Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госман Исхакый мөфтилектән китте


Госман Исхакый
Госман Исхакый

Бүген Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазыйфасыннан вакытыннан алда китүен белдерде.

Низамнамә нигезендә, аның урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Госман Исхакый мөфтиятне 1998 елдан бирле җитәкләде. “Болгар” мәчете имамы Илдус Фәиз аның урынбасары итеп узган ел корылтайда сайланды.

Бүгенге утырыш ябык ишекләр артында узды. 53 яшьлек Госман хәзрәт Исхакый җыелган имамнарга рәхмәт белдерде һәм хаталары өчен гафу үтенде.

Утырышта Татарстанның 60лап дин әһеле катнашты. Шулай ук пленумга Татарстан президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин чакырылган иде.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Русия мөфтиләр шурасына керә. Һәм Госман Исхакый шураның рәистәше иде.

Татарстанның яңа мөфтие чираттагы корылтайда сайланачак. Аның вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.
XS
SM
MD
LG