Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан киткән татар офицеры: "Баскын Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмим"


Фәрхәд Җиһаншин
Фәрхәд Җиһаншин

Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да шундый 700 хәл тикшерелгән. Бу сугыш башланганнан бирле иң югары күрсәткеч.

Associated Press агентлыгы журналистлары Украинага каршы сугышта катнашмаска карар иткән һәм Русия гаскәрен ташлап киткән биш офицер һәм солдат белән сөйләшкән. Хәзер алар Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Аларның һәрберсенә Русиядә ун ел төрмә яный.

Сугыштан качкан 23 яшьлек Фәрхәд Җиһаншин - Казаннан, Русия армиясе офицеры. 2022 елның сентябрендә илдә мобилизация игълан ителгәч, хәрби хезмәтне ташлап китә. Хәзер аны эзлиләр. Казакъстаннан Әрмәнстанга очып китәм дигәндә, аны һава аланында туктатып та торалар.

"Мин шәһәрләрне җимерүче һәм тыныч халыкны үтерүче, чит илнең җирләрен басып алучы Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгәнемне аңладым", ди Фәрхәд.

Хәзер Фәрхәд сыену бирү карарын көтә. Германия хәрби хезмәттән качып киткән Русияләрне кабул итәбез дигән иде. Франция мәхкәмәсе исә сугышта катнашудан баш тарткан русияләр бу илдә качак була ала дигән карар чыгарды. Чынлыкта исә дезертир булып качып киткән Русия ирләренә Европада сыену табу җиңел түгел.

Бүген Җиһаншинга карата җинаять эше ачылган. Ул федераль һәм халыкара эзләүгә бирелгән.

Рухи яктан бик авыр

"Казанда тормыш бөтенләй башка иде. Фатирым, эшем бар иде. Акча ала идем, хәрбиләр белән идарә иттем. Монда мин курткалар өстендә йоклыйм, әллә нәрсә ашыйм. Акчам да юк. Рухи яктан бик авыр", дип дәвам итә Фәрхәд.

Элегрәк Җиһаншинга Франция тышкы эшләр министрлыгы сәяси сыену бирүдән баш тарткан иде. Виза бирмәүнең төп сәбәбе — соңгы ун елда аның оппозиция эшчәнлеге алып бармау дип әйтелә. Бу хакта Russie-Libertés Русиядә кеше хокуларын яклаучы француз оешмасы вәкиле Ольга Прокопьева "Сота"га белдергән иде.

Аның сүзләренчә, мондый документ протест эшендә катнашу тәҗрибәсе булган кешеләргә генә бирелә. Бу хәлне ул бюрократик мәсьәлә дип белдергән. Фәрхәд Җиһаншинның чит ил паспорты юк. Ул бу документсыз Франциягә керә алмый.

Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00

Сугыштан качкан офицерның хокукларын яклаучы "Точка невозврата" сугышка каршы оешмасына биргән әңгәмәсендә Җиһаншин үзе хакында тәфсилләп сөйли һәм Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын хөкем итә.

"Мин Украинадагы сугышка, үтерүләргә, кешелексезлеккә каршы чыгам. Үземнең хезмәттәшләремә, ватандашларыма мөрәҗәгать итеп, кыю һәм дөрес карар кабул итәргә чакырам. Курыкмаска кирәк. Без барыбыз да бу тираниягә каршы чыгарга тиеш. Хезмәттәшләремне коралны ташлап фронттан китәргә чакырам. Сез хыянәтче түгел, акыл белән эш иткән кеше булачаксыз. Вакыт узгач сез халыкның каһарманнары булырсыз. Дөреслек һәм гаделлек начарлыкны һәрвакыт җиңәргә тиеш", ди ул.

Фәрхәд Җиһаншин — Казан Суворов училищесын, соңрак Казан югары танк училищесын тәмамлаган. 2021 елдан танк училищесында взвод командиры вазифасын башкарган. 2022 елның җәендә уку йорты командирларын Украинаның Херсон өлкәсенә сугышка җибәрүләре билгеле булган. Җиһаншин сугышка барудан баш тарткан һәм август аенда Русия гаскәреннән китүе турында рапорт язган. Казанда аның гаризасы кабул ителсә дә, соңрак Мәскәүдән телеграм килә. Хатта нәрсә язылганын офицерга күрсәтмиләр. 2022 елның 21 сентябрендә башланган "өлешчә" мобилизациядән соң аны кабат Украинага сугышка җибәрергә телиләр.

23 сентябрьдә ул гаиләсе белән Казакъстанга кача. Соңрак Әрмәнстанга күчәргә тели, ләкин Астана һава аланында аны тоткарлыйлар һәм ике көнгә изоляторга ябалар. Шуннан соң ул Франциядән сәяси сыену сораган. Әмма Франция тышкы эшләре министрлыгы илгә керү өчен юл документын бирүдән баш тарткан. Ул Казакъстанда яшәү имин түгел дип саный.

***

Тагын бер Русия офицеры (аның исеме әйтелми) Русиядән киткәндә үз хәрби формасын чүп чиләгенә аткан. Ул шулай ук Русиянең Украинага каршы сугышына каршы.

"Аннан йә үлеп, йә яраланып кына кайтып китәргә мөмкин

"Штаб җитәкчесе миңа җинаять кодексына төртеп күрсәтте дә: "Йә төрмәгә утырасың, йә тегендә бар, диде. Ике генә сайлау мөмкинлеге бар", диде. Бу вариантларның берсе дә миңа туры килми, дидем. Сорап та тормадым: борылдым да чыгып киттем", ди ул.

Сугыштан качканнарның тагын берсе – Евгений. Ул сугышта да катнашып өлгергән һәм бүләкләр дә алган. Ул окоптан качып киткән. Аның иптәше аягына ипләп кенә атып яралаган.

"Аннан йә үлеп, йә яраланып кына кайтып китәргә мөмкин. Берсенең дә үләсе килми. Ә өйгә бөтенесенең дә кайтасы килә", ди ул.

Евгений үзенең кем икәнен әйтми. Ул Русия саклану министрлыгы аннан үч алыр дип курка.

  • Илдә мобилизация игълан ителгәннән бирле үз теләге белән хәрби бүлекләрне ташлап киткән солдатларга карата 7300ләп җинаять эше ачылган. Бу хакта"Медиазона" яза.
  • Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 1500, Башкортстаннан - кимендә 1900 ир һәлак булган. Бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG