Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә журналист Надежда Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә кулга алды


Надежда Кеворкова
Надежда Кеворкова

Яклавы аны өй сагына утыртуны яки җаваплылыкны үз өстенә алу кәгазе белән җибәрүне сораган. Журналист өчен җаваплыкны үз өстенә Алинә Кабаеваның әтисе дә алмакчы булган. Кабаева Путинның хатыны дип фаразлана.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 65 яшьлек журналист Надежда Кеворкованы "террорчылыкны аклау" турындагы эш нигезендә (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) кулга алган. Бу хакта "Медиазона" яза.

Яклавы аны өй сагына утыртуны яки җаваплылыкны үз өстенә алу (поручительство) кәгазе белән җибәрүне сораган, тик мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп журналистны ике айга тикшерү изоляторына утырткан.

Кеворкованы телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җәмалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган.

6 майда Кеворковада тентү үтте, шуннан соң аны тоткарлап вакытлыча тоту изоляторына яптылар. Тентү булганда компьютерларын һәм телефоннарын тартып алдылар.

Кеворкова үзенә белдерелгән гаепләүләрне танымаган, әмма тикшерү белән хезмәттәшлек итә диелә. Ул бу постларыннан баш тартмаган һәм тикшерүдән бу постларда җинаять бармы-юкмы икәнен ачыклауны таләп итә.

Журналистка чикләү чарасын сайлау мәхкәмәсендә яклау ягы Кеворкованың операциядән соң травматологка күренеп торуын әйткән. Алар Кеворкова өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар булуын әйткән, аларның берсен Алинә Кабаеваның әтисе, Ислам бизнесы ассамблеясе президенты Марат Кабаев имзалаган. Алинә Кабаева - Путинның хатыны дип фаразлана.

  • Кеворкова Якын көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ илләрендә хәбәрче иде. Ул "Азатлык радиосы", "Независимая газета", "Новая газета", Russia Today, , "Кавказский узел" һәм башка медиа өчен язды.
  • Улы - журналист Василий Полонский "Дождь" телеканалында һәм "Новая газета"да эшләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG