тыңлау

хәзер эфирда

шимбә тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

шәлкемнәр / дини тормыш

Таҗетдин: Берләшергә Аллаһ үзе кушкан

Тәлгат Таҗетдин

18.12.2009

Русиядәге үзәк мөселман оешмаларын берләштерү фикере җәмәгатьчелектә каршылыклар уятты. Тарихчы Дамир Исхаков татар оешмаларын гына берләштерергә кирәклеген искәртә. Берләшү тәкъдиме белән чыгучы Тәлгат Таҗетдин Кавказны читкә тибәрә алмыйбыз, чөнки без бер илдә яшибез ди.

Бөтендөнья татар конгрессының 11-13 декабрьдә үткән киңәйтелгән утырышында тарихчы, конгрессның идарә әгъзасы Дамир Исхаков татар һәм Кавказ дини оешмаларын кушага кискен каршы чыкты. Аның фикеренчә, бу операция артында бик күп проблемалар яшеренгән.

Татарлар диндә беренчелеген югалтырга мөмкин

“Татарлар Кавказлар белән бергә эшләсеннәр өчен безгә беренче тапкыр Кавказ мөселман оешмаларын кушмакчы булалар. Әлеге гамәл үзебезнең җилкәбезгә бөтен кавказ проблемаларын алуны аңлата. Нәрсәгә кирәк бу безгә? Әгәр бу юлдан китсәк, киләчәктә бик зур югалтулар кичерәчәкбез. Беренчедән, Кавказларның йогынтысы болай да артты. Татарлар Русия мөселманнары арасында әйдәп баручы ролен югалтырга мөмкин.

Дамир Исхаков
Икенчедән, Кавказ халкының проблемасын хәл итүчеләр булып калачакбыз. Әмма алар беркайчан да хәл ителмиячәк. Шуңа татар оешмалары бу уңайдан үз сүзен әйтергә тиеш. Татарстан хакимияте дә мөфтиятләрне берләштерү турында уйлансын”, ди Дамир Исхаков.

Таҗетдин сүзне икенчегә борды

Дамир Исхаков Русиядә барлык мөселман үзәкләрен берләштерүне тәнкыйтьләп чыгыш ясаган да Русия диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат Таҗетдин үзе дә утырышта иде. Җыелыш ахырында Таҗетдин да сүз сорап алды. Әмма иң башта төп мәсьәләгә тукталмады. Сүзне икенчегә борды. 2010 елга әзерләнгән эш планында Җиңү бәйрәменең 65 еллыгына багышланган чараларның булмавын әйтеп китте.

“Башка халыклар белән чагыштырганда татарлар арасында кеше башына геройлар күбрәк туры килә. Рейхстахның өстенә байрак кадаучылар да бездән. Шуңа күрә Җиңү бәйрәме безнеке дә. Аңа багышлап чаралар үткәрсәк, күркәм булыр. Мөселманнар, бигрәк тә татар белән башкортлар бәйрәмдә катнашырга тиеш”, диде Таҗетдин.

Мөфтиятләр кушылса, татар-башкорт та берләшә

Җиңүнең 65 еллыгы турында искә алганнан соң гына Тәлгат Таҗетдин Дамир Исхаков күтәргән мәсьәләгә тукталды.



“Каяндыр килгән бер делегат берләшү турында сүз каян килде дип сорады. Бик өстән, Аллаһның үзеннән килде дип җавап бирдем. Боерык президентлар да килмәде, бу Аллаһның боерыгы, халыкның теләге. Дини хәрәкәтнең таркаулыгы милли эшләребезгә дә зыян китерә. Соңгы 15 елда бик тетелдек.

Монда сүз үзәк диния нәзарате белән мөфтиләр шурасының кушылуы турында гына бара. Үзәк диния нәзарәтендә 24 мөфти бар. Молдавия, Балтыйк буе республикасы мөфтиләре шурасына, шураныкылар безгә керә торган була. Шулай итеп татар белән башкортның дини эше бер оешмага берләшә. Әле монда кавказ турында бөтенләй сүз юк”, ди баш мөфти.

Тәлгат хәзрәт ялганлыймы?

Әмма Тәлгат Таҗетдиннең “Кавказ турында әлегә сүз юк” диюе Дамир Исхаковны баш мөфтине сүзеннән бүлдерергә мәҗбүр итте. “Тәлгат хәзрәт, ялганларга кирәкми, без сезнең документларны укыдык. Анда турыдан-туры Кавказ турында сүз бара”, ди Исхаков.
Шуннан соң Русия баш мөфтие Кавказлар белән дә берләшү турында сүз барлыгын әйтергә мәҗбүр булды. Әмма алар белән берләшү икенче баскыч, ди Таҗетдин.

“Чөнки без бер илдә яшибез. Алар белән безнең аермабыз зур түгел. Хәзер моның тирәсендә уйдырмалар пәйда булды. Берәүләр бу хәбәрдән курыкты, икенчеләр аптырады. Кавказлар белән берләшү соңгы этап. Без аларны да читкә тибә алмыйбыз. Чөнки Русиянең нигезе дип Изге Урысны аталар да, аның нигезе Болгар һәм Киев Русе. Русия дәүләте Болгар белән Киевтән төзелгән.

Бу дәүләтнең бүгенгесе, киләчәге өчен безнең милләтебез өстендә җаваплык бик зур. Чөнки 1420 ел элек пәйгамбәребезнең өч сәхабәсе килеп дәүләтнең нигезен һәм иманны безгә тапшырды. Безгә татарларга яхшы, калганнар теләсә нишләсен дип тора алмыйбыз. Русиядә тынычлык буламы, юкмы – бездән күп нәрсә тора. Бүгенге көндә болгар милләте – ул татар белән башкорт”, ди баш мөфти, диния нәзарәте рәисе.

Тәлгат Таҗетдин берләшкән мөфтияткә Русия баш мөфтие итеп мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне, мөфтиятнең рәислек вазифасына Татарстан диния нәзарәте башлыгы Госман хәзрәт Исхакыйны тәкъдим дә итте. Әмма мин бу урыннарны аларга тапшыра алмыйм, урын гына бирәм, урысчалатып “уступаю гына” дип әйтеп куйды. Аларны исә берләшкән ике оешманың корылтае сайлап куярга тиеш була.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: бәртәс кайдан: самар
24.12.2009 10:04
Аерым мөфтиятләр эшләү ирексезлек җәмгыятендә демократия утрауларының яшәве.Бер мөфтият булдыру абсолют диктатурага китерәчәк.Православлар белән бутарга ярамый. Анда максат бер-ничек татарны бетерергә.Аллаһы Тәгалә вазыйфаларын үз өстегезгә алмагыз, кемнең имансыз икәнен КЫЯМӘТТӘ генә күрербез.

кем: Мөхәммәт кайдан: Казан
22.12.2009 22:32
Тәлгат-хәзрәт әфәрин! Ул дөрес берләшү турында әйтә. Дин юлыннан йөрмәгән Дамир әфәнде монда буталып йөрмәсен инде. Динчеләр үзләре әйбәтрәк белерләр. Кызганычка каршы мөфти-хәзрәтнең фикеренә каршы динсезрәк кешеләр чыгалар. Мәчетләребезгә йөргән мөселманнарны Кавказ турында сорап чыксагыз, аларның берләшүне хуплауларын күрерсез. Ә Дамир Исхаков - каршы чыга. Динсез милләтчеләребез безнең динебезгә аяк чалалар.
Дамир әфәнде: "Татарлар Русия мөселманнары арасында әйдәп баручы ролен югалтырга мөмкин". Ни әйтә ул? Нәрсә турында? Нинди "әйдәп бару роле" турында әйтә дер ул... Шул ук Дагыстанда мөселманнар күбрәк. Татарлар этник мөселманнар күбесенчә. Бәлкем Дамир әфәнде дөрес әйтә дер, чөнки без әллә кайчан мөселман халкы түгел, без артистлар кебек ул "рольне" уйныйбыз гына. Ә Тәлгат хәзрәт уйнамый, ул динне тота, намазын укый, һәм кешеләрне, шул ук татарны һәм башкортны берләштерә. Дамир әфәнде коммунизм чорыннан китәсе килмәвен күрсәтә, дин тотмыйча динчеләрне өйрәтүен дәвам итә һәм көлкедән башка бернигә дә лаек түгел.
җавап

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
23.12.2009 20:41
Кешене динсез дип атау бик авыр һәм җаваплы әйбер. Минемчә бер Аллаһ кына белә кем динле и һәм кем динсез. Намазга басу гына кешене иманлы итмидер ,минемчә. Нәрсә соң ул ” дөрес берләшү''? Генерал-майор,профессор,Россия герое,Путинның почти малае(для меня Путин как отец родной) самый главныебыз була бит! Моны аңлау өчен динче булырга кирәк түгел . Кавказ белән берләшү ул- утлы кисәүне өйгә өстерәү белән бер.

