Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Әхмәдишин: "Горур булсаң, татарча сөйләш"


Тәлгать Әхмәдишин машинасы янында
Тәлгать Әхмәдишин машинасы янында

“Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин җанисәп алдыннан татарларны татар булып язылырга чакырган өндәмә белән чыккан иде. Ул әлеге өндәмәне машинасының арткы тәрәзәсенә ябыштырып йөрде. Шушы көннәрдә Әхмәдишин машинасына “Горур булсаң, татарча сөйләш” дигән язу беркетте.

Тәлгать әфәнде татар булганнарны татар булып язылырга чакырган шигар белән Татарстан юллары буйлап йөзләрчә чакрым юл узды. Әхмәдишинның бу чарасына каршылык күрсәтелмәгән, үзенә, машинасына зыян китерелмәгән. “Киресенчә, бу язуны укыган машина йөртүчеләр мине сәламләп, кычкыртып китәләр”, ди ул.

Әхмәдишин әйтүенчә, татар теле тормыш-көнкүрештән торган саен күбрәк кысрыклап чыгарыла, ана телендә сөйләшү көннән-көн азрак ишетелә. Менә шушы күренеш аны өндәмә белән кабат урамга чыгарга мәҗбүр иткән. Әлеге гамәл матди чыгымнар белән дә бәйле икән.

Җанисәп вакытындагы шигар
“Чыгымнар зур түгел. Реклам агентлыгында язу өчен 300 сум түлим, хәрефләрне ябыштырыр алдыннан машинаны чистарту, юу 150 сумга төшә”. Бу үрнәккә иярергә теләүчеләрне чыгым куркытмастыр, дигән фикердә ул.

Сөйләшү азагында Әхмәдишин татар телен куллану дәрәҗәсе Татарстан җитәкчеләреннән дә тора, алар беренче чиратта бу мәсьәләгә игътибар итәргә тиеш, дип ассызыклый.

“Төрле чараларда депутатлар, республика җитәкчеләре бер-ике сүз татарча әйтәләр дә, бетте. Халык аларга карый, алардан үрнәк ала. Алга таба болай булырга тиеш түгел”, дип борчыла татар яшьләренең элекке рәисе.

Татар булырга өндәгән язулы машинада йөрү барыбер шомландыра икән. Тәлгать әфәнде әйтүенчә, аның җәмәгате бу машинага утырып йөрүне бик хупламый.
XS
SM
MD
LG