Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Навальная: "Путин вәгъдәләре буш кына түгел, алар — ялган. Бу юлы да шулай булачак"


Юлия Навальная
Юлия Навальная

"Хәзерге вакытта илебез белән алдакчы, бур һәм үтерүче идарә итә. Тик бу һичшиксез бетәчәк", ди ул.

Русиянең оппозиционер сәясәтчесе Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Владимир Путин инаугурациясе көнне видеомөрәҗәгать чыгарды.

"Путинның соңгы мөддәте нәрсәсе белән исегездә калды соң? Әлбәттә ул башлаган сугыш белән. Ул аны теләсә ничек атый ала, әмма фронтка куыла торган кешеләрне алдарга ярамый, — ди ул. — Без хәтта ничә кешенең һәлак булуын да белмибез. Путин югалтуларның чын саннарын әйтергә курка. Бу канлы һәм мәгънәсез сугыш, һәм ул Путиннан башка беркемгә дә кирәкми. Путин бу хакта алты ел элек үзенең чыгышында әйткән идеме? Юк".

Юлия Навальная Путинның элегрәк биргән вәгъдәләрен дә искә алды, шул исәптән "эшмәкәрләр, галимнәр, иҗат кешеләре, актив һәм битараф булмаган кешеләр" өчен "иреклек даирәсе" булдыру турында әйткән сүзләрен дә.

Шул ук вакытта хәзер Русиядә "берничә йөз сәяси тоткын бар, яңа җинаять эшләре көн саен ачыла, ә дәүләт үз ватандашларының шәхси тормышына һаман саен ныграк тыкшына бара", ди ул.

"Шәхсән минем өчен Путинның алты елы — ирем Алексей Навальныйны, гадел һәм батыр кешене, Русиянең чын патриотын эзәрлекләү, аны химик корал белән агулау, аны хөкем итүләре, өч ел төрмәдә газаплап, соңрак үтерүләре ул. Моны да Путин эшләде", дип сөйли Юлия Навальная.

"Аның вәгъдәләре буш кына түгел, алар ялган. Бу инде 25 ел дәвам итә. Бу юлы да шулай булачак. Аның һәр мөддәте саен начаррак кына була бара. Путин хакимияттә вакытта тагын ниләр буласын күз алдына китерү дә куркыныч. Ул булганда безнең илнең тынычлыгы да, үсеше дә, иреге дә булмаячак. Путин режимының нигезе — ялган һәм коррупция. Һәм бу дәвам иткән чакта без көрәшне туктата алмыйбыз", ди ул.

Мөрәҗәгате ахырында Навальная "дөньяда, Русиядә дә, аннан читтә дә Путинга беркем дә ышанмаслык итәргә кирәк", дип белдерә. "Хәзерге вакытта илебез белән алдакчы, бур һәм үтерүче идарә итә. Тик бу һичшиксез бетәчәк", ди ул.

  • Бүген, 7 майда Путин бишенче тапкыр президент вазифасына кереште. Аның инаугурациясе Зур Кремль сараенда үтте. Көнбатышның күпчелек илләре тантанага чакыруны игътибарга алмады, чарада бары тик Европа берлегенең алты иленнән - Франция, Маҗарстаннан, Словакия, Греция, Кыпрыс һәм Мальтадан гына вәкилләр катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG