 процентка арткан һәм 27 миллиард доллардан артык булган. Белгечләр Якын Көнчыгышта хәрби чыгымнарның артуын ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итүеннән соң төбәктә вазгыятьнең киеренке булуы белән бәйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG