Мәхкәмә утырышы иртәнге 9.30-га билгеләнгән иде. Аңа кадәр мәхкәмә бинасы каршына халык агылды. Төрле җирдә полиция машиналары, каядыр юллар трактор белән ябылган иде, дип сөйләде анда булган кешеләр. Шуңа машинада килүчеләр машиналарын еракта калдырып килергә мәҗбүр булды. Халык белән бергә полиция, ОМОН кебек куәт структураларыннан хезмәткәрләр дә җыелган иде. Баймакта интернет әкрен эшләде, күп очракта хәбәрләр соңлап килде.
Фаил Алсынов мәхкәмә бинасына кереп киткәндә аны халык "Азатлык" дип кычкырып озатты. Фаил халык ягына борылды, елмайды, барысы да яхшы яки рәхмәт дигәнне аңлатып кулын күтәрде һәм мәхкәмә бинасына кереп китте. Аның белән бергә аның адвокаты Илнур Сөендеков та бар иде. Утырышка аккредитация алган берничә журналист керә алды.
Утырыш озак бармады. Карар инде 15 гыйнварда ук әзер булгандыр дип фаразлаучылар бар. Мәйданга кешеләрнең күпләп килүен күреп, хакимият артык шау-шу тудырмас өчен аны 17 гыйнварга күчерде. Кичә 20гә якын активист тоткарланды. Халык куркытылды. Шулай да, халык Алсыновка хөкем карары чыгарылган көнне дә мәйдан тутыры килде. Төрле хисапларга караганда, 5 меңнән артык кеше килгән.
Алсыновны гаепләүче як - прокуратура аны 4 елга колония-яшәүлеккә утыртуны сорады, хөкемдар Элина Таһирова 4 елны калдырды, ә менә колония-яшәүлек урынына гомуми тәртиптәге колония бирде. (Гомуми тәртиптәге колониядә шартлар кырысрак санала - ред.) Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков моны гаделсез карар дип әйтте. Сүз уңаеннан, Элина Таһирова - "Башкорт" оешмасын экстремистик дип таныган, бу хакта карар чыгарган хөкемдар.
Алсынов үз гаебен танымыйм, диде. Мәхкәмә залында ук кулга алынды, утырыш узган залдан чыккач, аңа теләктәшлек күрсәтергә килгән халыкка рәхмәтен белдерде, моны беркайчан да онытмаячкмын диде.
"Гаебемне танымыйм, һәрвакыт гаделлек, үз халкым һәм республикам өчен көрәштем. ИншаАллаһ, күрешербез, мин мондый карарны көтмәдем, бу карарны шикаять итәчәкбез. Хәбировның сәясәтен аңламыйм. Алда ни булачак - белмим", диде ул.
Адвокат Сөендеков, Баймактагы мәхкәмәдә булган хәлләрнең хокук, юриспреденция белән бернинди дә уртаклыгы юк, дип белдерде.
"Прокурор "колония-яшәүлек" сорады, анда шартлар башкача, карар үз көченә кергәнче Алсынов өйдә калырга тиеш иде, әмма хөкемдар берсен дә тыңламады, үзенчә эш итте. Фаил шунда ук кулга алынды", диде ул.
Берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
Соңрак автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып китте. Мәхкәмә бинасы янындагы халык тарала башлады.
Баймактагы хәлләр уңаеннан берничә белгечнең фикерен белештек.
"Хакимият үзе мәхкәмә каршына басачак"
Чит илгә китәргә мәҗбүр булган активист Руслан Габбасов озак еллар Фаил Алсынов белән бергә көрәште. Ул Алсыновның хөкем карары турында фикерен әйтеп, хакимият бүген үзенә хөкем карары чыгарды дип әйтте.
— Кызганыч, Башкортстан халкының өметләре акланмады, Фаил Алсыновка 4 ел төрмә карары чыгардылар. Хакимият курка. Хәбиров үзеннән күпкә дәрәҗәле булган Фаилне иректә калдырырга шүрләде. Хакимият үз-үзенә карар чыгырады, ул үзе дә тиздән мәхкәмә каршына басачак, шул вакыйгаларны ул үзе якынайтты.
Халыкны куркыттылар, активистларны кулга алдылар, әмма кешеләр барыбер килде, тагын да күбрәк булып килде. Мин Фаилне якыннан беләм, аның гаиләсен беләм. Фаил утыртылса да, аның дуслары, фикердәшләре аның гаиләсен караусыз калдырмаячак. Әмма Фаил иректә булырга тиеш.
"Халык сугышка карата фикерен үзгәртер дип ышанам"
Рөстәм Салаватов — програмист, Куштауны ялаучыларның берсе. Украинага каршы сугыш башлангач, гаиләсе белән Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Салаватов бүгенге хәлләр кешеләрнең аңын үзгәртер дип ышанам дип сөйләде Азатлыкка.
— Мин яхшыга өметләндем, әмма акыл белән Куштауны яклаган вакытлар узды, хакимият кырысланды, каты тотачакларын аңлый идем. Утырттылар, чөнки чыгарсалар, каршылык тагын да артачагын аңлый хакимият. Фаилне кызганыч, ул — лидер, Фаил бу көрәш юлын үзе сайлады. Гаиләсе кызганыч, авыр булачак. Урамга күп кеше чыкты. Каршылыклар булырмы - белмим. Әмма бүгенге хәлләрдән соң кешеләрнең аңы аз гына булса да үзгәрер дип өметләнәм. Хакимият аларга каршы эшләгәненә төшенер, сугыш кирәкмәгәнен аңлар. Сугышка каршы позиция төгәлрәк булыр дип ышанам. Алсыновны утырту Хәбировка да, аның хакимиятенә дә бернинди уңай баллар өстәми.
Алсыновның чит илгә китәсе килмәде. Бу — аның позициясе. Оппозиционерлар Алексей Навальный, Илья Яшин кебек үз халкым белән, үз җиремдә калырга тиешмен, ахырга кадәр көрәшәчекмен дип санады. Ул чын лидер, киләчәктә Башкортстан җитәкчелегендә була алырлык кеше. Каһарманнар авыр юлдан уза.
"Тел мәсьәләсен күтәрсә, халык террористка әверелә"
Илшат Киньябаев — тарих укытучысы. Тумышы белән Башкортстаннан, кечкенәдән үк Оренбурда үскән. Русия Украинага басып кергәч, Төркиягә, ә аннан Германиягә күченә. Аның фикеренчә, башкортларга карата басым тагын да артачак.
— Башкортлар моңа кадәр дә каршылык күрсәтте, узган елны да туктамадылар, үз сүзләрен әйтеп килделәр, урамга чыктылар, Мәскәүне чаралар күрергә мәҗбүр иттеләр. Хәбиров Мәскәү алдында баш иеп, аның сүзен үтәгәнен күрәтергә теләп үзе үк әләк язды. Фаил Алсынов - башкорт милләтен кайгыртан лидер. Аның халык алдында бер кыек эше дә юк. Хәбиров намуслы кешегә яла якты. Һәм бүген ялган лингвистик экспертиза ярдәмендә аннан-моннан әтмәлләнгән җинаять эше нигезендә Фаилне 4 елга утырттылар.
Кызганыч, Русиядә вазгыять шундый: башкортмы ул, татармы ул, башка урыс булмаган халыкмы - үз хокуклары турында сөйли икән, теле, мәдәнияте, туган ягын яклый икән, хакимият бу кешеләрне террорчы дип игълан итә.
Нишләсен соң башкортлар? Шуңа Украина ягында сугыша да бит ул, Мәскәүнең изүенә чыдый алмаганга бара мондый адымга.
Алга таба ни булыр? Хакимият вазгыятьтән файдаланып, басымын тагы да арттырачак, башкортларны куркыту җәелдереләчәк. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үз кешеләрен ничек куркытып бастырып торса, Башкортстанда да шулай булачак. Баймакта кешеләр коралсыз басып тора, ә аларны ОМОН кыйный.
Бу кешеләрнең аңы үзгәрерме? Кем булса да хакимият турында башкача уйлый башлар дип өметләнәм. Хәтта Украинага каршы сугышка китүче башкортлар да Фаилне яклап чыгыш ясады, алар да башкорт теле, башкорт җирләренең тар-мар ителүе турында искә төшерде. Хәзер мантыйкларын эшкә җигеп, башкортларны кем талый, кем аларны куллана, без дөрес якта сугышабызмы соң дигән сораулар биреп, аларга җавап табарга тиешләр.
Тарихы вакыйгаларны искә төшерәсем килә. 1920нче елларда Кызыл армиядәге башкорт хәрбиләрен Украинага баш күтәрүчеләрне, азатлыклары өчен көрәшкән украиннарны бастыру өчен җибәргәннәр һәм шул вакытта большевиклар башкортларның каршы чыгуларын бастырган, шул ук солдатларның ата-аналарын, туганнарын кыйнап, үтереп йөргән. 100 ел элек булган хәлләр бүген дә кабатлана.
Белешмә: Фаил Алсынов
Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.
1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.
2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум