Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Мәхмүтова иреккә чыгарылды


Өч ел да бер ай башта төрмәдә, соңыннан Владимир өлкәсендә колониядә утырган журналист Айгөл Мәхмүтова бүген мәхкәмә карары белән иреккә чыкты.

Владимир өлкәсендәге Кольчугино колониясеннән Мәскәүгә кайтканда Айгөл Азатлык радиосына арыган, әмма бик шат булуын әйтте.

"Төрмәме, колонияме - бер инде ул. Иң авыры - изоляция", диде Айгөл.

Журналист үз эшен дәвам итәчәген һәм Мәскәүдә калачагын белдерде.

Мәскәүдәге “Судьба Кузьминок” исемле район газеты баш мөхәррире, чыгышы белән Башкортстаннан булган 24 яшьлек Мәхмүтова янау белән акча таләп итүдә һәм ялган белән аны үзләштерүдә гаепләнеп, 2008 елның сентябрендә 5 ярым елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Соңрак аңа карата ике гаепләүнең берсе гамәлдән чыгарылды һәм журналист колониягә күчерелде.

Кеше хокукларын яклаучылар әйтүенчә, Мәхмүтова балалар мәйданчыгында рөхсәтсез гаражлар төзүгә каршы мәкалә язып чыкканнан соң, аңа каршы ялган җинаять эше оештырылган.

Айгөл Мәхмүтова 2000 елда Мәскәүгә Башкортстанның Ишембай шәһәреннән килеп, укырга керә һәм апасында яши башлый. Кузьминки районында “Бердәм Русия”нең яшьләр бүлегенә кереп китә. Хәтта сайлауалды чараларында катнашып, “Бердәм Русия”не сайлау нисбәтеннән үз бүлгесен өченче урынга чыгара. Ләкин бүләкләрне инде “Бердәм Русия”дән түгел, ә “Гадел Русия” фиркасеннән ала. Әмма яшь кыз өчен моның әлләни әһәмияте булмый. Чөнки ул үзен Русия өчен кирәкле эш белән мәшгуль, ягъни файда китерәм, дип саный.

Адвокат Юрий Зак алга таба да Айгөл белән элемтәдә торырга җыена
Айгөл эчке эшләр идарәсе һәм "Гадел Русия" белән бергә канунсыз машина кую урыннары һәм гаражлар турында мәгълүмат җыя башлый.

Үзенең үҗәтлеге аркасында ул машина кую урыннары өчен җир бүлү, аларны төзү һәм аларны район җитәкчелеге ярдәмендә бер көнлек ширкәтләр аркылы сату турында күп әйбер белүгә, документлар алуга ирешә.

Әлеге мәгълүматларның бер өлеше газетта басыла һәм эчке эшләр идарәсенә җибәрелә. Нәтиҗәдә Мәскәүнең берничә районында машиналар канунсыз куелган 50 урын барлыгы ачыкланып, төрле тикшерүләр узса да, беркем дә җинаять эше ачарга ашыкмый һәм ачмый да.

Шул ук вакытта район җитәкчелеге монда Айгөлнең “кулы уйнаганын” аңлагач, тиз арада аңа каршы чаралар күрә. Һәм төрле ялган юллар белән кызга карата ике җинаять эше ачып, 5,5 елга төрмәгә утыртып куюга ирешә.

Башкалада зур түрәләр һәм “зур акчалар” белән бәйле машина кую урыннары турында күп кенә яңа мәгълүмат ачыкланмасын өчен Айгөлнең ераграк булуы хакимиятләр өчен отышлырак була.

Адвокат Юрий Зак Айгөлнең иреккә чыгарылуын Юрий Лужковның Мәскәү башлыгы урыныннан китүенә бәйле түгел, дип саный.
XS
SM
MD
LG