Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинаның алты төбәгендәге электр станцияләренә һөҗүм иткән


Полтава, Кировоград, Запорожье, Львов, Ивано-Франковски, Винница өлкәләренә ракет-дроннар төшкән.

8 майга каршы төндә Русия ракетлары һәм дроннары Украинаның алты өлкәсендәге энергетика объектларына һөҗүм иткән. Бу хакта Украина энергетика министры Герман Галущенко министрлыкның Telegram-каналында хәбәр итте.

"Кабат безнең энергетикага көчле һөҗүм ясадылар. Полтава, Кировоград, Запорожье, Львов, Ивано-Франковски, Винница өлкәләрендә генерация һәм электр энергиясе җибәрү объектларына һөҗүм булды", дип белдерде ул.

Львов өлкәсенең Добротвор авылына һәм Винница өлкәсенең Ладыжин шәһәренә ракет яки дроннар төшкән, бу торак пунктларда җылылык электр станцияләре урнашкан.

Полтава районында пилотсыз очкыч энергетика инфраструктурасына килеп эләккән һәм янгын чыгарган. Полтава өлкәсе хакимияте башлыгы Филипп Пронин җәрәхәтләнүчеләр юк, диде.

Киев шәһәре хәрби хакимияте җитәкчесе Сергей Попко әйтүенчә, Киевка да һөҗүм ясамакчы булганнар. Ту-95МС хәрби очкычларыннан Х-101/Х-555/Х-55 канатлы ракетлары белән һөҗүм ясаганнар. Җимереклекләр һәм җәрәхәтләнүчеләр ачыкланмаган.

  • Русия гаскәрләре Украинаны көн саен атышка тота. Русия саклану министрлыгы бары тик хәрби һәдәфләргә генә һөҗүм итәбез ди. Сивил инфраструктура җимерелүенә, тыныч кешеләр арасындагы үлемнәргә министрлык фикер белдерми.
  • Март ахырында Украина саклану министры Рустем Умеров НАТО-Украина шурасының чираттан тыш утырышында Русия һөҗүмнәренең 97 проценты сивил инфраструктурага туры килә дип әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG