тыңлау

хәзер эфирда

якшәмбе тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Шәймиев хакимияттән китү сәбәпләрен аңлатты

23.01.2010

23 гыйнварда Миңтимер Шәймиев Казан Кирмәнендә Татарстан, Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре белән очрашты. Ул үзенең яңа мөддәткә президент булып расланырга теләмәвенең сәбәпләрен аңлатты. Республика хакимиятенең бүгенгесе һәм киләчәге турында сорауларга җавап бирде.

Миңтимер Шәймиев биш ел элек үк президентлыктан китәргә җыенган. Әмма Владимир Путин аның республика җитәкчелегендә тагын бер мөддәт эшләвен сораган. Ул чактагы Русия президенты үзенең гозере турында журналистларга шунда ук белдерергә тәкъдим иткән булган. Әмма Миңтимер Шәймиев бу хәбәрне артык киң таратмаган.

Шул да мәгълүм - Миңтимер Шәймиев берничә ел элек “Азатлык” радиосына Татарстанның 70 яшьлек президенты булуын теләмәве турында белдергән иде.

Шимбә көнне булган матбугат очрашуында Шәймиев шул хакта искә төшерде. Ул хакимияттә озаграк утырырга мәҗбүр булуын танып, яшь буын җитәкчеләргә юл бирергә кирәклеге хакында әйтте. Миңтимер Шәймиев, 25 яшеннән үк хакимият структурасында кешеләр белән идарә итә.

Кайберәүләр, Шәймиев сәламәтлеге какшау сәбәпле, яңа мөддәткә сайланмый, ди. Әмма президент бу фаразны кире какты. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан, аның физик хәле һәм сәламәтлеге зарланырлык түгел.

Әйтергә кирәк, үзенең киләчәк тормышы турында Миңтимер Шәймиев яңа ел алдыннан “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә дә ишарә итүен белдерде.

“Хакимият боҗрасыннан чыгу җиңел түгел”

Миңтимер Шәймиев журналистларга элек әйткән фикерен кабатлады. Җитәкче кеше хакимияткә күнегеп, аңа шушы “бозык”, "зәхмәт әйләнәсеннән" чыгу бик авыр, күпләр моңа сәләтле түгел, дигән иде ул "Интерфакс"ка. Ләкин кеше үзендә ихтыяр көче табып, вакытында тукталырга тиеш.

Шәймиевтан башка Татарстанны алып бару мөмкин түгел дип санаучыларга җавап биреп, гамәлдәге президент, Рөстәм Миңнехановның әзерлекле һәм нәкъ ул алып барган сәясәтне дәвам итәчәген әйтте. Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның проблемнарын да булачак президент дөрес аңлый һәм милләттәшләр белән хезмәттәшлек, аларга ярдәм итү тукталмаячак.

Русиядәге хакимият реформасы


Миңтимер Шәймиев узган атнада Дәүләт думасы рәсие Б. Грызлов игълан иткән тәкъдимнәрне хупламавын һәм аларның тормышка ашмаячагын әйтте. Русия дәүләт шурасы утырышы алдыннан, журналистларга Миңтимер Шәймиев “татарстаннар моңа ризалашмаячак” дип белдергән. Кискен рәвештә ярлы төбәкләрне күршеләренә кушу һәм башлык атамаларын алыштыру хәзергә булмас, дип саный Минтимер Шәймиев. Русиягә яхшылык теләсәң, аның федератив төзелешен сакларга кирәк, ди гамәлдәге президент.

Бу тәкъдимнәрне күтәргән “Бердәм Русия” фиркасенең сәяси шурасында федерализмны яклап көрәш алып бару турындагы сорауга, Шәймиев тискәре җавап бирде. “Сәяси шурада калмыйм, гади фирка әгъзасы булуым мөмкин, анысын да уйларга кирәк”, диде Татарстан президенты.

“Үткән юлыбыз горурланырлык”

Миңтимер Шәймиев журналистлар белән бергә, мөстәкыйльлек өчен көрәш елларын, республика өчен хәтәр һәм җаваплы вакыйгаларны искә алды. Ул Татарстан үткән юл һәм тупланган тәҗрибә уңышлы дип саный. Башкарып чыгарга өлгермәгән эшләр турында сорауга җавап биреп, Миңтимер Шәймиев, күптеллеккә ирешү, туган телне, шул исәптән урыс һәм татар телләрен яхшы итеп өйрәнү, халыкара телләрне укыту әле җитәрлек дәрәҗәдә булмавын таныды.

“Бу эш белән торган саен күбрәк шөгыльләнергә кирәк, туган телне бигрәк тә балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда өйрәнүнең әһәмияте бәяләп бетермәслек, укытучылар үзләре укыткан балалар белән тел өйрәнүне аттестацияләп, югары уңышка ирешкәннәренә зур грантлар биреләчәк. Мондый казанышларга ирешүчеләрнең саны зур булса да, зур суммалар түләү өчен акча табу турында Татарстан хөкүмәте чара күрәчәк”, дип белдерде гамәлдәге президент.

Президентлыктан соң...

Президентның хәләл җефете Сәкинә ханым, ниһаять теләгенә ирешүенә сөенеп, узган төндә йокламаган да икән. Президентның уллары да әтиләренең җитәкчелектән китүенә канәгать булып, алдан килешеп куйганнар. Әмма Миңтимер Шәймиев Сәкинә ханымның өметләрен акламас кебек. Ул, өйдә һәм бакчада гына утырмыйча, мөһим проектларга тотынмакчы. Шәһри Болгар һәм Зөя утравында тарихи һәйкәлләрне торгызып, саклау һәм киләчәккә тапшыру турында алдан ук В. Путин һәм Д. Медведев белән сөйләшеп куйган.

Үзенең президентлыкка чыкмаячагы турында рәсми белдерү ясаганнан соң, ул туп-туры Русия финанс министры А. Кудринга кергән. Монда бик зур чыгымнар таләп ителә, эш җитәрлек, бу минем өчен күңел эше, ди Миңтимер Шәймиев. Миңтимер Шәймиев, кирәк һәм мөмкин булган кадәр яңа президентка ярдәм итәргә җыена.

Матбугат очрашуында катнашкан журналистлар, президентның кәефе яхшы булуын, аның киләчәк турында илһамланып сөйләвенә игътибар иттеләр.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: Алпамша кайдан: Биектау
29.01.2010 23:21
Курдегезме? Премьер булмаячак! Вице-президент кем булыр икэн, ходаем...Урыс булса да татарча белсен. Обязательно!

кем: Шакир Н. кайдан: Горки
28.01.2010 15:35
Шул кадэр беркатлы кешелэр икэнсез.
Президентлыкны Шэймиев бетерми, ул бу эштэ катнашмас очен китэ. ПРезидентлык тугел, Премьерлык бетергэ момкин эле. Мэскэугэ дэ, Президент Миннехановка да премьер кирэкми бугай.

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
27.01.2010 04:23
Төп нәтиҗә шул – Татарстанның президентлыгын бетереп китә. Сайланмаган президент була алмый, ничек кенә аталса да... Хәер, атамасы да бетәр инде аның... Ә халык аңа, шулхәтле көрәшеп – бетереп китсен өчен бирдемени ул дәрәҗәне?!
...Конституция буенча ике генә кат сайланырга тиеш иде ул, өченчегә тыгылганда ук бетерде президентлыкны...
...Ә анна соң калган, баштанаяк коррупциягә һәм торгынлыкка баткан дәүләт җитәкчелеген чистартучы килсә, яхшы булыр иде, әлбәттә... Рөстәм чистартмас!.. Ә халыкка сайларга бирмиләр...

кем: сорау билгесе кайдан: яныгыздан
25.01.2010 23:20
укырга уңайсыз коментарийларны! Нигә хронологик тәртипне сакламыйсыз, сезнең өчен бу бик авыр нәрсәме?

кем: Щукарь бабай кайдан: авылдан
25.01.2010 16:52
Кем премьер министр булыр сон? Миннеханов Ирек мэйданындагы кабинетын бик шэп ясаган ди. Шунда калып, кремльне музей итмэсме? Миннеханга премьерлык килешэ, икенче кешене кузаллап булмый. Нигэ кирэк МРН ка премьер?

кем: Нур кайдан: Казан
25.01.2010 07:16
Акланалар инде, мактанырлыклары булмагач...

кем: Фазыл кайдан: Урал
24.01.2010 22:34
Минеханов йокне тартырлык, ул чемпион России и Европы.Культураны, эдэбиятны белми бугай бахыр. Аферситлар алдап акча саварлар инде.

кем: Turok кайдан: Turan
24.01.2010 13:15
Достойный уход,достойного человека.
Надеюсь бабай создасть и возглавить некий национально-татарский благотворительный фонд и останется в политике.
Полагаю даже он станет советником либо президента рф Д.Медведева либо премьер-министра рф В.Путина
Но то что бабай поднимется на федеральный уровень это точно.
Своим уходом М. Шаймиев бросил вызов М. Рахимову,Ю. Лужкову и т.д.
Так что бабай знает куда и зачем уходить.А вот остальные будут уволены.
После такого хода бабай укрепить и свою позицию и позицию татарстана и конечно же позицию татар на федеральном уровне.
Так что все еще начинается...
Желаю удачи нам и нашему бабаю!
җавап

кем: Риман кайдан: Казан
24.01.2010 18:22
Мәскәүгә барып килештергәнче халык фикерен сорашып, аннан соң “ үзенең яңа мөддәткә президент булып расланырга теләмәвенең сәбәпләрен” аңлаткан булса ничегерәк булган булыр иде икән?
җавап

кем: җамал
24.01.2010 14:46
Турок шулай гына була күрсен,авызыңа бал да май.
җавап

кем: Azatliq.org
24.01.2010 13:51
Хөрмәтле укучылар! Азатлык форумнарында нигездә ТАТАРЧА, йә БАШКОРТЧА язу кирәклеген искә төшереп китәбез, аңлавыгыз өчен рәхмәт!

кем: кадими жэдит кайдан: Казан
24.01.2010 11:40
Сез Шэйми и Зилэ Вэлиеванын торнагына да тормыйсыз бит. монда еще аларны сугеп утырган буласыз. Кайсыгыз бер жунле эш курсеткене бар? Э алар гомер буе узлэрен эш белэн раслап килделэр

кем: Фәрит Гыйбатдин кайдан: Чуашстан
24.01.2010 09:05
Кызганыч, фикерләү, авылыбызның үләксә базын хәтерләтә..Төрлек заяга китеп үлгәч, шунда итеп сөлди идек.. Аны козгын, каргалар көтеп ала иде.. алар өчен шатлык.. Монда да шулай..нәрсәгә шатланалар.. кемне чәйниләр.. берсе генә ачык.. үзләрен бөтенесе асыл заттан, яхшылар итеп хис итәләр бугай.. үзләре генә яхшы кешеләр.
Безнең Русия илендә Татарстан Республикасы һәм аны әйдәп баручы Минтимер абзый сатлык җан булмады, киресенчә АЕК АКЫЛДА, АКСАКАЛ булып кала алды.. Бөтен милли республикаларны үз канаты астына алып ,аларның мән]фэгатләрен Ил күләмендә кайгырта алды.Чуашстан да яшәгәнгә моны мин бик яхшы беләм.Менә киләчәк турында кайгыртырга кирәк, ничек итеп Миңнехановка булышырга, ничек итеп шул ТАТАР һәм Татарстан исеме белән тагын да яктырак, өметлерәк , бәрәкәтлерәк булып калырга. Бусы менә иң авыр сорауларның берсе. Җиңел булмаячак. Әгәр дә, менә, җәмгыятьтә күп төрле , бигрәк тә яман фикерле булса киләчәгебез тагын да бер тиенлек булып калачак. Минтимер абзыйга рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Без судья түгел, кылган гамәлләре өчен үзе Аллага Тәгалә алдында җавап бирер.Барыбер анда, үлчәүдә, татарлар өчен изгелекләрнең ,яхшылыкларның күбрәк булуына ышанам.
җавап

кем: Хәйри кайдан: Казан
24.01.2010 17:05
Сиңа үпкәләмибез. Чуашстаннан аңлап булмый мондагы хәлләрне... Сукыр тавыкка бар да бодай.
җавап

кем: исемсез
24.01.2010 19:56
Xeiri efende, e Turkiyeden torip, mondiy eyberlerne anglap bula dip uyliysizmi.... Chuashstan Tatarstanga yaqinraq bit... tem bolee, yarti chuashstan misherlere Qayan belen xezmetteshlek ite, alar mondagi wezgiyetne yaxshiraq angliy... Torkiya yiraq bit... Ferit Giybatdinov deres eyte...
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile