Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камскийлар тормышы Оренбур белән дә бәйле


Уртадагы рәттә уңнан өченче Гатаулла Камский
Уртадагы рәттә уңнан өченче Гатаулла Камский

Аталы-уллы-оныклы (Гатаулла, Рөстәм, Гата) Камскийларның тормыш юллары Оренбур белән бәйле. Гата (Гатаулла) Сабиров-Камский – күренекле артист, Ташкент, Оренбур, Сәмәрканд, Орски шәһәрләренең татар театрларында уйный. Аның иң озак хезмәт иткән урыны – Оренбур татар драма театры ( 1923-1940).


Гатаулла Камскийның чын фамилиясе Сабиров. Ул ишан улы булган, әйбәт белем алган. Әмма әтисе юлыннан китмәгән, сәнгатьне сайлаган.Оренбурда күп еллар дәвамында артист, режиссёр булып эшләгән.

Гатаулла Сабиров Татарстанның Кама җирлегендә дөньяга килә. Артист үзенә Камский дигән тәхәллүс ( псевдоним) ала. 1918 елга кадәр ул авылларда спектакльләр куя. Ә 1923 елдан Оренбур драма театрында эшли башлый. Рөстәмнең әнисе – аның икенче хатыны, үзеннән 18 яшькә яшь булган. Рөстәм әтисе 60тан узгач кына туган.

Оренбур театры афишалары
“Театрларның гел күчеп йөрүен, әтиемнең өлкән яшьтә булуын исәпкә алсак, миңа тәрбия артык эләкмәгән. Өстәвенә, репрессия еллары башлангач, ишан улы дип, әтиемне театрдан куганнар. Үзем бик үк яхшы тәрбия ала алмаганлыктан, улымны тәрбияләргә үземнең тормышымны багышларга булдым”, ди Рөстәм Камский “Ватаным Татарстан” гәҗите хәбәрчесенә.

Золым елларында Гатаулла Камский Орскига сөргенгә җибәрелә. Шунда 1967 елда вафат була.

“Камскийларга багышлап төбәкнең тарихын өйрәнүче Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова “Гатаулла Камский” исемле китабын язып калдырды. 1999 елда безнең китапханәдә әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе дә үтте”, дип сөйләде Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова.

Олы яшенә карамастан, Мәдинә Рәхимкулова (1916-2004) алты ел дәвамында (1999 елга кадәр) шәһәрнең 38нче татар мәктәбендә шахмат-шашка турнирлары уздыра. Татар зыялысы аларны күренекле шахматчы Гата Камскийга багышлый. Әлеге турнирларда укучылардан тыш, “Хөсәения” мәдрәсәсе, “Сөләймәния” мәчете шәкертләре , шахмат клубы җитәкчеләре дә катнашып килә. Турнирда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр белән бергә “Гатаулла Камский” китабы да тапшырыла.

Гата Камскийның Казандагы уеннарын оренбурлар, якташлары буларак та, игътибар белән күзәтеп бардылар.

Оренбур татар драма театры артистлары ( 1936-1937). Уртадагы рәттә уңнан беренче Гатаулла Камский
XS
SM
MD
LG