Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” радиосына 80 ел


Радионың балалар тапшыруларын алып баручылар
Радионың балалар тапшыруларын алып баручылар

Татарстан радиосы Русия дәүләт телерадио ширкәте канаты астына керсә дә Мәскәү милли тапшыруларны республика өстенә генә аударып калдырган.

3 ноябрь көнне Камал театрына радио бәйрәменә килүчеләрне радио тарихына багышланган фоторәсемнәр, ретро радио җиһазлары күргәзмәләре һәм журналист, язучы, рәссам Дания Гайнетдинова рәсемнәре каршы алды. Дания Гайнетдинова “Татарстан” радиосында 20 елга якын эшли. Кечкенәләр һәм яшьүсмерләр өчен тапшырулар әзерли ул.
“Язучы һәм рәссам буларак өйдә шөгыльләнсәм, журналистика белән эштә шөгыльләнергә туры килә. Бер-берсен тулыландыра гына инде”,- ди Дания Гайнетдинова. Рәсемнәрендә аның чәчәкләр, табигать күренешләре. Радиобыз да рәсемнәрем кебек эчкерсез, ди ул. “Ясалма түгел. Заманга карап бик кискен борылмыйбыз. Үзебезнең эчке рухый бөтенлегебезне саклап калабыз”.
“Татарстан” радиосы бүгенге көндә Русиянең башка төбәкләрендәге милли һәм өлкә радиоларыннан аермалы буларак балалар һәм яшүсмерләр өчен иң күп тапшырулар эшләүче мәгълүмат кыры булып калуын дәвам итә. “Сердәшханә”, “Гөлбакча”, “Көмеш кыңгырау” тапшыруларының үз тыңлаучылары бар. Соңгы 10-15 ел эчендә оешкан Казаннан татарча сөйләүче радиолардан шул ягыбыз белән аерылып торабыз да инде, ди Дания Гайнетдинова.
“Без классик радио. Шул дәрәҗәне без саклап кала алдык. Ә башка радиолар алар җиңелчә генә, теге “урам радиосы” кебегрәк. Күбрәк яшьләргә, юлдагыларга, юлаучыларга адресланган радио”.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус тапшырулар әзерләүдә “Татарстан” радиосы бүгенге көндә монополист. Әмма бу акыллы тапшырулар, кызганыч, һәр татар өенә дә, һәр татар баласына да барып җитми. Күпләрдә җырлылары көне-төне уйнап тора шул. “Ансына без гаепле түгел инде. Нишләтәсең, заманасы шулай”,- ди Дания Гайнетдинова.
60 елдан артык Татарстанда бердән-бер татарча сөйләгән радио иде ул үз вакытында. Чит төбәкләрдән Казанга кунакка килгән милләттәшләр: “Исең китәр: иртәннән саф татарча сөйлиләр, татар җырлары ишетәсең, спектакльләрне дә бирәләр”,- дип бер яктан сокланып, икенче яктан көнләшеп үзләренә кайтып тел шартлата торган иде.
Менә әле соңгы хәбәрләргә караганда Төмән тирәсенә тәлинкә куеп “Татар радиосы”н ишеттерә башлаганнар. Башка төбәкләрдә дә “Яңа гасырын” һәм башкасын тыңлаучылар юк түгел. Замана җилләре башкача исә башлады. “Татарстан” дәүләт телерадиоширкәтендә радио өчен җаваплы Тәүфикъ Сәгитов башкаларны көндәш итеп санамый.
“Алар безгә конкурент түгел. Җитәкчеләрен радио көнендә туры эфирга да чакырабыз. Монда көндәшлек-дошманлык дигән нәрсә юк. Монда бер генә теләк. Депутатлар да бу хакта дөрес әйтә. Анда сөйләм теленең сыйфаты түбән. Сүзләрнең, җөмләләрнең әйтелеше…”,- ди Тәүфикъ Сәгитов.
Татарстан радиосы башкалардан тагын әдәби телдә матур итеп сөйләве һәм әдәби тел үзенчәлекләренә багышланган “Тел күрке- сүз” тапшыруы булуы белән дә аерылып тора. Бу тапшыру эфирга чыга башлаганга 33 ел тулган. Радионың әдәбият-сәнгать редакциясе баш мөхәррире Рөстәм Фәйзуллин радио теленә килгәндә башка радиолар белән “тел һәм лөгать алмашу”да хезмәттәшлек булмаса да, безгә өлкән агага караган кебек хөрмәт белән карыйлар инде диде һәм тыңлаучылар фикеренә таянды.
“Минем радиотыңлаучылардан ишеткәнем бар. Сезнең радио телегез башкалар белән чагыштырган безнең өчен үрнәк дип әйтәләр алар”.
Тик менә Русиянең милли сәясәте генә салым түләп торган үзенең ватандашларының туган теленә уңай карашта түгел. Җае чыккан саен кискәләп тора. Кодрәтеннән килсә телен төбеннән үк тә кисеп алыр иде. “Татарстан” телерадиоширкәте ВГТРК канаты астына кергәч татар телендәге тапшыруларның күләме кимеде. Бүгенге көндә сакланып калган һәм эфирга чыкканнарын да тулысынча финансламый. Татарстан өстенә аударып калдырган.
Мәскәү бүгенге көндә көнгә биш тапкыр чыга торган татар һәм урыс телләрендәге Татарстан яңалыкларын үз өстенә тулысынча алган. “Менә шуңа һәм иртәнге бер сәгатькә Мәскәү штатын һәм акчасын бирә. Ә милли тапшырулар өчен безнең “Татмедиа”гә дәүләт заказы бар. Без шуларны татар телендә хәзерлибез. Һәм акча аңа моннан бирелә. Ул дәүләт заказы булып үтә”,- ди Сәгитов.
Моннан 80 ел элек 1927 елның 7 ноябрендә эфир дулкыннарында “Казан сөйли!” дигән беренче татар мәкаме яңгырый. Хәзерге Горький паркы янындагы вакытлычы җиһазланган кечкенә студиядә беренче татар концерты да яңгырый. Анда шул заманның күренекле артистлары Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Гәзиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов һәм Солтан Габәши катнаша. Бу тарихи концертның язмасы сакланмаган. Чөнки ул вакытта тавыш яздыру җиһазы бөтенләй булмаган.
XS
SM
MD
LG