киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

дөнья

Тимошенко читләтелде һәм оппозициягә күчә

Украина парламенты Тимошенко җитәкләгән хөкүмәтне вазыйфасыннан читләтү өчен тавыш бирде

Украина парламенты Тимошенко җитәкләгән хөкүмәтне вазыйфасыннан читләтү өчен тавыш бирде

03.03.2010
Әфлисун инкыйлабы әйдаманы, үзен Украина демократиясенең бердән-бер өмете дип танытучы Юлия Тимошенко, узган ай президент сайлауда Януковичка 3% оттырганнан соң, хәзер премьер-министр урыныннан да колак кага.

Тимошенко хөкүмәтен вазыйфадан читләтү карары өчен Югары Радада 450 депутатның 243е уңай тавыш бирде. Шуларның җидесе Тимошенконың үз блогы депутатлары иде.

Тавыш бирү алдыннан ясаган чыгышында Тимошенко үзенә тугры министрлар белән оппозициягә күчеп, бердәм демократик такым төзиячәген белдерде.

Тимошенко хөкүмәтен урыныннан читләтү карарын Януковичның Төбәкләр партиясе вәкиле Николай Азаров күтәреп чыкты. Ул Тимошенко хөкүмәтен Украина икътисадын көрчеккә терәүдә гаепләде.

“Кризиска каршы чаралар күрүдән читләшеп, хөкүмәт 2009 елны казна калдыкларын ашап үткәрде, иртәгәсен уйламыйча зур бурычларга керде” диде Азаров.

Азаров – яңа премьер урынына каралган өч намзәтнең берсе. Калган икесе – эшкуар Сергей Тигипко һәм элекке тышкы эшләр министры Арсений Яценюк – президент сайлауның беренче турында катнаштылар, уртачыл сәясәтчеләр санала. Янукович шуларның берәрсен билгеләп, Әфлисун тарафдарларының бер өлешен үзенә карата ала дигән фикерләр әйтелә.

“Теннис һәм гольф тәмам”

Тимошенко: "Януковичның теннисы һәм гольфы тәмам"
Тимошенко үзенең хөкүмәтен яклап чыкты. Бу хөкүмәт илне финанс упкыннан алып калды, халыкка социаль яклау тәэмин итте, иң мөһиме – Украинаның бәйсезлеген яклады, диде ул.

Тимошенко Януковичны Украинаның мөстәкыйльлегенә һәм демократиягә каршы сәясәт алып баруда гаепләде һәм алга таба үзенең һәр көнен яңа президентка каршы көрәшкә багышлаячагын әйтте.

“Әгәр Янукович аның тирәсендәгеләр дәүләт милеген бүлешкән арада тыныч кына теннис я гольф уйнап ятарга җыена икән, кисәтеп куям, аның теннисы һәм гольфы бүгеннән башлап тәмам.”

Хәзер Янукович яңа коалиция төзергә тиеш булачак. Украинаның чуар сәяси сәхнәсен искә алганда бу җиңел эш түгел. Бу эшкә аның 30 көн вакыты бар. Шуннан соң ул парламенты таратып яңа сайлаулар игълан итә ала.

Алда торган башка эшләр арасында халыкара валюта фонды белән сөйләшүләр үткәреп, элегрәк туңдырылган 16 миллиард долар кредитны эретү эше дә бар. Украина бу акчага мохтаҗ, узган ел тулаем җитештерү 15% кимеде.

Тышкы сәясәткә килгәндә, Янукович тәртәләрен Мәскәүгә таба борыр дип көтелә. 5 ел элек үткән сайлауда ук Кремль аның намзәтен хуплаган иде. Әфлисун инкыйлабын, Кремль, киресенчә, кулыннан килгәнчә кимсетергә тырышты.

5 март җомга көнне Янукович Мәскәүгә бара.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хәмит кайдан: Уфа
03.03.2010 21:47
Бу Тимошенко барыбер үзенекен итәчәк! Бигеле ки, Янукович украинлыларның дошманнары - москальләр белән теләктәшлек итә башлаячак, таянычны, яклауны Мәскәү кочагыннан эзләячәк. Ә инде милли горурлыклары көчле хохоллар моңа гарьләнәчәк. Тимошенко көрәштәшләре, минемчә, май-июнь дәррәү айларында ук дәррәү кузгалып чыгачак. Шуңа күрә Янукович тәхете озакка түгел ул...
     
текст зурлыгы - +

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile