Accessibility links

Татарча шәҗәрә китабы чыгармы?


Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев
Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев

Галим Фәйзелхак Ислаев “Мин һәм минем шәҗәрәм” дип аталган китап, аңа методик кулланма һәм эш дәфтәре дә әзерләп куйган.

Татарстанның мәгарифне үстерү институты профессоры Фәйзелхак Ислаев бу дәреслек сыман итеп эшләнгән кулланманы татар һәм урыс телләрендә урта мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары өчен әзерләгән булган. Урыс телендәге “Я и моя родословная” дигән китап һәм аңа методик кулланма узган ел “Мәгариф” нәшриятендә дөнья күргән иде. Урысча эш дәфтәренә акча җитмәгән. Ә татарчасының китабына да һаман нигәдер акча табылмый икән.

“Башта мин аны урысча эшләгән идем. Аннары татарчасы әзерләнде. Ул моннан 3 ел элек әзерләнеп беткән иде. Дөньялар үзгәреп китте. Кризис, тегесе-монысы... Элекке заманда булса ул чыгып калыр иде. Узган ел планга керткән иделәр. Икенче кешеләрнең китапларын алгарак чыгаргач, минеке дөнья күрми калды. Быел тагын керттеләр, әмма тагын чыкмый дип әйттеләр. Тагын чират җитмәде.
Урыс телендә чыккан китапка методик кулланма

Берьяктан, үземнем китап булгач чыгарасы килә. Ә икенче яктан, миңа калса татарчасы урысчасына караганда әйбәтрәк тә булды. Урысчасын эшләгән тәҗрибәгә таяндым. Татарчасында төзелешен дә камилләштердем”, ди Ислаев.

Урысча гына булса да, татар җәмәгатьчелеге бу китапны күтәреп алды дияргә була. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тәкъдим итү кичәсе дә үткән иде. Җылы сүзләр дә әйтелде. Китапка иң сөенгәне укытучылар булган.

“Миңа иң якыны – ул укытучыларның рәхмәте. Бу китапны мәгариф министрлыгы бөтен мәктәпләргә дә таратты, шулай ук татар мәктәпләренә дә. Һәр мәктәптә бу китап бар дип әйтергә мөмкин. Аның нигезендә эш алып барырга була.

Ул бит китап кына да түгел. Ике укытучы ярдәме белән методик әсбап һәм эш дәфтәре дә эшләдек. Кызганыч, эш дәфтәренең урысча вариантын да бастырып чыгара алмадык. Шактый акча кирәк иде, бөтен нәрсә акчага бәйләнгән. Барысы да эшләнгән бер яхшы комплект-кулланма булыр иде ул. Ни кызганыч, чыгара алмадык”, ди Ислаев.

Башкортлар үрнәк

Галим сүзләренчә, мондый китап-комплект күрше-тирә республикаларда гына түгел, ә бөтен Русиядә юк. Шәҗәрә өлкәсендә иң күп эшләүчеләр башкортлар икән.

“Күрше республикалардан шәҗәрә өлкәсендә иң күп эшләгәне башкортлар. Без алардан үрнәк алырга тиешбез. Шулай булуга карамастан, белүемчә, мондый китап Башкортстанда әлегә юк.

Башкортлар үз халкын тарихи тәрбияләү өчен шәҗәрәне искиткеч яхшы файдалана. Шулай ук башкорт халкының килеп чыгышын хәзерге Башкортстанда башкорт халкы гына яшәгән дигән фикерне халыкка сеңдерү өчен дә файдаланалар.

Мин ул фикер белән килешеп бетмим. Шулай булуга карамастан, эшләре сокландырырлык. Чөнки атна саен бер авылга багышланган махсус тапшыру бара. Шәҗәрә нигезендә бу авылның кайчан төзелгәнлеген, аның төзүчеләре кем булуын аңлаталар. Мин шунысына гына гаҗәпләнәм, ап-ак чәчле, зәп-зәңгәр күзле мишәр “безнең бабалар башкорт булган”, дип сөйләп утыра.

Башкортлар Сабан туйларын шәҗәрәне пропагандалау өчен файдалана. Сабан туена бөтен халык җыела, авылдан киткән кешеләр кайта. Иртә белән, басым ясап әйтәм халык аек чакта, ат чабышы, көрәш башланганчы, шәҗәрә бәйрәме үткәрелә.

Туган-тумачасы белән күрешеп, үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим итәләр. Сәхнәгә чыгып сөйлиләр, шундый матур итеп композицияләр оештыралар. Һәр токым үзенең токымын, нәселен презентацияли. Ул искиткеч матур итеп каршылана. Мин аларның бу эшләренә бик сокланам.

Бездә дә аны эшләп була бит. Бу фикерне мин һәр районга барган саен сөйлим. Әйдәгез эшлик, дип әйтәм. Әлегә кадәр бездә эшләүчеләр табылмый”, ди Ислаев.

Оныклары каләм алдырган


“Я и моя родословная” дип аталган бу китап һәм методик кулланма 6 мең данәдә чыккан да ярты юлда тукталган. Галим Фәйзелхак Ислаев шулай да кайчан да булса татарчасы да дөнья күрер дип өметләнә. Ә бу дәреслекне язарга нәрсә этәргән соң аны?

Фәйзклхак Ислаев
“Тарих фәнендә генеалогия дип атала ул. Аның белән кызыксынмаган тарихчы юктыр, дип уйлыйм мин. Шәҗәрә белән күптәннән кызыксына башлаган идем.

Дөресен әйтергә кирәк, балаларым өчәү, оныкларым алтау. Балалар да, оныклар да үзләренең нәселләре турында бик әз белә һәм әлләни беләселәре дә килми. Мине бу бик борчый.

Бу юнәлештә берәр нәрсә эшләп булмас микән дигән уй башыма килде. Укытучылар өчен махсус курс эшләдем. Тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына лекцияләр сөйли башладым. Әкренләп мәгълүмат тупладым.

Безнең моңа кадәр татар шәҗәрәләре нигезендә эшләнгән дәреслек юк иде. Татар шәҗәрәләрен эшләгән галимнәр бар. Алар арасында иң мәртәбәлесе – Марсель абый Әхмәтҗанов. Аның хезмәтләрен бик хөрмәт итәм. Изге эш башкара. Ул 30 елдан артык дәвердә 500ләп татар шәҗәрәсен туплап архив оештырды. Ул искиткеч зур байлык.

Балалар белән эшли торган дәреслек хәзергә кадәр юк дәрәҗәсендә иде. Юк дисәм, бик үк дөрес булмас. Тәминә апа Биктимирова башлангыч сыйныфлар өчен “Минем шәҗәрәм” дигән кечкенә генә дәреслек эшләгән иде. Ул да бик изге эш эшләде.

Мин күләмен дә зурайтып, шәҗәрә ясау гына түгел, ә тирәнрәк тарихын булдыру турында эшкә керешкән идем. Эшли торгач, менә дәреслек килеп чыкты”, ди Ислаев.

Китапсыз гына шәҗәрә ясап буламы?


Әлеге дәреслекне кулларына тотып карамаганнар да бар бит. Бу урысча гына булса да китап дөнья күргәнче, үзләренең шәҗәрә агачын ясаучылар да әз түгел.

“Шәҗәрә ясауның башы туган-тумачалар белән телефон аша сөйләшеп нәселең турында мәгълүмат туплаудан башлана. 4 буынның шәҗәрәсен төзер өчен архивка барып йөрисе түгел. Хәтта 5 буыны да исән туганнар аша эшләп була. Ә менә 6-7нче буынга керсәң, махсус архивларга бармыйча булмый.

Китабымда аларны да күрсәтергә тырыштым. Монда нинди архивлар булуны күрсәттем. Аларның адреслары, телефоннары, интернет сәхифәләрен, электрон адресларын да бирдем”, ди Ислаев.

Пермь өлкәсенең Октябрьски районы Уразмәт авылында туып үскән Фәйзелхак Ислаев 18 яшьлек вакытта үзләренең гаилә шәҗәрәсен әтисенең апасы сөйләгәннән язып ала. Ул вакытта 7 буынны терки ул. “Хәзер оныкларым белән 12 буын барланган инде”, ди Ислаев.

Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаевның фамилиясенә килгәндә, бабасының исеме Исламетдин булган. Авыл халкы аны үз итеп кыскартып кына Ислай карт дип йөрткәннәр.
XS
SM
MD
LG