Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил гаскәре "Рафах" пунктын камап алган


Израил Рафахка хәрбиләрен һәм техникасын керткәннән соң, ХӘМӘС Газзә сызыгында атышны туктатырга риза булуын белдерде.

Бүген, 7 май иртәсендә Израилнең саклану гаскәре Газзә сызыгы яклап "Рафах" контроль-үткәрү пунктын камап алган һәм аның эшчәнлеген туктаткан. Әлегә аның аша машиналар үткәрелми дип хәбәр ителә.

Алданрак Израил хәрби кабинеты Мисыр белән чиктәге, Газзә сызыгының көньягындагы Рафах шәһәрендә хәрби чара дәвам итәчәк дигән карар кабул итте.

Израил ягы АКШ белән Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган ХӘМӘС төркеме тотык итеп алынганнарны азат итсен өчен аңа алга таба да басым ясаячагын әйтте.

Израил Рафахка хәрбиләрен һәм техникасын керткәннән соң ХӘМӘС Газзә сызыгында атышны туктатырга риза булуын белдерде. Алар моның турында бу сөйләшүләрдә арадашчы булган Катар премьер-министры белән Мисыр күзләве башлыгына хәбәр иткән.

Шул ук вакытта ХӘМӘСнең югары дәрәҗәле вәкиленә сылтама белән "Әл-Җазира" телеканалы хәбәр итүенчә, бу тәкъдимгә ярашлы Газзә сызыгыннан Израил гаскәрләре тулысынча чыгарылачак, качаклар кире кайтачак, тотык итеп алынганнарны фәләстин тоткыннарына алыштырачаклар.

Reuters белән аралашкан Израилнең бер түрәсе исә арадашчылар ХӘМӘСкә бу тәкъдимне "йомшартып" җиткергән, Израил моңа риза түгел дигән.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 240 кеше тотык итеп алынды.
  • Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Израил Газзә сызыгында ХӘМӘСне тулысынча юк итүне үзенең максаты дип атады.
  • Газзәнең ХӘМӘС контролендәге саклану министрлыгы ышандыруынча, хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле Газзә сызыгында 34 меңнән артык фәләстин үлгән.
  • Күпчелек илләр Израилне тыныч кешеләргә артык рәхимсез булуда гаепли. Израил хәрбиләре исә бары тик ХӘМӘСнең инфраструктурасына гына һөҗүм итәбез, ХӘМӘС үзенең объектларын халык тыгыз урнашып яши торган урыннарга урнаштыра һәм халыкны тере калкан буларак куллана, ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG