Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Википедиясе җиде меңле булды


Википедия дип аталган интернетта урнашкан ирекле энциклопедиядә узган төндә җиде меңенче мәкалә дөнья күрде. Шушы күрсәткеч белән татар телле Википедия Русиядәге телләр арасында хәзер дүртенче урында.


Татар Википедиясенең идарәчесе Рашат Якупов Азатлык радиосына хәбәр итүенчә, узган төндә Википедиядә җиде меңенче мәкалә дөнья күргән. Бу мәкалә күренекле татар артисты, Тукай бүләге иясе Хәлил Әбҗәлиловка багышланган.

Рашат Якупов
Июнь аенда Рашат Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Википедиядә 6500 мәкалә бар дип сөйләгән иде. Димәк, берничә атна эчендә бу эш белән ихтыярый рәвештә шөгыльләнүче егетләр тырышлыгы белән тагын 500 мәкалә өстәлгән.

Википедия – ул ирекле, ачык, күптелле энциклопедия. Анда һәркем яза ала, бернинди чикләүләр юк. Википедиядә авторлык хокуклары да юк: бар мәгълүмат ирекле, аны теләсә кайда кулланып була.

Рашат әйтүенчә, Википедиягә даими рәвештә якынча 4-5 кеше яза. "Cирәк язган кешеләр дә бар, аноним кулланучылар да кергәли. Язучыларның күпчелеге – студентлар һәм мәктәп укучылары. Бик кызыклы тенденция – гадәттә, кызлар милли җанлырак булып саналса да, Татар Википедиясенә әлегә егетләр генә яза", ди Рашат.

Гомум Википедиядә бүген барлыгы 16 миллионнан артык мәкалә бар. Иң күп язма инглиз телендә – 3.3 миллион, алман телендә – 1.1 миллион. Башка телләр әлегә бер миллионга җитә алмаган.

Хәзергә Википедиядә барлыгы 270ләп тел бар. Татар Википедиясе мәкаләләр саны белән 107нче урында. Русиядәге телләрне алып караганда, күптән түгел якут телен узып, ул дүртенче урынга чыккан.

Татар теле Русиядә икенче тел саналса да, Татар Википедиясе, рус (571 мең), чуваш (11.3 мең) һәм осетин (7.1 мең) телле Википедияләрдән калышып, әлегә дүртенче урында гына.

Форсаттан файдаланып, Азатлык радиосы бу фидакяр егетләргә уңышлар тели һәм үз тыңлаучыларын, укучыларын Википедия белән хезмәттәшлек итәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG