киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Тукай бүләген дәгъвәлау башланды

18.02.2010

Иҗади берлекләр, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары язучы-шагыйрьләрне Тукай бүләгенә тәкъдим итә башлады. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Резеда Вәлиева, Ркаил Зәйдулла, Мәдинә Маликова, Фоат Садриев, Яхсүф Шафиков бар.

Тукай бүләгенә намзәтләр тәкъдим итү кызган чорда Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов (тәхәллүсе Мөхәммәд Мирза) “Азатлык” радиосының берничә соравына җавап бирде.

Илфак әфәнде,Тукай бүләгенә язучы-шагыйрьләрне кайсы оешмалар тәкъдим итте? Татарстан язучылар берлеге кемнәрне күрсәтте?


Илфак Ибраһимов
Язучылар берлеге Тукай бүләгенә “Мәгарә” китабы өчен шагыйрь Ркаил Зәйдулланы һәм “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогия авторы Фоат Садриевны күрсәтте. Шулай ук берничә хезмәт коллективыннан да намзәтләр билгеләнде. Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты “Тылсым” романы белән язучы Мәдинә Маликованы, Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарихы факультеты Резеда Вәлиеваның шигырьләр җыентыгын, Актаныш районы хакимияте һәм матбугат академиясе язучы Яхсүр Шафиковны тәкъдим итте. Язучылар берлеге исә күрсәтелгән һәрбер әсәргә иҗади бәяләмә бирә.

Татар иҗтимагый үзәге Фәүзия Бәйрәмованың соңгы алты елда язылган әсәрләрен күрсәтте. Узган елларда берлек тә Бәйрәмованы Тукай бүләгенә тәкъдим итеп караган иде. Белгәнебезчә, аның әсәрләре татар тарихына багышланган.

2009 елда Фәүзия Бәйрәмова үз теләге белән язучылар берлегеннән киткән дигән хәбәр дә таралган иде.


Юк, ул берлекне ташламады. Без берлекнең киләчәген аның исеме белән дә бәйлибез. Ул безнең олы язучыбыз. Мин аңа иҗади уңышлар телим.

Ә ни өчен нәкъ тә Фоат Садриев белән Ркаил Зәйдуллага тукталдыгыз?

Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” романы XX гасырның икенче яртысын тулысынча колачлый. Еш кына бүгенге чорны тасвирлаучы язучыларыбыз бармы дип сорыйлар. Ул, әлбәттә, Фоат Садриев. Әлеге әсәрдә тарихка бәя бирү, фәлсәфи фикерләр, киләчәк турында уйлану бар.

Ркаил Зәйдулла – безнең олы шагыйребез. Ул татар әдәбияты шигъриятенә үзе бер буынны алып килгән шагыйрь. Аның шигърияте үз сүзе булган, милли, иҗтимагый эчтәлекле шигърият. “Мәгарә” җыентыгы гомере буе язган шигырьләренең иң асылларының тупламасы. Китап әдәбият белгечләре, укучылар тарафыннан да киң яклау тапты.

Илфак әфәнде, быел Бәйрәмованың Тукай бүләгенә тәкъдим ителүе аның тирәсендә барган бәхәсләр белән бәйле түгелме?


Беләсезме, Нобель бүләген сәяси эшчәнлек, диссидентлык өчен бирелә дип сөйлиләр. Миңа калса, монда ике әйберне бутарга ярамый. Әлбәттә, Фәүзия Бәйрәмова да, башка язучылар да берникадәр дәрәҗәдә сәясәтче. Чөнки әдип – ул мөнәсәбәт белдерүче кеше. Ә Бәйрәмова тарихчы да, сәясәтче дә. Заманында депутат та булган кеше. Аның иҗат белән сәяси көрәшне бергә алып баруы феноменаль күренеш. Ләкин без аны беренче чиратта олы язучы итеп беләбез.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: камбала кайдан: конгресс яныннан
20.02.2010 05:16
тапкансыз фикерен белергэ тиешле кешене. ул минем шикелле (камбала шикелле) бер якка гына бага бит. тукай булэген абстракт "халык" бирэ алмый. аны язучылар берлеге дэ бирми. берлек тэгдим иткэннэр дэ утэ алмый калганы бар. аны халык язучылары, халык артистлары х.б. ш. исемнэргэ (арасында тэрле кеше булса да) ирешкэн шэхеслэрдэн торган комиссия хэл итэргэ тиеш. ну бу беркайчан да булмаячак.
җавап

кем: Мин бу кайдан: Кушнариннан
21.02.2010 15:20
Бу исемлектә чынлап та Фәүзия Бәйрәмова белән Ркаил Зәйдулла бик тә лаеклар. Әмма Ркаил кардәш түрәләр тәлинкәсен ялап, үзенең дәрәҗәсен төшерде. Сүз дә юк - шагыйрь буларак, әдип буларак шәп талант. Әмма сәясәткә, идеологиягә сатылды. Мөдәррис Әгълам була алмады ул. Шуңа күрә дә мин премияне Фәүзия Бәйрәмовага бирергә кул куям.

кем: чуртан кайдан: samar
19.02.2010 18:21
АЗАТЛЫКта Тукай премиясенә куелган һәр авторга карата Ринат Закировның фикерен белегез. КОНГРЕСС бит ул! Читтәгеләр өчен бу бик мөһим.

кем: Нур кайдан: Казан
19.02.2010 07:00
Кешечә - тиешенчә булсын өчен дәгъвәлаучыларны Тукай премиясе комиссиясе , халык, иҗтимагый үзәкләр тәгъдим итәргә, ә язучылар берлеге шуны расларга тиеш! Ә бездә барысы да крресенчә.
Фәүзия апага Тукай премиясен биреп, без язучылар берләшмәсен югарыга күтәрәбез, дөньякүләм танытабыз гына!
Фәүзия апай бу премиягә күптәннән лаек инде.
Бирелмәве һаман шул әлеге-баягы сәясәтнең дәвамы гына...
җавап

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
19.02.2010 12:30
И-и, НУР белән ШАМИЛ! И милли кадәшләрем! Бар иде минем дә сезнең кебек үк сабыйларча беркатлы һәм садә чакларым... Бар иде минем дә егет чакларымда гаделлеккә ышанган вакытларым. Язучылардан кемнәрнең бер-бер артлы Тукай премияләрен алуларын күзәтә-күзәтә яши торгач, тупасланып беттем, җирәнүләрдән укшый торган кешегә әйләндем. Ул премияне, җаныкайларым, күпчелек очракта Тукай рухына дошман, Тукайның тормыш максатын аңламый да калган һәм аңларга да теләмәгән, татар халкына, аның азатлык яуларга маташуына күңелләрендә нәфрәт йәртә торган ялагайларга, холуйларга бирәләр бит! Түрәләргә тәлинкә тотучылар чират тора аларга!
Ә сез... сез Фәүзияне "хутламакчы", якламакчы, ул лаек, дип матур гына фикерләр әйтәсез... Бәлки әле "безнең фикеребез дә үтәр, Фәүзияне лаек итәрләр" дип тә уйлыйсыздыр, ә? Әлбәттә япь-яшь көе оҗмахка күчкән Тукайның максатын, мәсләген, өметләрен АПОГЕЙГА күтәргән Фәүзия аңа күптән һәм бишләтә лаек!!! Әмма, өметләнмәгез, кадерле милләттәшләрем - халык газизе Фәүзиягә бирү түгел, хәтта бирү турында уйларга да куркачаклар. Менә җитәр бер көн, ягүни 26 апрель, чиле-пешле, Аллага да, бәндәгә дә кирәксез иҗатлы, куркак рухл,ы татар халкынының милли хәрәкәтеннән өркеп юрган астына кереп качарга әзер торучы, Кыйблага түгел, Казан кремленә карап дога кылучы "тукайчылар" ул премияне алырлар да... "Тукайдан ерак булуың хәерле", ди-ди шул ук Тукай акчасын сумкаларына салып өйләренә таярлар һәм "Тукай алдамады микән", дип тиенен-тиенгә санап утырырлар.
Аңладыгызмы, бәгырькәйләрем? Кабатлап әйтәм, коррупөияләр башкаласында һәм шул башкала мохитендә АНДЫЙ ХӘЛ БУЛА АЛМЫЙ! Эт авызыннан сөяк өмет итмәгез!
җавап

кем: Гадел кайдан: Казан
20.02.2010 12:02
Чыннан да бирмәячәклр икән Бәйрәмовага премия. Өч-дүрт мужик шул хакта сөйләшеп торды шул хакта базар читендә. Бер здаравае көлде рәхәтләнеп. Фәүзия дурак ул, милләт дип полтикага кереп пычранды. Шәймиевларга дошман ул. Аңа премия түгел, төрмә тиеш, премия миңа тиеш, мин националист түгел, дип.Кем булгандыр, но белеп сөйләде түлке. Фәзия үзе гаепле икән.

кем: Алка кайдан: Уфа
18.02.2010 20:30
Ул номенклатура татарлары тизден очар дип ышанабыз! безнен урамда да бейрем булыр эле
җавап

кем: Номенклатор кайдан: Кирмәннән
19.02.2010 20:25
Тот капчыгыңны, беркатлы Алка! Ләкин эчендәге йомыркаларын сыта күрмә! Бер кая да китмибез. Без баю юлында. Җелекләрегезне яңа көчләр белән суырып, сөякләрегезне кимерәчәкбез әле!

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
18.02.2010 13:48
Милләт язмышын, милли аңны үстерү максаты куелмаган татар әдәбияты-ул ТУКАЙ бүләгенә дәгва кыла алмый. Бүгенге көндә халкым елак җырларга мохтаҗ түгел. Бу тармакта чамасын югалттылар. Күрсәтелгән исемнәр арасында Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдулла барчасыннан да өстеннәр.Милләтен өзелеп яраткан язучы -ул сәясәтче!!! Андый язучының хаталарын да гафу итәргә кирәк. Тәрәзәсез бүлмәдә таллар, сандугачлар турында язучылар беркайчан да ялгышмыйлар. Язучыга Тукай бүләген биргәндә шуңа да игтибар итсеннәр иде. Аның әсәрләрен балалары укыймы.

кем: акыллы кайдан: мидэн
18.02.2010 13:44
или мин акыллы тугел, э ангыра. или Берлек яки Феузия апа безнен башлар белэн уйный. Язучылар аны берлектэ эгъза дип бара, э Феузия апа, бер ясаган белдеруендэ, мин чыгам дип эйтте. Аста шуннан цитат китерем.

http://www.azatliq.org/content/article/1739221.html

Әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегенең бу адымыннан соң, мин анда кала алмыйм, заманында Сталин тарафыннан төзелгән һәм бүген дә үзенчәлекле фикерләрне буып утыру өчен файдаланылган, сталинистларча эш йөрткән берлектә мин әгъза булып кала алмыйм. Минем бу белдерүемне Татарстан Язучылар берлегеннән чыгу, дип исәпләгез. Бу эшләргә тарих үзе бәя бирер, иншаллаһ!


Фәүзия Бәйрәмова,
Милли Мәҗлес рәисе

җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
18.02.2010 18:34
"Акыллы"! Мин, чыннан да, андый гариза яздым, әмма Татарстан Язучылар берлеге аны идарәдә карамады. Моңа җавап итеп Илфак Ибраһимовтан шәхси хат алдым. Тагы яздым. Тагы карамадылар. Мин яңадан бу мәсьәләне күтәрмәдем. Мин ничек дип аталсам да, язучы булуымнан туктамыйм бит, һәм, дөрестән дә, иң беренче чиратта, мин - Язучы. Соңгы 6 елда минем 17 китабым дөнья күрде, шуның 6сы Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Романнардан торган "Кырык сырт" китабы, "Күчем хан", "Баһадиршаһ" тарихи романнары, "Туран иле", "Туфаннан таралган татарлар", "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" китапларын теләсә нинди халыкара премиягә дә кызармыйча тәкъдим итәргә мөмкин, дип уйлыйм. Әмма Тукай премиясе комиссиясенең яртысы - урыс-яһүдиләр, яртысы номенклатура татарлары /Зилә Вәлиева кебек/. Алар минем баш өстемдә кояш чыгармаячаклар, әлбәттә!
     
текст зурлыгы - +