Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгын сак астында калдырды


Фаил Камаев
Фаил Камаев

Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт алуда шикләнеп апрельдә тоткарлаганнар иде. Чаллы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәрде, түрә хәзер Чистай районындагы 5нче тикшерү изоляторында утыра.

Бүген, 2 майда, Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның адвокатлары үтенечен канәгатьләндермәде - аны йорт сагына чыгаруны сораган булганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Беренче мәхкәмә Камаевка иң кырыс чикләү чарасын сайлаган чакта формаль сәбәпләрне генә исәпкә алган иде дип белдергән адвокатлар. Алар түрәнең чит ил паспортын тикшерүгә тапшырдык дигән.

Яклау ягы әйтүенчә, Камаевка каршы күрсәтмәләрне биргән җирле эшкуар Рамил Тукмаков бу вакытта үзе башка җинаять эше нигезендә тоткарланган булган. Камаев үзе исә: "Бу мине вазифамнан җибәрттерү өчен эшләнгән яла ягу дип саныйм", дигә һәм беркайчан да канун бозмадым дип искәрткән.

Шулай да мәхкәмә Камаевны тикшерү изоляторында калдырган. Чаллы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәргән иде, түрә хәзер Чистай районындагы 5нче тикшерү изоляторында утыра.

  • Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны апрельдә тоткарлаганнар иде. Аны төзелеш кирәк-яраклары белән 1,3 млн сумлык ришвәт алуда шикләнәләр. Ул гаебен танымады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG