Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Ислам туризмы


Төркиядә Ислам туризмына ихтыяҗ артканнан-арта бара. Кайберәүләр моны исламлашуның бер билгесе дип кабул итә. Икенчеләре мондый шартлар тудырылуга шатлана.


Җәйнең эссе көннәрен күпләр көньякта, ягъни диңгез янында ял итеп уздыруны хуп күрә. Башка җирләр белән чагыштырганда, Төркиядә арзанрак булу сәбәпле, русиялеләр шул якка юл тота. Хәзер Төркиядә ял урыннары гөрләп тора. Русиялеләрдән тыш, анда алманнар, яһүдләр күпләп ял итүе мәгълүм. Әмма соңгы вакытта җирле халык арасында да диңгездә су коенып ял итәргә теләүчеләр күбәя. Һәм бу Исламча туризмны үстерүгә ихтыяҗ тудыра.


махсус хатын-кызлар өчен ял итү урыны
Аның киләчәгенә ышанган эшмәкәрләр хәзер бу бизнеска шактый акчалар кертә. Шуларның берсе – Шәрәфетдин Улукент. Ул 1980 елда Әгәй диңгезе янында ял итү урынын ачып җибәрә һәм аның беренче кунаклары диңгезнең көчле дулкыннарында шуарга яраткан алманнар була. Әмма 1998 елны җирле бер ял ширкәте аның кунакханәсенә 100дән артык мөселман кунакларын урнаштыра. Шуннан соң Шәрәфетдин Улукент мөселманнар өчен җайлаша башлый һәм яңа төргә күчә.

“Мин кешеләрне күпләп җәлеп итү өчен беренче елны килгән кунаклардан ял иткән өчен акча сорамадым, киләсе елга инде күбрәк мөселманнар килде. Әлбәттә, дулкында шуучылар белән кызык иде. Ләкин яңа килә торган мөселманнар баерак иде”, дип искә төшерә ул елларны Шәрәфетдин әфәнде.

Шул вакыттан башлап аның “Яңа Мэлтәм” кунакханәсе мөселманнарга хезмәт күрсәтә. Ул Төркиядә зур бер кунакханәгә әверелә.

кунакханәдә ризыклар бары хәләл генә
Анда хәләл ризыклар, спиртсыз эчемлекләр генә каралган. Ирләр белән хатын-кызлар өчен аерым су коену мөмкинлеләре тудырылган.

Әлеге үзгәрештән кунакханә хезмәткәрләре дә канәгать калган. Мәсьәлән, кунакханә ашчысына намаз вакытларында көненә биш тапкыр азан укыган өчен аена өстәмә 50 евро түлиләр.

Төркиядә мөселманнар таләпләрен канәгатьләндерерлек Ислам туризмы моннан дистә ел элек булдырыла башлаган. Ул бүгенге көндә Төркиядәге туризм тармагының 13 миллиард евро өлешен били. Хәзер инде илдә барлыгы 30дан артык мөселман кунакханәсе бар.

2002 елны хакимияткә Ак партия килгәч, бу тагын да үсеш ала. Кайберәүләр моны халыкның исламлашуына дәлил дип бәяли.

Мисал өчен мәшһүр ял итү урыннарыннан берсе булган Бодрумда туристлар өчен әйберләр сатучы кибет хуҗасы Шенол Эролга бу үзгәреш ошамый. Ул хиҗаплы хатыннар ял итү урынының имиджын юкка чыга дигән фикердә тора.

Улукент кунакханәне мөселманчага әйләндерү ирләрнең таләбе дип аңлата. Чөнки төрек ирләре гадәттә хатыннарын ачык килеш башка ирләргә күрсәтергә теләми, ди. Ләкин ире һәм баласы белән Истанбулның үзәге – Таксимдагы сәяхәт ширкәтендә кунакханәләр белән танышып торучы Фатыйма Сарыоглу моның белән килешми.

“Төркиянең көньягында мөселманча кунакханәдә ял итүне ирем түгел, ә мин үзем сорадым. Ирем һәм улым теләсә кайда су коена ала. Ә мондый җирләр каралмаса, миңа хатыннар өчен билгеләнгән аерым вакытта шәһәр бассейнында йөзәргә генә кала иде”, ди ул.

1990 еллар башында Төркиядә хатыннар өчен махсус су коена һәм кызына торган урыннар бар иде. Анда Шәригать кушканча, ягъни баш киеменнән һәм ябылган килеш коенган хатын-кызлар белән беррәттән ир заты күзәтүеннән читтәрәк булырга тырышкан хатын-кызлар да бар иде. Ләкин 1997 елны хакимият мондый урыннарны япкан. Моны ул аерым ябык урыннар була алмый дип аңлаткан.

Язучы Бенгису Караҗа әйтүенчә, хатын-кызларның аерым су коенырга теләүләре ул дин таләбеме, әллә инде кешенең үз ихтыярымы бу мөһим түгел, әмма әлеге юнәлеш дөньяви дәүләткә каршы бер адым буларак кабул ителә.
XS
SM
MD
LG