киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Ванкуверга "эш сәфәре"нә. Дәүләт акчасына

Русиянең әлегә бердәнбер алтын медаль яулаган спортчысы Никита Крюков
20.02.2010

Олимпия уеннарында катнашучы Русия спортчылары әлегә зур уңышларга ирешә алмый. Моны төбәкләрдәге cпортчыларның “булдыксызлыгына” кайтарып калдырырга тырышалар, күрәсең. Нәбиев белән килеп туган проблемнар да шуны күрсәтә. Уеннарны карарга киткән түрәләргә тотылган акчаны спортка җибәрү файдалырак булмасмы?

Казан спортчысы Нияз Нәбиевнең һемоглобин дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, Олимпия уеннарында катнашудан 5 көнгә мәхрүм ителүе зур шау-шу тудырды. Чаңгыда сикерү федерациясе президенты Владимир Славский Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Барыевны гаепләде. Ягъни “кан паспортын” министр кайгыртырга тиеш иде, бу хакта әйтелсә дә, җавап та, паспорт та булмады, диде ул “gazeta.ru”га.

Барыевны бу белдерү бөтенләй аптырашта калдырган. Ул федерация башлыгы Владимир Славскийдан элегрәк бу хакта кызыксынуы, әмма аңардан “проблем булмаячак, борчылырга кирәкми” дигән җавап алуын әйтә.

“Татарстанның андый допингка каршы медицина документлары әзерләргә хокукы юк. Бу федерация һәм Русия допингка каршы агентлык вәкаләтенә генә керә”, ди Барыев.

Аның фикеренчә, Русия җыелмасының Олимпия уеннарында уңышсыз чыгыш ясавын хәзер төбәкләргә “аударырга” тырышалар.

Русиядән уеннарга барлыгы 179 спортчы китте. Әмма әлегә алар медальләр белән мактана алмый. Анда киткән Русия түрәләре дә мөгаен бик үк шатлыклы мизгелләр кичермидер. Ә киткән түрәләр шактый.

“Новая газета” язуынча, Олимпиаданың беренче көннәрендә генә дә Мәскәү хакимиятендәге 11 түрәнең анда “эш сәфәренә” китүе мәгълүм.

“Түрәләрнең анда сәяхәте Русия башкаласы казнасына 8,5 миллион сумга төшәчәк”, дип яза басма.

Шимбә көнне Ванкуверга тагын бер төркем түрәләрнең китүе көтелә. Алар дүрт йолдызлы отельда һәрберсе аерым бүлмәләрдә яшәячәк. Әлбәттә, уеннарны күзәтү өчен дә аларга иң кыйммәтле билетлар алынган. Тәрҗемәчеләр, хәрәкәт итү өчен транспорт барысы да “әлбәттә” күздә тотыла.

Мәскәү түрәләре спорт белән генә чикләнмичә, истәлекле җирләргә дә сәяхәт итәчәк. “Рус йортында” сыйланачак, артистлар белән очрашачак.

Бер карасаң, боларның барысы өчен 8,5 миллион сум әллә ни зур акча да түгел кебек килеп чыга. Әмма аны спорт мәйданнары үсешенә, төрле җиһазлар алуга, сәләте булган балаларны тәрбияләүгә тотсаң, бәлкем Олимпия уеннарындагы нәтиҗәләр югарырак та булыр иде.

Ванкуверда бу көннәрдә Татарстан рәсмиләрен дә күреп була - инде телгә алынган министр Марат Бариев белән бергә анда әле 10 кешелек вәкиллек бар. Аларның спортка турыдан-туры катнашы юк, сүз 2013 елгы Универсиаданы әзерләү мөдирлеге турында бара. Аның җитәкчесе Владимир Леонов Ванкуверга баруны Канаданың уеннарны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү, Казанны тәкъдим итү кирәклеге белән аңлата.

Андагы Рус йортында бу чара инде узды, моның өчен Казаннан өстәмә 15-20ләп сәнгатькәр дә китерелде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.02.2010 18:59
Рэсэйдэ ботен нэрсэ тетерэп артак тэгэрэгэндэ, ничек итеп инде спорт алда булсын ди? Совет заманында искиткич расходларга барып, хосусый рэвештэ, сугышка эзерлэнгэн кебек, супер-спортсменнарны житештеру бераз уныш бирэ иде, эммэ бу эш озакка бара алмады. Фэн, техника артка китэ, чонки фикери яктан кысылган жэмгыяттэ ирекле фикер йорту булмагач, галимлэргэ узлэрен курсэтер очен момкинчелеклэр дэ тудыра алмый юк. Алар Конбатышка юл тоталар. Америкада хем Канадада да бик куп Рэсэйдэн тренерлар эшлилэр хем зур унышлыкларга ирешэлэр. Нигэ икэне бар кешегэ дэ анлашыла, эммэ бу Кремль идиотлары хаман узлэренекен куалар. Шулай булгач, Рэсэйнен барлык олкэлэрдэ тик жимерелу хэм артта калу гына котэ.
җавап

кем: ayrat кайдан: kazan
21.02.2010 16:27
Вил әфәнде, ярвй әле Сезнең кебек шәхесләр бу форумга керүчеләрнең күзләрен ачалар. Беләсезме спортчыларның уңышсызлыгы кайдан башланды. Олимпия уеннарына китәр алдыннан барысын да бер калыпка салып, чиркәүгә алып кереп чукындырдылар. Поп чукындырган һәрнәрсә уңышсылыкка дучар була. Мәсәлән: "Курск", "Комсомолец" су асты көймәләре, Хәрбиләрнең гонахсыз халыкка каршы көрәшкә китәр алдыннан чукындыру да файда бирми. Санап китсәң бихисап мисаллар китерергә була. Сез әйткән идиотлар шуны белә торып хәзер мәктәпләрне дә чукындыруга алып киләләр.

кем: рим кайдан: Казан
20.02.2010 18:37
Безнең Казан түрәләре Дәүләт акчасына Чехиядән Казанга спорт ярышларын карарга да катып китә алалар. Чөнки татар халкының авызын томалаганнан соң , берни әйтеп булмый. Ялгыш дөресен әйтеп куйсаң, суд юлыннан башың чыкмас. Спорт министрлыгын да мәдәният министрлыгын да гомүмән тикшерүче юк.
җавап

кем: Рәшит кайдан: Казан
21.02.2010 22:03
Рим әфәнде! Киявегез властьта утырганда башыгызга мондый фикерләр нигәдер килми иде конечно. Аның президентка тагылып Карловый Варларга йөрүе билгеле факт, ә менә аның спорт карарга Казанга кайтуларын ишетмәгән идек әле. Тикшерергә иде аның да купме халык акчасын туздырганын.
җавап

кем: Rumzil Awali кайдан: Qazanarte
21.02.2010 01:37
Sez bik dores aytkensez , oshbu ministrleqlar Maskaw belan turedan-ture otkatlar asha berkemnan da qurkmeycha eshlilar . Shunga da Maskaw aghaylare bolarne teratep toralar .
     
текст зурлыгы - +