киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / дини тормыш

Гайнетдин: Беренче этапта үзебезчә берләшик

18.12.2009

Соңгы көннәрдә ислам оешмаларының берләшү темасы, дин әһелләренең фикерләреннән башка, диннән ерак торган кайбер матбугат чыганакларында да тикшерелә башлады. Фикерләр төрле, ләкин шулай булуга карамастан берләшү-берләшмәү темасы күпләрнең бу хәлгә битараф булмавын күрсәтте.

Шушы көннәрдә генә Казанда Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләренең киңәшмәсе дә булып үтте. Бу киңәшмә нәтиҗәсе итеп махсус гариза-мөрәҗәгатъ тә кабул ителде. Без бу очрашуда катнашкан Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгатъ итеп берләшүгә карата аңлатма бирүен сорадык.

"Тәлгатъ Таҗетдин тарафыннан шундый тәкъдим булу көтелмәгән нәрсә түгел. Гомумән, Русия мөселманнары үзләренең эшен бердәмлекне булдыру, мөселман өммәтенә хезмәт итүгә юнәлдерә.

Бер мәркәзи оешма булдырып, гомум мөселманнар исеменнән үзебезнең сүзебезне дәүләт оешмаларына, башка диннәргә, җәмәгатьчелеккә җиткерә торган органыбыз булса, барыбыз өчен дә файдалы булыр иде."

Камчылап түгел, җайлап кына

"Ләкин без 90нчы еллар башын да онытырга тиеш түгел. Ул вакытта һәр республика бәйсезлеккә омтылып, бәйсезлек деклорациясен игълан итте. Үзенең аерым дини идарәләрен, дини оешмаларын булдырды. 1996 елда Русиянең мөфтиләр шурасы да оешты. Аерым мөстәкыйль дини идарәләр мөфтиләр шурасы тирәсендә берләшсеннәр дип төзелгән иде ул оешма. Димәк, без 1996 елдан бирле берләшү юлында эшлибез.

Русиянең мөфтиләр шурасының эшен бүгенге көндә мөселманнар да, аларның оппонентлары да, дини оешмалар да, дәүләт органнары һәм хөкүмәт җитәкчеләре дә Кавказ мөселманнары, Уфадагы Үзәк дини идарә дә күрә һәм таный.

Тәлгатъ Таҗетдин әле 90 елларда ук берләшү турында берничә тапкыр әйтеп кенә калмады, инде берләшүне булган факт итеп тә игълан иткән иде. Хәзер инде аның тәкъдимем күп кенә мөселманнар аның чираттагы чыгышы итеп кабул итте.

Ләкин киң җәмәгатьчелек арасында бердәмлеккә омтылу, берләшү яхшы дигән фикер бар. Шуның өчен без бу берләшүгә ике куллап риза! Ләкин без шуны да онытырга тиеш түгел: һәр дини идарәнең үз уставы, үз мәнфәгате бар. Без һичкемне дә кыерсытырга тиеш түгел. Шуның өчен дә мин берләшүгә юнәлеш дәвам итәргә тиеш, ләкин аны камчылап, чыбыклап тизләтергә кирәк түгел, бары тик килешү, киңәшү төрле тарафларның ризалыгын алганнан соң гына мөмкин дип саныйм".

Үзебездән башларга кирәк

Равил хәзрәт шулай ук 16 декаберьдә Казанда булган Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләре утырышында кабул ителгән гариза турында да сөйләде. Һәм ул гариза интернет сәхифәләре аша таратылды, диде. Ул гаризада берләшү турында югарыда әйтелгән фикерләр төп урынны алып тора. Равил хәзрәт шулай ук, без ул гаризада, Кавказ төбәгеннән башка, беренче чиратта Русия эчендәге оешмаларны берләштерергә кирәк дигән фикердә торабыз, диде. "Берләшү эшен Идел-Урал, Русиянең Европа өлеше, Себер, Ерак Көнчыгыш мөселман оешмаларыннан башларга кирәк", диде ул.

Шулай ук Равил хәзрәт Гайнетдин Кавказ белән кушылу безнең максатыбыз түгел, беренче чиратта ике-өч дини идарәсе булган өлкәләрне, мәхәлләләрне берләштерергә кирәк. Ә инде Кавказ мөселманнары белән эшне дусларча дәвам итәрбез, диде.

"Берләшү турында үз фикеремне мин беренче игъланнан соң ике атна вакыт узгач кына белдердем. Чөнки үз фикеремне әйткәнче, ул вәзгыятьне мин тирәнтен өйрәнергә тырыштым. Бу эштә ашыгырга ярамый. Хәзер инде күп нәрсә ачыкланды. Кавказ белән берләшү көн тәртибендә тормый.

Берләшү булган очракта да без үзебезнең милли, мәдәни, дини мәсьәләләрне якларга тиеш. Без бик яхшы аңлыйбыз, Кавказ мөселманнары, аларның сәяси җитәкчеләре һичшиксез Русия күләмендә мөселман лидерлары буласы килә. Ләкин безнеңчә, мөселман лидерлары сәясәттән читтә торып дини, иҗтимагый мәсьәләләрдә үзләрен актив күрсәтеп, сәясәткә йогынты ясый торган шәхесләр булырга тиеш", диде Равил хәзрәт Гайнетдин берләшү турындагы темага нокта куеп.

Мәскәү Җәмигъ мәчете тирәсендә

Беркем өчен дә сер түгел бүгенге көндә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете киңәйтелеп төзелә. Иске Җәмигъ мәчетендә бары тик 800 якын кеше намаз укый алса, яңа мәчеттә 7000 меңгә якын мөселман намаз укый алачак. Әле аның тирә-ягы да җылытылып, кыш көннәрендә Җәмигъ мәчете тирәсендә дә 15 меңгә якын кеше намаз укый алачак, дип белдерделәр мәчеттә.
Мәскәү Җәмигъ мәчетен сүтү, Русия ватандашларының тарихи хәтерен юу, гамәлдәге тарихи һәйкәлне юк итү сәясәтенә протест белдерәбез. Үз тарихыңны, мәдәниятыңны, милли үзаңыңны юк итүне яңа төзелеш белән аклап булмый.

Русия мөселманнары үзәк диния назарәте президиумы (Уфа)

Инде 84 метрлы ике манара башына куярга ярымайлар да әзерләнгән. Ләкин шушы көннәрдә Үзәк дини идарәгә кергән кайбер дини идарә җитәкчеләренең «Мәскәүдәге иске Җәмигъ мәчетенә сүтелү куркынычы яный» дип, Русия президенты исеменә хат юллаулары да мәгълүм. Без Равил хәзрәт Гайнетдиннән хәбәргә дә аңлатма бирүен сорадык.

Моңа Равил хәзрәтнең сүзе кыска булды: "Бер кечкенә авылда яшәгән кешедәй фикер йөртеп, шуңа хас менталитет, дөньяны күзаллау белән эш һәм гамәл йөртеп булмый. Зур проектларны тормышка ашырганда аның уңайлыгы өчен иске проектлар үзгәреш кичерә. Шуның өчен дә андый кешеләргә минем бер генә киңәшем бар: күбрәк тормышны аңларга, исламның тарихын өйрәнергә, ислам архитектурасының дөньяда ничек үсә барганын укырга кирәк, дип киңәш итәр идем андыйларга", диде Равил хәзрәт Гайнетдин.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кадимигэ
18.12.2009 21:22
татар мэсьэлэсе юк ителудэ татар узе гаепле. Татарнын ничэ проценты мэчеткэ йори микэн? Фэузия апа ТОЦ корылтаенда 2% дигэн иде бугай. Инде хэтердэ дэ тугел... Ну монда муллаларда да гаеп бар. Лэкин, мина калса, топ гаеп анда тугел. Э кавказлыларнын купме проценты мэчеткэ йори микэн? Доньяга аваз салуга ук намаз укый башлаганны, хэзер алар рэхэтлэнеп сэж,дэ кылачак... Инде Казказ кучэ инде, дип ачынырга кирэкми. Без куптэннэн уз позициябезне югалттык...
җавап

кем: газраил кайдан: ахирэттэн
19.12.2009 19:00
18.12.2009 21:22-га . Эйдегез алайса кэфеннэргэ торенеп каберлэргэ кереп ятыгыз . Барыгызны да кабул итэрбез .

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
18.12.2009 20:31
Р. Гайнетдин, башта алынды бераз Үзәк мәчетне төзәтергә дип. Менә шул вакыт аңа Луҗков тәкдим итә, хушын алырдый проект, зур мәчет, ике манаралы, аста машиналар өчен парковка. Р. Гайнетдин кармакны капты, йотты. Инде ремонт эшләре бетәргә тиеш иде 2006-нчы елда, күчерелде, 2007-2008-2009-нчы елларга, әле белмим, төзелеп бетәрме икән 2010 елда? Р. Гайнетдинга тиз генә кирәк булган Луҗковка әйтергә: Якшы Юрий Михайлович, әйдәгез шушы зур мәчетне төзик башка урында!? Булыр иде аның зур гына резиденциясе, ә шушы мәчет үз урынында калган булыр иде. Менә берюлы ике мәчет, ә? Юк шул, булдыралмады Равил хәзрәт. Аңа Мәскәүнең 105 еллык мәчете ни тора, атасы төземәгән ич. Мәскәү аңа бөтенләй чит-ят кала, биредә аның ни туган-тумачасы, ни башка кардәшләре, бередә юк, аңа Мәскәү мәчете бердә җәл түгел. Ә, халык нәрсә, сарык ул, аңа намаз укырга кайда да ярый, әле җитмәсә мәчеттә бер татарча сүз юк. Имештер, кавказ халкы аңламый татар телен, шуңа күрә күчтек рус теленә? Татар күчә инде, менә башкалар гына күчми, ни муллас, ни түрәсе бередә милләт яклы да түгелләр, якламыйларда, якламаячакларда.

кем: тархан кайдан: илдән
18.12.2009 19:19
Рәсәй мөселманнары берләшсә бу болгар бабаларыбызның ислам диненә керүләре белән генә тиңдәш бер олуг тарихи вакыйга булыр иде.Равил Гайнетдиннең өстә китерелгән һәр фикеренә риза. Берләшү дигән изге ният юлында күпме биек киртәләр торганы,тирән дәрьялар ятканы сер түгел.Бүген үк шөбһәле сораулар туа.
1.Кавказдан кемнәр берләшүгә чакыра,алар артында кемнәр,максатлары?(Бүгенге көндә мондый гаят җитди эшкә алынырлык дәрәҗәдә абруйлы бер шәхес тә күренми ул якта).
2."Русский ислам" түгелме?Бик тә мөмкин,чөнки
3.Тәлгать Таҗетдиннең бөтен уйнаган кәмитләре шушы проект файдасына.

кем: кадими ңэдит кайдан: казан
18.12.2009 18:29
Равил хэзрет уйный. Чонки, берлешу турындагы инициативаны, анын ин зур ярдэмчесе Абдул Вахит Ниязов Тэлгат хэзреттен эйттергене куплерге мегълум. Бу берлешу артында Рамзан Кадыров хэм Равил тора. Равил хэзрет куптен инде Кавказ акчасына кон курэ. Э Рамзанга Русия моселманнары лидеры (сэяси, рэсми булмаган лидере, ягъни Шэймиев кебекгрек) буласы килэ. Мекеу мечетен суттерудэ дэ Кавказ тора. Равил хэзрет телесе нерсе генэ дисэ дэ, Мескеу мэчете ул - татар мэчете. Татар урыны. Кавказлар, чеченнар, Русиядэ ин топ моселман халык булырга телэп, инде татар мэчетлэрен басып алу гына тугел, э суттерэ башладылар, мЯгъни, Русия моселманнарынын топ вэкиле булган татарларнын тарихи эзен дэ югалту. Тарихи мэчет торганда, ул татр мэчете булып тора иде. Суттерелер, 15 мен кеше сыярлык янасын да тозерлер. эмма татар теленэ ул мэчетте урын булмас. Бик зур мэчет телэсэлэр, алсыннар башка жир дэ, тозесеннер шунда. Ни очен татар тозеген мэчетне сутерге ди?

Равил матур сойлэп, татар мэнфэгатен сата. Тэлгат инде, кайбер мэгълуматлерге караганда, чеченнарга тоже сатылды.

кем: Ирек кайдан: Чаллы
18.12.2009 09:49
Равил хазрэт Гайнетдин дорес эйтэ! Мин анын белэн тулысынча килешэм.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
18.12.2009 06:49
Р. Гәйнетдин белән килешеп була. Берләшүнең максаты мөселманнар файдасына булырга тиеш. Берләшү мөселманнарны авызлыклау өчен булырга тиеш түгел.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
18.12.2009 12:11
Шулаен шулай да, кем сон аларга шулай берлэшергэ момкинлек бирер икэн? Эгэр дэ ниятьлэре изге булса.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Гайнетдин: Башта үзебез берләшик