кем: тархан кайдан: илдән
22.12.2009 20:34
1.Иң өстә-шәйхелислам,бу урынга Т.Таҗетдин үзен үзе куя.
2.Аның уң кулы-Рәсәйнең баш мөфтие,корылтай сайлый.
3.Сул ягында-баш мөфтиятнең рәисе,корылтай сайлый.
Билгеле инде,бу ике урынга шәйхелислам күрсәткән кандидатлар
"сайлана".Сорау туа,бу тәртип Екатерина патша тарафыннан указланганмы?Алай булса,патша указы бүгенге мөселманнар өчен указ түгелдер инде ул.Әллә бу проект Уфа мөфтиенә күктән иңгәнме?Минем уемча,болар Таҗетдин хәзрәтләренең үз хыяллары...Һәм ничек "татар-башкорт кушылачак",аларны кем аерган,шул патшабикәме,әллә ниндидер мөфтиләрме?

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
21.12.2009 06:52
Бу язманы укыгач, Габдулла Тукайның "Тел берләштерү" исемле рәсеме (карикатурасы) искә төште...
Берләшү турында элегрәк язылган бер шигырь дә бар:

Бетсен, дидек, инде нифак,
Һәм төзедек без иттифак.
Киттек алга бердәм атлап:
Анда лап-лап, монда лап-лап.
Айкалырбыз - чайкалырбыз,
Берләшербез - таркалырбыз,
Халыкның җанын алырбыз
Һәм бетерербез тураклап...

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
19.12.2009 11:19
Минемчә Таҗетдин хәзрәт Путинның хыялын тормышка ашырырга йөри-Диннәрне дә вертикальга төзергә. Проваслав дине обоймада,ә таркалган мөсельманнарны контрольдә тоту авыр.Идеальдә-берләшкән Россия мөсельманнарын ,я Кадыров,я аның берәр куштаны җитәкләячәк.Барып чыкса Путин кубызына зикер сикерәсебез алда әле…

кем: Маулетжан Гайнуллин М. кайдан: г. Наб.Челны
19.12.2009 07:38
К сожалению, "Мусульманско-Фашистские Сектанты" Северного Кавказа: "Шииты" (Дагестана), "Ваххабиты"-"Сторонники Антиисламской "Кровной мести" среди Разумных Человеков Аллаха" и "Джадиты"-"Коммуно-Фашисты" "Вождя" Путина не имеют нечего общего с Исламской Религии Мусульман-суннитов, Покорных Закона Аллаха и Хадисам последнего пророка Мухаммад...

кем: тархан кайдан: илдән
18.12.2009 21:19
Пугач фетнәсеннән соң Екатерина II Уфада ДУМ ясата,мөфти итеп Тәлгат Таҗетдинне куя,ләкин ул пугачланып китә,төрле музыкалар ачып,кылыч-хәнҗәр асып балконнарга чыга,океан артындагы Бушны куркыта,ахыр чиктә үзен бөтен Рәсәй мөселманнарының падишасы дип уйлап башка мөфтиләргә указлар җибәрә башлый,россияниннарны арттыру өчен мөселман ир-затын кытай кызларына өйләнергә өндәргә керешә.
җавап

кем: азат кайдан: Казан
23.12.2009 20:31
Ул киресенчэ,(Тажетдин) татар-башкорт кызларын кытайларга кияугэ бирергэ тели. Русиядэ кеше санын шулацй гына арттырып була дип уйлый ул.Кеше колкесе! Менэ шул акылы белэн берлэшу турында сойлэнэ. Ул аны чын кунелдэн тугел, бары тик риядан гына эшли. Берлэшу дэ уз мэнфэгате очен кирэк. Верховный бит ул! Ул узен-узе шулай атаган.Э менэ кайберэулэр комачаулый кебек анар.Минемчэ, андый "берлэштеруче" булганда берлэшуне кичектереп торырга кирэк. Кытайларга никах укысын бик тели икэн!
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile