Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев милли телләр турында онытты


Русия президенты Медведев Русия халыкларының милли гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итәргә кирәклекне искәртте. Шул ук вакытта урыс телен укытуны үстерү һәм камилләштерү бурычын куйды.

12 ноябрьдә Медведев федераль җыелышка юллама белән чыкты. Анда милли телләрне саклау мәсьәләсе күрсәтелмәде. “Укытучылар белән очрашу вакытында алар сүздәге басымнарны күчереп утырганчы, җитди эшләр белән шөгыльләнә башларга кирәк дип әйттеләр”, ди президент. Әмма милли телләр турында бер сүз дә әйтмәде.

Зыялылар һәрчак яхшыга өметләнә

Казан дәүләт университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова Медведев сүздәге басымнар мәсьәләсендә төгәл фикер әйтте дип саный.

“Тел – ул беренче чиратта халыкның тарихы, мәдәнияты, җәмгыятьтә тоткан урыны. Бәлки, Медведев үзенең чыгышында шуларны күз алдында тоткандыр. Медведев өчен тел – мәдәният, ә мәдәният – тел. Ул аларны аерып карамый һәм бүлеп каралырга тиеш тә түгел”, ди Шәмсетдинова.

“Татар өчен үсеш чаткылары күренми”

Илдус Әмирхан
Мәгърифәтче Илдус Әмирханны Медведевның милли, дини, әхлакый кыйммәтләр турында искә алмавы уйландыра. “Ул юлламада милли мәдәният дип әйтеп уза инде. Әмма ул абстракт рәвештә генә телгә алына. Дини, милли, толерантлык турында конкрет фикерләр юк. Мин татар милләтенең теле, дине, мәгарифе өчен үсеш мизгелләрен күрмим. Юллама көч куллануга, куатләнүгә, икътисадка, модернизациягә генә кайтып кала. Чыгышта халыкның әхлакый, рухии үсеше турында искә алынмый”, ди Әмирхан.

Галим фикеренчә, техник, икътисади күтәрелеш милли кыйммәтләргә игътибар арткач кына үсә башлаячак. Ә эш эшләнмәгән очракта Медведев планнары тормышка ашмаска мөмкин.

“Кавказларны майлыйлар, безне җайларга да кирәкми”

Медведев федераль җыелышка юлламасында Кавказ республикаларында тормыш шартларының начар булуы, эшсезлек турында искә алды. Шуңа бу республикаларга зур акчалар бүлеп бирү дәвам ителәчәк. Ә башка милли республикаларга ярдәм итү мәсьәләсе Медведев юлламасында ишетелмәде.

Илдус Әмирхан сүзләренчә, кавказлардан кала башка республикаларны инде җайларга да кирәкми, Татарстан белән Башкортстан халкы үз язмышы белән килеште инде.

“Медведев кавказларның милли гореф-гадәтләре, аларның ни өчен Мәскәүгә каршылык күрсәтүләре турында сөйләми. Бөтен әйберне тормыш шартларына, көч куллануга кайтарып калдыра. Моны чыбыркы һәм прәнник сәясәте дип әйтеп була. Ә башка республикада каршылык күрсәтүче юк. Тегеләрне бераз булса да майларга кирәк, җайлап булмаса кулларына чыбыркы тоталар”, ди ул.

Медведев юлламасында Кавказ яшьләренең эшсез йөрүләрен искә алды. Илдус Әмирхан исә “эшсезлекнең ни өчен килеп чыгуын аңлатып бирүче юк бит” ди.

“Яшәү шартлары дәрәҗәсе халыкның дине, гореф-гадәтләре, йолалары белән бәйле. Шулар булса, социаль тормыш та үсә”, ди галим.
Илдус Әмирхан фикеренчә, халык рухи ихтыяҗларын кәнәгатьләндерә алмагач, социаль мәсьәләләр кискенләшә. Аларны хәл итү юллары да юк.
XS
SM
MD
LG