тыңлау

хәзер эфирда

якшәмбе тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Казан – Нью-Йорк арасы, очып кына барасы

Марат Галиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин

01.02.2010

Татарстан парламентарийларының Америкага эшлекле сәфәрен Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи сәфәр дип атады. Чөнки моңа кадәр төбәк һәм республикаларның канун чыгаручылары АКШка барып, бу илдәге парламентарийлар белән рәсми очрашулар алып бармаган.

Фәрит Мөхәммәтшин рәсми сәфәр белән Америка Кушма Штатларына килгәч, “Азатлык” радиосы сорауларына җавап биргән иде. Ул АКШ президенты Барак Обаманың һәм Русия президенты Дмитрий Медведевның сүндереп-кабызу сәясәтен алып барганда төбәкләр хезмәттәшлеген киңәйтү турында әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин АКШтан сәфәрдән кайткач, Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышты, аннан соң журналистлар белән очрашып, океан арты сәфәре турында сөйләде.

Мөхәммәтшин белән бергә сәфәргә Дәүләт шурасы комитетының рәисе Марат Галиев һәм “Идея” технопаркының җитәкчесе Сергей Юшко барганнар. Татарстан вәкилчелеге Америка конгрессында, аның ике пулатында булып, АКШ һәм Русия, аерым алганда, Татарстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышканнар. Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның сәфәрдәшләрен президент Обама идарәсендә кабул иткәннәр.

Дәүләт департаментында (тышкы эшләр министрлыгы) очрашу вакытында кунаклар АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның ярдәмчеләренә Казаннан сәламнәр һәм аның Татарстандагы сәфәре вакытында төшерелгән фотосурәтләр бүләк иткәннәр. Шулай ук АКШның дәүләт иминлеге Шурасында, Нью-Йорк штатының парламентында эшлекле сөйләшүләр барган. Фәрит Мөхәммәтшин бу штатның парламент вәкилчелеген Казанга кунакка чакырган.

Русия-Америка мөнәсәбәтләрендә Нью-Йорк штаты һәм Татарстан кебек турыдан-туры рәсми парламентара хезмәттәшлек алып бару тәҗрибәсе моңа кадәр бөтенләй булмаган. Гадәттә мондый эшләр федераль дәрәҗәдә генә башкарыла икән. Элек бер-берсе белән тарткалашып торган АКШ һәм Русиянең хезмәттәшлеген җайлау, сүндереп-кабызу сәясәте икътисадта һәм һуманитар тармакларда алып барылачак.

Парламентара форумнар, югары мәктәпләр, галимнәр оештырган конференцияләр, мәдәни чаралар гадәткә кереп китәргә мөмкин.
Соңгы елларда Татарстанның Америка белән хезмәттәшлеге җанлана бара. Сәүдә өлкәсендәге алыш-биреш ике тапкыр арткан. Хәзер инде Америка ягы Татарстанның нефте чималы гына түгел, аның технологиясе белән дә кызыксына.

Татарстан кунакларын Нью-Йорк штатының дәүләт университеты (SUNY) һәм андагы көллият белән танышу рухландырып җибәргән. Бигрәк тә нанотехнология үзәге казанышлары сокландыргыч икән. SUNY системасына кергән Левин институты һәм Олбани университеты алып барган тикшерүләр гаҗәеп кызыклы икән. Сергей Юшконың анда ясаган чыгышы да уңай тәэсир калдырган.

Нанотехнологияләр юнәлешендә “Идея” технопаркы һәм Нью-Йорк университеты арасында уртак эшләр бару турында килешү төзелгән. Үзара тәҗрибә һәм кадрлар белән алмашу гадәткә керергә тиеш. Шул ук фәнни үзәктә Казаннан килгән татар егете дә очраган. Ул үзе бирегә килеп урнашкан икән.

Фәрит Мөхәммәтшин Америкадан алып кайткан бүләкне күрсәтә

Журналистлар Фәрит Мөхәммәтшинга, Марат Галиевка һәм Сергей Юшкога бик күп сораулар бирде. Казанда Америка консуллыгын ачу мәсьәләсе мөһим икән. Бу илгә сәфәргә барырга теләүчеләр виза ала алмыйча Мәскәү юлларын таптыйлар. Идел буе төбәгендә дә консуллык булган очракта хезмәттәшлек алып бару бермә-бер җиңеләергә тиеш. Америка ягы бу эшне хәл итү мөмкин дип саный. Хәзер әлеге мәсьәләне гамәлгә кую, тикшерү башланырга тиеш.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы Русия вәкилчелеге Татарстан-Америка хезмәттәшлегенә уңай бәя биргән. Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин бу сәфәр йомгаклары белән кызыксынган, яклар бигрәк тә БМО оештырган цивилизацияләр якынаюы турындагы конференциянең Казанда үтү мөмкинлеген тикшергән.

БМО дәрәҗәсендә, дистәләрчә илләр катнашкан бу чараның матди чыгымнарын БМО үз өстенә алачак. Бу тәкъдимгә Фәрит Мөхәммәтшин уңай караш белдереп, Казанга кайткач та, Миңтимер Шәймиевнең һәм Рөстәм Миңнехановның бу тәкъдимне хуплавын әйтте.

Иң мөһим сорауларның берсен “Азатлык” радиосы вәкиле бирде. Салкын сугыш тәмамланганнан соң, яңадан каршылыклар туа башлаганда бу сәфәр һәм анда ирешелгән казанышлар, планнар тормышка ашармы? Мондый тәрәккыятьтә Татарстан һәм Казан дипломатиясе нинди роль уйнаячак? Фәрит Мөхәммәтшин бу сорауларга кыска җавап бирде.

“Без Америкада сәясәт белән шөгыльләнмәдек, ә конкрет фәнни, икътисади, мәдәни проектлар, парламент аша хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәндек. Көчле илләр белән хезмәттәшлек итмичә, хәзерге заманда алга барып булмый”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу очрашуда иң зур тәэсир ясаган нәрсә - Америка ягы бүләк иткән нанотехнологик җиһаз. Таба кадәр түгәрәк эченә 2 миллиард данә микрочип сыя икән. Меңнәрчә компьютер акылын бер табага сыйдыручы нанотехнология кешелек дөньясының иң зур казанышларының берсе.

Җиһазның бу данәсе гамәлдә булмаса да, хәзерге заманда акыл белән иң кыйммәтле эшләр башкару мөмкинлеге күренеп тора. Хәзер Казан һәм Нью-Йорк белгечләре мондый табаларны бергәләп “кыздырырга” өйрәнәчәк.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
03.02.2010 13:17
Нәфисә ханым, алай кырыс булмагыз.
Фәрит әфәндегә республиканың үз йөзен
дөньяга күрсәтү кирәктер, бу өлкәдә
җитәкчеләр шактый тырышты. Мәскәүдә
һәм өлкәдә татарларны, аерым алганда
М.Шәймиевне еш сөйлиләр, кайсыберсе
«булган җитәкче» дип, кайсыберсе «хәйләкәр
татар, Мәскәүдән ничек акча каерырга икәнен
белә» дип. Сөйләсеннәр, гаҗәпләнсеннәр…
Бу бит начар түгел?!
Авыл агаена килгәндә, ул минем күршеләрем.
Мин күрәм, ишетәм, беләм…Ә Ф.Мухаметшин?
Аңа иярченнәре ни сөйли инде? Кемнәр алар?
Әйе, алар мохтаҗлык кичерүчеләр түгел. Бу очракта
ач хәлен тук белми дигән мәкаль урынлы минемчә.
Әгәр авылларыбыз зур тизлектә тарала башлаган
икән, авыл кешесенә тормышын җайларга чара калмаган
икән (колхозда аена 2800-5000гә эшләп йөрүчеләрне
исәпләмибез ), димәк сәясәттә хаталар киткән. Ул хаталарны
кем күрсәтергә тиеш? Һәм кемгә ? Менә эш нәрсәдә…
Ә сәясәтчеләр безнең үз исәпләре буенча «ЗУР» эш
майтаручылардыр. Реформалар белән мавыгып, гади кеше
кайгысын онытканнардыр, искә төшертергә Законнар да
зәгыйфьтер…Кем белә…Мал асрау белән мавыгучы эре-эре
комплекслар төзетеп сафка бастыру…Республиканы
андый комплекслар басып алса, авыл агаеның дөрестән дә
кирәге калмый-ул беренчеләр өчен беренче көндәш була
Алай да, әлегә авыл агаеның хәлле, тотрыклы тормышка
хокукын юкка чыгаручы сәясәт – алдан, мәкерле рәвештә
эшләнгән сәясәт дип уйламыйм, ә бәлки кайбер җитәкчеләрнең
хәләл белән хәрамның аермасын күрми «интегеп» яшәвеннәндер
дип уйлыйм.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
02.02.2010 22:43
Фәрит әфәнденең чит илләрдә йөреп кайтуына
шатланырга кирәк. Ниндидер яңалыклар ачкандыр,
мыегына киртләп куйгандыр…Республика өчен Фәрит
әфәнде күп эшли, күп тырыша. Якты кеше, без аны яратабыз.
Фәрит әфәнденең эшлисе эшләре әле байтак. Якты күңелле
җитәкчеләрнең төп бурычы – һәр кешенең иртәгәсе көнен
ышанычлыга әйләндерүдә булышу, моның өчен аларга
Мәскәү рөхсәте кирәкми. Әлегә безнең халыкта иң бичара
катлам булып авыл агае кала бирә. 70 ел аны аз-маз булса да
үз язмышы турында уйлана белү сәләтеннән мәхрүм иттеләр,
бүген дә ул «югарыдан килерләр, хәлләрне үзгәртерләр» дип яши,
көтә, нидер өмет итә. Аны пай җирләре белән дә алдадылар,
республика районнарын йөреп чыккан очракта, сизелә - күп
җирдә авыл агайлары җирсез , эшсез, акчасыз…»Кайда безнең
пай җирләре?»,-яңарак «Ватаным Татарстан»да Югары Ослан
халкының пай җиреннән мәхрүм калу тарихы язылган. Андый
тарихлар бихисап. Башка СМИ чараларына күз салсаң, күренә,
Татарстанда чәчүлек җирләренең зур өлеше эре җирбиләүчеләр
кулында. Ә кем ул эре җирбиләүче? Еш кына хакимият кешесе,
еш кына авыл агаена үз пай җиренә ияләнергә юл куймаучы…
Заманча ысул белән җир эшкәртү, уңыш алу, нанотехнологияләр
кулланып, шәп нәтиҗәләргә ирешү ымсындыргыч, кызыктыргыч
шөгыль булса да, бу «изге» нияткә ирешер өчен гади авыл кешесенең хокукын, тормыш чыганагын таптап китү коточкыч рәхимсезлек! Хакимиятнең бу хәлгә күз йомуы, күрмәве һәм күрергә теләмәве соңгыларының халык язмышына төкереп карау белән бер! Авылларда типсә тимер өзәрлек яшь кешеләр, әле әүкатендә булып та чарасыз яшәүче кешеләр бихисап. Кем алар хәленә керер? Закон буенча аларның 6-8 гектар җиргә хокукы бар. Кичәге колхозлар кайсы банкротлык процессы аша «эреләндерү»
иләге аша үткәрелгән, нәтиҗәдә кайсының техникасы, малы – барчасы чит куллар карамагына күчерелгән, кырларында чит-ятлар эшли…Фәрит әфәндене авылларда эре малның күпләп кимүе борчыды, бу мәсьәләгә багышлап, җыелышлар да үттә бугай. Сәбәп бер – мал карарга мөмкинлек юк – мал азыгын юнәтү, техника, акча…кыскасы, икенең берсе юк. Ә бит колхозларны эреләндергәнче, аларга халыкның пай җирен арендага алу зарурлыгын, авылның якты киләчәген тәэмин итәрдәй чаралар күплеген булдыруны өстенлекле юнәлеш итеп билгеләргә
иде. Кем белә, бүген авыллар гомер булмаганча үсеш алыр иде, Республикада читтән кертелгән ризыкка ихтыяҗ юкка чыгар яисә шактый кимер иде.
Бик тә кызганыч, бик…әлегә авылларда туучылар саны үлүчеләр белән чагыштырганда берничә тапкыр ким. Хәлләр болай гына барса, авылларыбыз таңда сүнгән йолдызлар кебек, бер-бер артлы юкка чыгачак. Хөкүмәткә Тукай районы Сәет авылы мисалында, колхозларга өстәмә бурыч куярга вакыт җитте – пай җирен арендага алырга, хакы итеп мал азыгын, икмәкне, фуражны пайчыларга таратырга, техника белән дә ярдәм итәргә. Шулай иткәндә,
колхоз-кешеләр арасында үзара ярдәмләшү гадәти хәлгә әвереләчәк, һәр йорт яисә теләгән кеше 5-6 эре мал асрап, тотрыклы гомер кичерәчәк.
Әлегә җирбиләүчеләр пай җирләрен арендага алырга ашыкмый. Бу аларга кирәкми, үз карамакларында рәсмиләштергән пай җирләре булган очракта да җир салымын түләү бәрабәренә алар ул җирләрне куллана бирә. Авылларның шундыйрак хәлен Фәрит әфәнденең хәтеренә төшерү ниятеннән тәфсилләп яздым, кем белә, бәлки бу язма аңа тапшырылыр.

җавап

кем: Нэфисэ кайдан: "Намус" романыннан
03.02.2010 04:53
И жаным, //Республика өчен Фәрит
әфәнде күп эшли, күп тырыша.Якты кеше, без аны яратабыз.
Фәрит әфәнденең эшлисе эшләре әле байтак... Фәрит әфәндене авылларда эре малның күпләп кимүе борчыды, бу мәсьәләгә багышлап, җыелышлар да үттә бугай... Авылларның шундыйрак хәлен Фәрит әфәнденең хәтеренә төшерү ниятеннән тәфсилләп яздым, кем белә, бәлки бу язма аңа тапшырылыр.// дип язгансыз. Сез кайсы авылдан, кайсы республикадан сон? Фэрит эфэнденен кем булып, кайда эшлэгэнен, нэрсэ эшлэгэнен белмисезмени? Ул бит сезнен калхуз персидэтеле тугел, арыш белэн бодайны аерып бирергэ. Суз Эмириккэ барып таба алып кайту турында бара. Табага нэрсэ салып кыздырасын узегез белэсез инде. Вил эфэнденен Эмрикэдэн эйрэтеп язган суалчан, таракан х.б. шундый "мал"ларын... Аларны устерер эчен авыл агаенын кирэге юк. Димэк, проблем да юк.
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
04.02.2010 19:32
Әй шыттыра да инде бу Мирзоян! Имеш ММәҗлес өчен кабул итмәгән Хиллари. Үз бәягезне үзегез шулай күтәрмәсәгез беркем белми дә инде сезнең контораны. Хиллари үзе әнә Шәймиев янына килде, тозсыз милләтчеләргә булган мөнәсәбәт күренә инде шуннан. Булмаган дәрәҗәгезне күтәреп маташмагыз, адәм хурлыгына калып.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.02.2010 18:14
Казаннан килгэн хэбэр нигезендэ Фэритне Хиллари Клинтон кабул иткэн дип язып зур хата ясаганмын. Андый кабул итугэ Фэрит лаек булмаган дип табылган. Кызганычка каршы, Фэритне Нью-Йорк штатынын ни губернаторы, ни анын сенатынын яки конгрессынын президентлары кабул итмэгэн. Курэсен, Фэузия Бэйрамова хем башка Милли Межлис агзалары остеннэн эзэрлеклэулэр буенча Хиллари Клинтон адресына жибэрелгэн безнен морэжэгатебез ихтибарсыз калдырылмаган. Монда остэгелэр бик тэ андый эзэрлеклэулэргэ сизгерлэр. Чонки, оппозиция шунда ук аларны демократик хокуларны кысучылар белэн бергэ эш итудэ гаеплэп чыгып, халык, сайлаучылар арасында абруйларын тошерэ. Эгэр дэ Мохэметшин хэм башка татар сэясэтчелэре узлэрен андый гонахлы эшлэрдэн ерак икэнлеклэрен ачыкалмасалар, килэчэктэ аларнын хэрберсен энэ шундый кабул иту генэ котэ.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
02.02.2010 21:42
Вил әфәнде, бик кызыклы язмыш фаразладыгыз әле…
Бер француз фильмы искә төшеп китте-ясалма ризык турында:
ясалма балык, ясалма кәбестә…цехлар шундый ризыкларны әзерли
торалар,аларны рестораннарга тарата торалар… Режиссер булсам,
бәлки өстәр идем – ясалма кешеләр шуны ашый торалар дип.
Без дә үзгәрербез бит? Ә бәлки бу вакытта җир йөзендә күпләр фараз иткән «алтын млрд» дигән «сыйфатлы» халык кына яшәп ята булыр…

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
02.02.2010 19:26
Обама кабул итмәгән, Һиллари Клинтон кабул итмәгән, аның каравы, Чуркинда булганнар... Менә шушы хәл күрсәтә инде Татарстанга мөнәсәбәтне. Алар үзләре дә кайда барсалар да Россия делегациясе составында баралар бит, аларга маршртуны да МИД РФ төзи. Бер тәлинкә күтәреп кайтканнар, кайтканнан бирле шуны телевизордан күрсәтеп мактаналар. Соң мондый нано технология дөньяда күптән кулланышта бит инде, моның белән кемне шаккаттырырга телиләр икән? Мөхәммәтшин: "Без сәясәт белән шөгыльләнмәдек" дип әллә мактана, әллә аклана, аңлашылмый. Кыскасы, үзенең мескенлегенә имза куя, чөнки коллар сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш түгел.

кем: Самат кайдан: Биектаудан
02.02.2010 07:05
барып кайтканнар... таба булэк иткэннэр... хэтта чуркин да кызыксынган... эйбэт булган. зур казаныш! тагын кайчан барырлар икэн? ий эйбэт булыр иде!

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
01.02.2010 23:41
Нанотехнологияләр…Кирәктер инде ул, нанотехнологияләре дә.
Күз алдыма , ничектер, Татарстанның иген басуларын аркылыга
һәм буйга иңләүче , фантас китапларда гына язылган куәтле
техника, аларны йөртүче роботлар килә. Тик…бу коточкыч
тизлек белән алгарыш заманында туган җирендә авырлык белән
җан асрап яткан авыл агаеның урыны кайда булыр икән?


җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.02.2010 19:32
Минемчэ, фэн усеше килэчэктэ элеккеге сабан сореп, чэчу-уруларны тэмам яна технология юлына бастырып алмаштырачак. Кызганычка каршы. авыл агайларына андый гади хем аз нэтижэле эш бетэчэк. Барлык нэрсэ хэзер энергия проблемасын чишудэ тора. Ул чишелсэ, авыл хужалыгы сезонсыз, ел барышындагы эшкэ эверелэчэк дип уйлыйм. Кубесенчэ, ул ябылган мэйданнарга кучеп тулысынча автоматизацияланачак. Шул ук вакытта борынгыдан килгэн мал-жэнлек устереп, аларны сую да бетэчэк. Алар урынын торле аксым чыганаклары булган вак организмнар устереп эшкэрту алачак (мисалга саранча, селэучен, ак корт яки шримплар х.б.). Мин инде укыган идем шулар нигезендэ нэкъ ит тэмле хэм ит кебек файдалы кушылма (синтетик азык дип эйтергэ тел эйлэнми) ясалуы турында. Ул, имеш, хэзергэ тик безнен кунел аны кабул итэргэ риза тугеллегендэ. Димэк, мораль проблемасында. Бу яна ашамлыклар хэм гэдэтлэр экертенлэп керсэлэр, кешелек алай нык жэфаланмаячакка ошаган. Безнен буынга бугенгесе дэ бик ярап торада сон...
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile