киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Русия Олимпия җыелмасы: уңышсызлык түгел, чынбарлык

02.03.2010

Русия тагын 4 елдан үзендә кышкы Олимпия уеннарын уздырачак. Шундый зур чара алдыннан Ванкуверда Русиянең хәтта беренче унлыкка да кермәве чын дәрәҗәдә хурлык булды. Чөнки Советлар заманы һәм аннан соңгы елларда да Русия Олимпия җыелмасы мондый начар нәтиҗәләр белән кайтканы булмады.

Гомер-гомергә Русия Олимпия җыелмасы уеннарда шактый алтын медальләр ала килде. Бозда нәфис шуу, хоккей турында инде әйткән дә юк…

Быел да Русия төркеме Ванкуверга зур өметләр белән киткән иде. Хәтта Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Русия данын яклаячак спортчыларны изгеләштерелгән сулар сибеп, вәгазьләр укып, келәү оештырып озатты. Русия премьер-министры Владимир Путин Олимпия уеннарында катнашучыларга зур акчалар вәгъдә итте.

Кайбер белгечләр Русия 30-дан азрак медаль белән кайтмаячак дип фаразлады. Әмма Русия спортчылары гомер бакый булмаганны барлыгы 15 медаль алды Һәм аның 3-се генә алтын. Башка елларда зур осталык белән башкара торган уеннарда да алар түбән нәтиҗә күрсәтте. Төп өмет хоккейда булса да, Канадага чирекфиналда ук җиңелгәч, күпләрнең өметләре бөтенләй сүрелде.

Әлеге хәл ил җитәкчелеген дә чыгырдан чыгарды. Русия президенты Дмитрий Медведев Олимпия уеннары өчен җаваплы түрәләр эштән китәргә тиеш дип белдерде.

Медведев түрәләрнең исемен атамаса да, Ванкувердагы уен барышында әгәр җыелманың нәтиҗәләре яхшырмаса, Русия туристлык, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм Олимпия комитеты рәисе Леонид Тягачевны эштән җибәрергә кирәк дигән чакырулар яңгырады.

Мутко китәргә әзер, әмма...

Русия олимпия җыелмасы белән Ванкувердан Мәскәүгә кайтып төшкән Русия спорт министры Виталий Мутко үз урыныннан китәргә әзер булуын, әмма моның спорт үсешенә нинди дә булса файда китерәчәгенә шикләнүен әйтте.

Министр фикеренчә, бу уңышсызлык түгел, ә объектив чынбарлык. Чөнки Олимпия уеннарында югары урыннарны алучы яңа буын спортчыларны әзерләү өчен ул тагын 6-8 ел кирәк дип саный. “Бу нигездәге эш әле башланды гына”, ди ул.

Мутко сүзләренчә, Русия җыелмасының уңышсызлыкларын аерым кешеләргә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ул беренче чиратта системалы сәбәпләрне эзләргә кирәк дигән фикердә тора.

Халык күңеленә якын ала

Әлбәттә, Советлар берлеге һәм аннан соңгы дәвердә Русия Олимпия җыелмасы тарихында бу иң начар нәтиҗә. Советлар берлеге заманында ил иң күп алтын медальләр алды. Советлар берлеге таркалгач та Русия 5-нче урыннан түбән төшмәгән иде.

Мәскәү психологы Ольга Маховская сүзләренчә, элек казанган уңышлыкларны югалтуны Русия авыр кичерә.

“Спортның кышкы төрләрендә без һәрвакыт алдынгы урыннарны алып килдек. Әлеге традиция кинәт кенә безнең күз алдында чәлпәрәмә килә. Бу беренчедән. Икенчедән, әлеге хәл җиңүченең мин-минлегенә бик тия. Без нинди генә авыр вакытлар булса да, үзебезне кулга алуыбызны белә идек. Һәм кайбер өлкәләрдә безгә тиңнәр юк дип ышандык. Хәзер моның алай түгеллеген аңлыйбыз. Күп кенә русиялеләр моны үз шәхси кайгысы кебек, балаларча авыр кичерә”, ди ул.

Маховская фикеренчә, күпләр инде башкача яшәсә дә, фикер йөртүе әле совет заманы чорыныкыннан арынмаган. Чөнки алар спортчыларның уңышларын үзләренеке кебек кабул итә.

Түрәләр алдый

Евгений Плющенко
Шул ук вакытта инде спорт түрәләреннән канәгатьсезлек белдерүче спортчылар да барлыкка килде. Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Евгений Плющенко спорт түрәләре Ванкувердагы уеннарга әзерлек өчен спортчыларга яхшы акчалар түләнә дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

“Алар Олимпиадага хәтле җәмәгатьчелекне һәм журналистларны күп акчалар бүленә дип алдады”, диде ул “Росбалтка”.

Шул ук вакытта шактый гына түрәләр Олимпия уеннарын күзәтү өчен бюджет акчасына Ванкуверга “эш сәфәренә” йөрде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Илдус кайдан: Русия
05.03.2010 07:05
Миңа калса, татар спортын тагын да югарырак күтәрергә кирәк. Командалар чит илләргә күбрәк йөрсен һәм анда татарларның кем икәнен белдереп кайтсын. Моның өчен, балалар, үсмерләр спортын күтәрергә кирәк. Моның өчен Татарстанда шартлар да туарга мөмкин. Универсиадага дип әзерләнә торган объектлар турында сүз бара.
Татарстан командаларына үзебезнең милләт спортчыларын чакыру да яхшы булыр иде. Алар бит Русия командаларында күп.

кем: Илнур кайдан: Алабуга
03.03.2010 23:23
Үзем физкультура институтын тәмамладым, 3-4 айлар элек шундагы бер укытучы б-н сөйләшеп алган идек. Ул үзе 1988 елны Сеул ОУ-да катнашкан марафончы татар абзые. Ул нәрсә диде: бүгенге спортның уңышлары СССРның нәтиҗәсе. 1-2 елдан мондый рух та барса спорт системасы, җиңүләр мәңге тәтемәячәк. Массовый спортны кайтарырга кирәк, ансыз зур спортка юл юк.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
03.03.2010 14:53
Россиянең бу Олимпиадада җиңелүен мин 1904-05 елларда япон сугышында җиңелүләренә тиңлим! Бу - империянең җимерелә башлавына көчле хәбәр /знаковое событие, сигнал/. Моны кичә РенТВның төнге хәбәрләре дә шулайрак аңлатты. Әйе, империя төрмәсендәге гладиаторлардан артыгын көтәргә кирәкми иде. Бары тик ирекле кеше генә ирекле, зур җиңүләргә ирешә ала! Яшәү дәрәҗәсе 150нче урында булган Россия ни өчен әле яшәү дәрәҗәсе буенча беренче урыннарда торган Америка, Канада, Германияне җиңәргә тиеш иде? Кешенең кадере булмаган коллар илендә гладиаторларның вакытлы җиңүе генә булырга мөмкин! СССР чорында башка милләтләр хисабына алар бераз күренә алды, хәзер ул көн бетте. Бу - Россиянең системалы кризисы, спортны гына түгел, бөтен өлкә-тармакларны шушы җимерелү көтә. Һәм империянең үзен дә! Нык торыйк, җәмәгать, безнең көннәр алда әле!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.03.2010 16:52
Фэузия ханым, мин сезнен фикерлэр белэн тулысынча килешэм. Шул ук вакытта, бугенге Мэскэу башлыкларынын хэм анын Казанда тобэлгэн наместник спорт олкэсендэге сэясэтен да утка тотырга кирэк. Нэрсэсе белэн уйлый ул наместник шул кэдэр акча туздырып "универсиада" дигэн сукыр бер тиенле мэнфэгатсез нэрсэне оештырыр очен эллэ купме спорт тозелмэлэре, биналары, стадионнар х.б. тозу буенча? Бит, бу потемкин аывылы булыр да, утеп китэр, э кем жилкэсенэ тошэр шул биналарны (йозэр миллионлаган долларлык расходлар) тотар очен? Менэ АКШ та хэм башка олимпик уеннар уткэргэн иллэрдэ ин башта ничек итеп шул тозелмэлэрне тоту, аларны ничек итеп доходлы ясау турында баш ваталар. Э Грециядагы хэзерге бик тирэн кризис нэкъ шул олимпик уеннарга тотылган расходларга бэйлэнгэн булып чыкты. Рэсэйдэ, элеккеге СССР дагы кебек, барнэрэсэ дэ кургэзмэ очен генэ, потемкин аывллары тозу. Нигэ сон татар шуна кушыла?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.03.2010 17:26
Бэлки, вакыт табып, Азатлыкнын Казандагы хезмэткэрлэр универсиаданын расходларын каплау, аннан сон калачак тозелмэлэрне тоту кем жилкэсенэ тошэсе турында ачыклап Метшиннан интервью алырлар иде. Тегелэй-болай, универсиада утеп, шул расходларны каплау очен Татарстаннын дефициты нинди биеклеккэ очу килэчэге очен кем жаваплылыгы да халыкка куренер иде. Хэзер бит, шул Минниханов сузлэре буенча, республиканын бюджет дефициты 30 процент!

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
03.03.2010 12:32
Элек казанган уңышларны Руссия авыр кичерә, бердә авыр кичермибез. Инде калса бик кызык булды футболда да "Рублевка буре бугазларының" елап утырганнарын курергә. Гади халыкны Руссияга кертергә кирәкми. Ил буйлап спорт площадкалары төзеделәр, нинди ледовый дворецлар барлыкка килде, имеш балаларыгыз анда йөриячәк. Тәмне-тәмне итеп каптырдылар, имеш спортсменнарына аз акча түләнә-ӘКИЯТ. Безгә һәм безнең балаларга, авыл халкын әйткән дә юк, бер тиен файдасы булмыячак. Урта гаиләләр сабыйларын балалар бакчасына урнаштыра алмаганда нинди тренировка булсын, яшь буында өмет булмаганда, бу патриархның изге суын чөмереп эчсәң дә, халыкка йөз белән борылмыйча сүз дә кузгата торган тугел. Ә без инде милләтәшләр чын куңелдән куанабыз! Аллаһа шокер, менә белерләр бер поподья белән озатуның нәрсә икәнен. Өстән йори алмыйсыыыз...

кем: НУР кайдан: уфа
03.03.2010 08:20
Мин 2гр инв 2009 елда мине сос зачитага чакыртып машина урынына 100 мең акча ал дип гариза язарга куштылар 1 мәртәбә язмагач алмасаң мәскәүгә акчаны жбәрәбез дигәч алдым . Мин элэктә алар өчен болет итмәдем Хәзер көне төне ТӘҢРЕ дән аларга каршы бул дип сорадым.Пир во время чумы күпме кеше хөкүмәт исәбенә барды хәттә попы да барды -бер уйласаң кызык чечняга барып хатын-кыз балалар үтерергә дә фатиха бирәләр-кызык исемендә уйлап тапканнар бит әле ПОПА .Бер ил шул хәтле акча вәгдә итмәде спортсменнарына .Чит ил судялары безне жәлләделәр РӘХМӘТ .Шатлануымны белсәгез .20 ел татар-милли хәрәкәттә йөреп мин андый шатлыклы хәбәр ишеткәнем булмады АФАРИН алар моның белән үзләренең нинди булдыксыз икәннәрен тагын бөтен жир шары алдында исбатладылар КАНАДА АЛГА

кем: җамал
03.03.2010 06:58
Мин бер әйткән идем, бетен гаеп татарларда дип.
Шуның өчен, татарлардан аерым команда тезеп, олимпиадада катнашырга кирәк.
Гыйбадәтне дә аерым-аерым колсыннар дип.

кем: Илнур кайдан: Алабуга
02.03.2010 23:09
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бу, милләттәшләр! Аның тиңдәше юк, һәм Аңа ширек кату зур гонаһ чутлана! Ә спортчыларга исә Кирилл кеше кулы белән ясалган портрет, рәсем тоттырып, "чудотворная икона", менә бу рәсем сезгә уңыш китерәчәк, аннан гына сорагыз, аңа гына табыныгыз, дип әйткән фатихасының нәтиҗәсен үзебез күрәбез. Күпме мәсхәрәләргә була Аллаһы Тәгаләне!!!

кем: татар улы кайдан: татар иле
02.03.2010 22:55
Мутьконың фикере белән килешмичә булмый.Бу, *уңышлар*, объектив чынбарлык.
Ике дистә ел буе бөтен системаны җимереп, аның урынына берни дә төземичә, тормыш алып барып була мени инде? Россиядагы кайбер командалар, без тир түгеп эшләп тапкан акчаларга негрлар яллап, ялтырадылар.Кемгә файда китерде инде шушы әкәмәт(комедия) илгәме, халыккамы? Халыкның күзен томалап, кесәләрен калынайтучыларга килде файда.
Ә бит, спорт кына түгел, кругом...шестнадцат...

кем: Сабит кайдан: Казан
02.03.2010 21:35
Чукындырып озатылганнар иде, башка илләрнең спортчылары чукындырып - пух-прах тар- мар итеп кайтардылар. Хак Тәгаләдән аерылсаң шулай була ул! Шундый зур илне ыбыр-чыбыр бәләкәй дәүләтләр типкәләп озатты. Хурлык!!!
җавап

кем: Нур кайдан: уфа
03.03.2010 08:35
САБИТ син язганны укыйм да көләм укыйм да көләм үземә дә күчереп алдым фикереңне Илфак Шигаповка житкер шәп жыр чыгачак Бадретинова башкарыуында Вком юмор вызывает -зло -Тому с умом не повезло. САБИТ ВАМ ПОВЕЗЛО Давай брат ЯЗ синең күбекләр ай кирәк татарга уңышлар телим
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.03.2010 00:22
Урыс империясына хурлык, э безгэ зур шатлык!
җавап

кем: Сабит кайдан: Уфа
03.03.2010 22:40
Җыр дигәннән... Карт бүре турында җырлый торган кызыгызга әйтегез әле: Вил Мирзаянов сайтында Батталның шундый шәп шигыре бар. Менә аны да җырласа, саф тавышлы ул кызыгыз бөтен татар-башкорт дөньясына танылачак. Андагы шигырь күп мәртәбә шәбрәк!!!
     
текст зурлыгы - +