Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанның яңа президенты


Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде. Миңнехановның инаугурациясе 25 мартта булачак.

Дәүләт Шурасының чираттан тыш утырышында катнашкан 94 депутатның барысы да Русия президенты парламентка тәкъдим иткән бу нәмзәтне бертавыштан хуплады.

Миңнеханов расланганнан соң, Русия президенты Дмитрий Медведевка һәм "Бердәм Русия" фиркасенең Югары шурасына ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук республика парламентына да зур рәхмәтен белдереп, кайда гына эшләмәсен һәрвакыт ярдәм итүләрен билгеләп үтте.

"Җитәкчебез һәм минем укытучым Миңтимер Шәймиевка аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Озак еллар сезнең белән бергә эшләргә насыйп булды. Тормышка һәм эшкә өйрәттегез. Киләчәктә дә сезнең уйларыгызның тормышка ашуына без аңа ярдәм итәргә тиеш", диде Рөстәм Миңнеханов.

Миңнехановның инаугурациясе 25 мартта булачак. Бу хакта Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында хәбәр итте.

Мөхәммәтшин парламент бинасында үткән бу хәлне тарихи вакыйга буларак атады. Парламент өчен генә түгел, ә республикада яшәгән һәркем өчен әһәмиятле һәм җаваплы булуын да билгеләп үтте.

“Без беренче тапкыр федерал һәм республика кануннары нигезендә цивил рәвештә властьне республиканың бер җитәкчесеннән икенче җитәкчесенә тапшырабыз. Ул килешеп эшләнә”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Хакимиятнең берәүдән икенчегә күчү рәвеше бөтен кешенең дә күңеленә хуш килмәгән. Халык арасында да президентны турыдан-туры сайлауны кайтарырга кирәк дигән фикерләр яңгыраган иде.

Дәүләт Шурасында КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов та сайлау хокукларын кире кайтару ягында.

“КПРФ фиркасе дә, аның Татарстан дәүләт шурасындагы фракциясе дә Русия кануннарында каралган мондый ысул белән Татарстан президентын сайлауга риза түгел. Күп милләтле республика халкы белән исәпләшмичә Татарстан президентын сайларга ярамый. Халыкка үз президентларын сайлау хокукын кире кайтарырга кирәк. Без - коммунистлар Татарстан президенты һәм эре шәһәр башлыклары халык тарафыннан сайланырга тиеш дип саныйбыз”, диде Миргалимов.

Үзенең чыгышы вакытында коммунистлар башлыгы Миңнехановка тапшырылачак 57 проблемадан торган исемлек төзелгәнлеген дә белдерде. Миргалимов сүзләренчә, халык ришвәтчелекнең үсүен дә, торакка һәм коммунал хезмәтләргә түләүнең коточкыч булуы да, эшсезлекнең артуын да, халыкның тормыш хәленең начарлануын да булачак президентка җиткерергә кушкан.

Коммунистлар башлыгы Миргалимовка кадәр чыгыш ясаган “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе Александр Гусев Миңнехановны яңалыкка омтылучы кеше буларак бәяләде.

“Ул инновация юлы белән үскән ширкәтләргә теләктәшлек итә. Технопарклар, бизнесинкубаторлар, югары технологияле җитештерү, икътисади бүлгеләр аның исеме белән бәйләнгән”, диде Гусев.

Дәүләт шурасындагы “Татарстан яңа гасыр” депутатлар төркеме башлыгы Ринат Закиров үзенең чыгышында Шәймиев казанышларын билгеләп үтте.

“Иң мөһиме – халкыбыз гасырлар буе яшәп килгән мескенлектән арынды. Бу чор һәркемнең файдалы эшләргә булган дәртен һәм куәтен уятты. Тарих фаҗигаларында югалып калган горурлыгыбызны кайтара алды. Әйтергә кирәк, Татарстандагы мондый уңай үзгәрешләр Русия күләмендә дә республикабызга мөнәсәбәтне уңай якка борды”, диде Закиров.

Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Татарстан үзгә җир. “Без, чыннан да, республика. Татарстан республикасы. Русия федератив дәүләт. Бездән аерып ала алмаслык әйбер бар. Ул – милли мәсьәлә һәм гореф гадәтләр. Татарстан республикасы президенты эшчәнлегендә һәм ил җитәкчеләре эшендә бу үзенчәлекләр озата килергә һәм аңлауга китерергә тиеш. Татарстан президенты эшчәлегенең ул аерылгысыз өлеше. Мин ышанам, бары тик моның аша гына алга таба безнең республикадагы һәм милли республикалардагы гомум ризалыкны ныгытырга мөмкин булачак”, диде Шәймиев.
XS
SM
MD
LG