Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциәдә Канн кино фестивале башланды


Франциянең көньягында чәршәмбе 63-нче Канн кино фестивале ачылды. Дөньяның иң абруйлы һәм данлыклы кино бәйрәме 12 көн дәвам итәчәк. Анда бәйге кысаларында да, бәйгедән тыш та дистәләрчә яңа фильм күрсәтеләчәк.

Фестивальнең бәйге кысаларында 15 илдән барлыгы 19 кино катнаша. Анда күрсәтеләчәк әсәрләрне мәшһүр американ кино режиссеры Тим Бертон җитәкчелегендәге 9 кешелек җюри бәяли. Фестивальдә моңа кадәр беркайчан да булмаган санда күп илләрнең кинолары катнаша. Уртак иҗат җимешләре дә артканнан арта бара.

«Кояштан алҗыганнар» («Утомленные солнцем») фильмы белән 1994 елда иң яхшы чит ил киносы буларак оскар алган рус режиссеры Никита Михалков быел «Кояштан алҗыганнар -2» фильмын алып килгән. Моңа кадәр Русия кино сәнгатендә күрелмәгән күләмдә зур акчалар түгеп 55 миллион долларга төшерелгән бу кино Мәскәү Кирмәнендә беренче мәртәбә 6 мең кеше катнашында тамаша кылынса да, Русия халкының игътибарын көтелгән дәрәҗәдә җәлеп итә алмады. Патша Русиясен һәм Рус православ чиркәвен зурлаучы Михалков бу юлы Икенче дөнья сугышына китү өчен Гулаг төрмәсеннән качучы тоткынны сүрәтли.

Фестиваль башланганчы ук Көнбатыш матбугатында Михалковның Русиядә иҗтимагый тормыштагы гамәлләрен тәнкыйтьләүче мәкаләләр басылып чыкты.

Быел Украина фестиваль бәйгесендә беренче мәртәбә катнаша.Украин режиссеры Сергей Ложница Каннга «Бәхетем минем» фильмын алып килгән.

Беларуста туган, 2001 елдан бирле Германиядә яшәүче Ложница «Азатлык» радиосының Украин редакциясенә киноларны теге-яки бу дәүләткә бәйләп карамаска теләвен әйтте. Ул «Бәхетем минем» фильмын төшерүдә 10 ил ватандашы катнашканлыгын искәртеп үтте.
Грузин режиссеры Отар Иосселианиның фестивальдә тәкъдим ителәчәк “Шантрапа” фильмы үз иленнән Франциягә качкан яш бер гөрҗи кино режиссеры турында. Яш режиссерның Франциядә үз фикерләрен ирекле рәвештә ачу өметләрен тиз арада Франция кино сәнгатендәге караңгы чынбарлык сындыра.

Франциядә 30 ел чамасы яшәгән Иоссилиани бу киноның үзе турында булмавына ышандыра.

Иң зур игътибар белән көтелгән фильмнарның тагын берсе – Иран режиссеры Габбас Киаростаминың “Расланган күчермә” әсәре. Киаростаминың илдән читтә төшерелгән беренче әсәре сәясәттән бик читтә булып Италиядә сәнгать әсәрләре белән сәүдә итүче француз хатыны белән инглиз язучысы арасындагы мәхәббәтне сүрәтли. Сәясәткә бер катнашы булмаса да ул Ирандагы кадимче хакимият тарафыннан шунда ук тыелды, аны төшерүдә катнашучылар эзәрлекләүләргә дучар булды.

Фестиваль алдыннан табигать казалары борчу тудырса да, бәйрәмгә киртә була алмады. Узган атнада Канн меры давыл һәм су басу сәбәпле шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан итәргә мәҗбүр булган иде. Исландиядәге янартауның көл болытлары очышларга комачаулап кайбер кунакларның килүенә киртә куярга мөмкин дигән борчылулар да булып алды.
XS
SM
MD
LG