Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә китапларны цензура аша уздыручы белгечләр шурасы төзелгән


Мәскәү китапханәсе. Иллюстратив фото
Мәскәү китапханәсе. Иллюстратив фото

Шурадагылар мәсәлән фәнни һәм рәсми булмаган бөтен китапларда да ЛГБТны "пропагандалау" бармы икәнен караячак.

Русиядә нәшер ителгән китапларның кануннарга туры килүен тикшерүче, килмәсә аларны алып куярга киңәш итүче белгечләр үзәге төзелгән. Бу хакта "Ведомости" яза.

Әлеге үзәкне Русия китап берлеге нигезендә төзегәннәр. Ул Роскомнадзор, Русия тарихи җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, Русия мөселманнары диния нәзарәте, Русия православ чиркәве, Русия яһүдләр җәмгыяте федерациясе, Русия юристлар ассоциациясе, Русия мәгариф академиясе, Горький исемендәге әдәбият институты һәм башка оешмалар вәкилләрен үз эченә алган.

Шурадагылар мәсәлән фәнни һәм рәсми булмаган бөтен китапларда да ЛГБТны "пропагандалау" бармы икәнен караячак. Шул ук вакытта китапны сатудан алып кую турындагы ахыргы карарны нәшер үзе кабул итә дип искәртелә. Шулай да шура киңәшен тотып АСТ нәшрияты Владимир Сорокинның "Мирас" ("Наследие"), Майкл Каннингемның "Дөнья читендәге йорт" ("Дом на краю света") һәм Джеймс Болдуинның "Джованни бүлмәсе" ("Комната Джованни") китапларын сатуны туктаткан.

Аларда имештер "Русия кануннарына ярашлы тарату тыела торган мәгълүмат табылган". Нинди мәгълүмат турында сүз баруы әйтелмәде. Тик гыйнварда бер төркем активистлар Сорокинның романында "ЛГБТ пропагандасы" һәм балаларны көчләү булуын тикшерергә кушып тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән иде.

Белгечләр шурасын булдыру турында 2023 елның гыйнварында, нәшерләрнең Русия китап берлеге һәм Роскомнадзор белән очрашуында сөйләшкән булганнар, тик ул вакытта аны Дигитал үсеш министрлыгы нигезендә булдыру тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә Русия китап берлеге нигезендә төзелгән бу шураның кайчан эшли башлавы әйтелми.

  • 30 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыю турында карар чыгырды.
  • Русия хакимияте инде озак еллар ЛГБТ кешеләрен дискриминацияли һәм кайбер очракларда эзәрлекли. 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды.
  • Моның нәтиҗәсендә китап кибетләре һәм китапханәләрдән бер җенесле мәхәббәткә ничек тә кагылган китапларны алып куялар. Фильм, сериал һәм видеоуеннардан бер җенесле мәхәббәт турында өлешләрне кисәләр һәм яшерәләр. 2023 елда Русия хакимияте "ЛГБТ пропагандасы" өчен онлайн-кинотеатрларга штрафлар сала башлаган.
  • Мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG